Feb 09, 2012 22:02
Кичә программасына мөнәҗәтләр, нәшидләр, хәзрәтләрнең вәгазьләре, салаватлар һәм мәүлидләр әйтү кертелгән
20 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в) багышланган Мәүлид кичәсе үтәчәк. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Кичә программасына мөнәҗәтләр, нәшидләр, хәзрәтләрнең вәгазьләре, салаватлар һәм мәүлидләр әйтү кертелгән. Дин әһелләреннән тыш, тамашачы каршында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, ТРның атказанган артисты ИлСаф, яшь башкаручы Ширин әл-Әнси, “Сорнай” һәм “Җомга” ансамбльләре, Татарстанның Тәтеш районы Келәш авылы балалар коллективы чыгыш ясаячак.
Ислам дине,
Мәүлид