Бабам язган хат

Sep 20, 2015 18:55

Бабам фронтка китәр алдыннан өйдәгеләренә җибәргән хаты. 1942нче елгы булса кирәк (димәк, бабама 20 яшь иде). Яңалиф белән язылган иде, кирилл әлифбасына әйләндерергә тырыштым. Кайбер сүзләр әлесегә аңлашылып бетмәде ( Read more... )

бабай хатлары

Leave a comment

Comments 10

byltyr September 21 2015, 08:24:00 UTC
Бабагызның хатын урнаштуруы бик яхшы эш.
Әти исән булганда бабамның хатлары югалган дип әйткән иде. Соңыннан мин аларны иске газетка төрелгән килеш чормада тапкан идем. Әммә 1995 елда интиститутның 5нче курстан соң хәрби сборларга 1 айга җибәргән иде безне, әни мин булмаган арада ремонт башлап, шкаф башыннан минем кәгәзләрне ташлаган. Шуңа бик үкенәм.
Аерым сакланган бер кыска хат кына калган. Гәрәп хәрефләре белән язылган, карандаш белән. Тану бик кыен.

Reply

music_dissector September 21 2015, 17:38:55 UTC
Чынлап та, кызганыч! Гарәп хәрефләре белән язылган хатны сканировать итеп күрсәтмәссезме соң? Бәлки, бергәләшеп укый алырбыз:)

Reply

byltyr September 22 2015, 12:48:30 UTC
Ничектер башка кешеләргә бу йомыш белән мәрәҗәгәть итү уңайсызрак кебек тоела..) Кемнең буш вакыты бар? Үзем дә ярты көн өчендә соңгы ике юлны гына укый алдым. "Күп язмыйм, бакыт юк, хуш сау булыгыз .." Кул белән язганны укырга бик кыен икән.. Хат уртасында башка энеләреннән фронттан авылга язалармы дип сорый кебек. Әммә җөмлә төзи алмадым әлегә.. Тагын бер утырып маташтырасы бар..
Сезнең бабагызның почеркы идеаль дип әйтеп була, бик матур.
Миненеке матур итеп язуга бик оста булмаган ничектер )


... )

Reply

music_dissector September 22 2015, 17:23:49 UTC
әлегә шуларны аңладым:

[1нче юл]
Аңлый алмадым, әмма юл азагында 25 саны түгел микән? Алай булса, айның көне булырга мөмкин. Хатлар еш кына айдан һәм көн саныннан башлана. (Юл уртасында "языла" сүзе бар кебек.)
[2нче юл]
"Исәнме сез әти әни" (тагы исемнәр? )
[3нче юл]
"исәнлекне белдереп хат язам әлегә исән"
[4нче юл]
"сездән хәбәр алган(?) юк хат язарга"
[5нче юл]
"бакыт юк фәрид(?) яза (тагы исем?) язамы"
(чынлап та "вакыт" урнына "бакыт" дип әйтәләр идеме элек? ишеткән юк)

тагы ике юл - сез әйткәнчә.

Reply


Leave a comment

Up