Рәхмәтле

Mar 12, 2015 22:19

Вәт тагы ачу китерә торган нәрсә. Күп кеше "рәхмәтле" сүзеннән "благодарный" мәгънәсендә куллана. "Мин сиңа рәхмәтле булам", мәсәлән. Или тагы "рәхмәтебезне белдерәбез" - выражаем нашу благодарность, имеш. Ну нинди рәхмәтебез? Шөрепләре бераз какшаган мәллә бу кешеләрнең ( Read more... )

музыка түгел

Leave a comment

Comments 3

byltyr March 13 2015, 07:20:09 UTC
Төрекчә "рәхмәтле" сүзе - вафат булганны аңлата.
Ә болай татар матбугатында, сөйләшүдә хәзер бик еш җөмлә төзелешләре урыс теле логикасы нигезендә алып барыла. Бик кызганыч.. Туган телне яхшы белмәүдәндер, матур әдәбиятны укымаудандыр.

Reply

music_dissector March 13 2015, 17:09:33 UTC
Шәп мисал! Татарча да "мәрхүм" сузе шул ук тамырдан чыга бит.

Reply

byltyr March 16 2015, 07:40:15 UTC
гәрәп телендә сүз тамырлары шулай сикергәнен белгән идем дә, әммә "рәхмәт" белән "мәрхүм" уртак тамырлы булганын ничектер уйламаган идем. кызык )

Reply


Leave a comment

Up