Габдерәшит Ибраһим турында Галимҗан Баруди

Jun 18, 2019 10:46

Хөррият сүзе мөнәсәбәте белән Габдерәшит әфәнде Ибраһимның кайбер мәзәкләре хәтеремә килде:
Бер мәҗлестә хөррият сүзе искә алыну белән, исеме бар, атамасы юк нәрсәләргә мисал китерә иделәр. «Моның иң туры килгән мисалы хөррият. Исеме күп заманнан бирле телләрдә йөрсә дә, атамасын күргәнебез юк һәм бер кеше дә күрмәгән. Хөррият иң муафикъ мисал буларак искә алынуга лаек», - дигән иде.
Кардәшебез Габдерәшит әфәнде рәсми мәҗлесләрдә куәтле хәрәкәттә булып, мантыйкка каршы хәрәкәтләрдә булса да, сөйләшүләрдә хөрриятче, аңа кагылган мәзәкләр торгызучы. Мәҗлесне кызыклы итәргә куәтле. Аллаһ аны гафу итсен!

Баруди Г. Хатирә дәфтәре: 1920 елның 12 июненнән алып сентябрь ахырына кадәр / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. - Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2017

Перевод на русский язык размещу позже..



Бу вакыйганы ишетүемнəн соң, элекке казый Габдеррəшид Гомəр Ибраһимовның Гомəр аганың тəрҗемəи хəлендə сөйлəгəн кайбер сүзлəре хəтеремə килде. Əлеге кеше, бик кəефле булып кайтса, өйдəгелəрне борчыган. Тик, аның шул хəлдə кайтуын сизеп, кайтуына «Йосыф» сүрəсен укый башлыйлар икəн. Ага кайтып керүенə, Коръəн тавышы ишетү белəн идəнгə тезлəнеп, тавышсыз-тынсыз гына тыңлый, шул хəлдə йокыга китə икəн. Соңра бу мөнəҗəт касыйдəсен көйлəп, күзлəреннəн яшь чыгара икəн: «Йə, Хода, Гафу итүче син, Рəхимле син бəндəлəргə, аеруча минем кебек явызларга». Бу хəллəр ислам хикəятлəре китапларында искə алына: «Бəлки, гөнаһ түбəнчелеккə, күңел сыныклыгына китерер һəм масаюга, тəкəбберлеккə китергəн изге эштəн хəерлерəк булып чыгар».
<...>
Ачларга ярдəм комитетлары

Мəскəүдə гомум ачларга ярдəм өчен һəртөрле халыктан, күбрəге халыкка шəфкатьлелек күзе белəн караучы, кеше җенесенə ерткыч хайванча карамаучы төркемнəрдəн бер зур комитет төзелгəн. Шул арада мөселманнарга махсус мөселманнардан да бер комитет төзелгəн. Беренче комитет хөкүмəт тарафыннан расланган. Икенче комитет расланырмы, юкмы - шаять, расланыр. Бу икенче комитетны төзүчелəр: 1) Ибраһим Əхтəмов Уфави, 2) Рəсүлзадə Мөхəммəдəмин Кавкази, 3) Гобəйдуллахуҗа Ташкенди, 4) Ильяс Алкин Казани, 5) Госман Токымбитов, 6) Сабирҗан Шəмголов Уфави. Тəмам комитет егерме адəмнəн гыйбарəт булып, тирəяктагы җирлəрендə хезмəт итү өчен, 14 кешене əгъзадан хисаплаганнар. Алар болар: 1) мөфти Галимҗан Баруди, 2) Габдеррəшид Ибраһим, 3) Муса бине Җарулла Бигиев, 4) Фатих Кəримов, 5) Əхмəдбик Салихов Кавкази, 6) Мөхəммəдриза Вəкилев Кавкази, 7) Хəсəн Сабри Айвазов Кырыми, 8) Сəлимгəрəй Җантурин, 9) Бинеямин Əхтəмов, 10) Галим Акчурин Петропавел, 11) Галихан Бүкəйханов казакъ, 12) Əхмəд бай Турсунов казакъ, 13) Габделбари Госманов, 14) Сара Шакулова.

<...>

Əлеге интригаларга Нəзарəт əгъзаларының катнашы юк. Алардан булырга тиеш сүз дə түгел. Казан маддəсен казанлылар, Сибирия маддəсен янə үз əһеллəре сөйлəсə сөйлəгəндер. Рəшит Ибраһимнан ишеттем: «Шəһəрем Тара халкы миңа дусларча һəм ихлас караган хəлдə, Муса əфəнде турында һич ышандыра алмадым. Мине вəкил итеп сайлау җыенында: «Мөфтилеккə Муса яки Зыя сайлансалар, иганə акчабызны, бирмичə, алып кайтырсың», - диделəр. Халык фикеренə ничек тə каршы килү мөшкел эш», - диде. Минем мөфтилеккə омтылышым юк иде. Бу вазыйфадан китүем җитди һəм чын иде, лəкин килгəн вəкиллəр үзлəре һəм дə югарыдагылар теллəреннəн көчлəп диярлек дəрəҗəдə үтенделəр. Бичарадан ни чара - кабул иттем.

Баруди Г. Хатирə дəфтəре: 1920 елның октябреннəн алып 1921 елның ноябренə кадəр / Басмага əзерлəүчелəр А. Гайнетдинов, Р. Хəбибуллин. - Казан: ТР ФА Ш. Мəрҗани исемендəге Тарих институты, 2018.

Габдрашит Ибрагимов

Previous post Next post
Up