Балтачларга рәхмәт!

Feb 13, 2012 19:38

Балтач муниципаль районы рәсми сайтында, безнең мәдрәсәнең Балтач бүлекчәсе турында, бик күркәм материал урнаштырылган. Бик зур рәхмәт шулай олылаган өчен.

Балтачта югары мөселман мәдрәсәсен булдыру мәсьәләсе күптәнге хыял иде. Аны Балтач Мөхтәсибе һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Ка­зан югары мөселман мәдрәсәсе арасындагы килешү нигезендә ачу насыйп булды. Мондагы укулар тулысынча Казандагы мәдрәсә программасы нигезендә алып барыла. Шәкертләр имтиханны Казанга барып бирә, ә укуын Балтачта укыйлар. Алар биредә өченче курсны тәмамлагач, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе дипломнары тапшырылачак үзләренә. Укуларны ике сменада итеп, шәкертләрнең җаена туры китереп оештырылган. Күрше-тирәдәге авылларда яшәүчеләр чәршәмбе, шимбә, якшәмбе көннәрендә иртәнге 9 сәгатьтән бергә хәтле белем ала, ә инде Балтачның үзендә яшәүчеләргә мондый мөмкинлек кичке 5-тән 8-гә кадәр тудырылган. Эшне ике сменада оештыруның файдасы тигән: шәкертләрнең 95 проценты дәресләргә даими йөри. Аллаһыга шөкер, югары дини белемле остазлар укыта монда. Үзәк мәчетнең имам хатыбы Марат хәзрәт Сәйфетдинов, Балтачның 2-нче мәчете имам хатыбы Илшат хәзрәт Сафин, Гомәр остаз Гомәров әнә шундыйлар­дан. Балтачта кичке бүлекне оештыру эшләрен безнең мәдрәсәне тәмамлаган Рамил хәзрәт Бикбаев җитәкләде. Һәр айның икенче җомгасында, кичке якта күренекле вәгазь осталары, та­нылган дин эшлекләре белән очрашу­лар үткәрелә. Аңа Кукмарадан, Арча­дан, Малмыҗдан да мөселманнар килә. Башка төбәкләрдә дә Балтачтагы кебек бу мәсьәләгә җитди караучылар булса иде. 

Моннан карагыз http://www.baltasi.ru/news.php?makal=299 

Казан, Ислам дине, Мәдрәсә, Балтач

Previous post Next post
Up