О Калмаюре в рукописи Касима Биккулова

Feb 10, 2014 15:21

Недавно в книге Миркасыма Усманова встретил упоминание о рукописи Касима Биккулова, в которой он упоминает и наш Калмаюр.
Вот теперь в интернете нашел перевод этой рукописи на русский язык.

<...>

В 961 году хиджры (в 1552 году по христианскому летоисчислению) Казань была покорена Московским государством, татарский хан Ядкар был убит, а Казанское ханство разрушено. Сторонники Казанского ханства были перебиты, земли у них были отняты и переданы русским. Татары были согнаны со своих земель, и теперь по берегам рек Волги и Зеи (Свияги, зам. перев.) на хороших землях татар не осталось. Русские совершали злодейства, как могли. В настоящее время в кантоне Зея остались только деревни Ак-Хужа и Кара-хужа. Из-за нехватки земли мулла Башкидя переехал в Калмагар, переехали туда и остальные. В настоящее время их потомков можно встретить в Сялямя-Чатказе. Я еще застал то время, когда мулла Калмагара (Калмаера) Шарафетдин, сын муллы Хабибуллы, сын Шамсетдина и главный мулла Башир ездили в Сялямя-Чатказ для посещения могил своих предков. Это было 25 лет назад.

Предок Шарафа-муллы Шамсетдин и мулла Башир были первыми поселенцами Калмаера. Сама деревня Сялямя-Чатказ существует не так давно, люди туда переехали из Ути-Чатказа. Первым из Ути-Чатказа переехал туда в Сяляма-Чатказ Адхам, сын Янама, сын Тиберде, сын Абыза, сын Чурая, сын Давлетши. Адхам-бабай был очень богатым человеком, он имел около 100 голов лошадей, много коров и овец, владел богатыми землями Чатказа. Из деревни Ути переехал вместе с Адхамом-бабаем и Башир-мулла. Это было примерно в 1750 году. Это можно установить по следующим признакам. Там есть русская деревня “Семь ключей” ("Җиде кизләү"). До взятия Казани земли эти принадлежали татарским мурзам (боярам). Но у них отобрали и отдали их русским мужикам. После взятия Казани еще долго сгоняли татар с их земли. Татары были вынуждены селиться в гористых местах, в безводных степях и на болотах. По мере того, как шли годы, населения прибавлялось, и земли стало не хватать, татары в поисках земли стали уезжать кто куда. Например, на той стороне Волги есть болотистые низины, там есть деревни Урян, Кызыл-Су, Калмаер. В этих деревнях есть переселенцы из нашей стороны. В Калмаер первым переехал из Сялямя-Чатказа Шамсетдин, сын муллы Башира.

<...>

Касим Биккулов. История деревни Новые Тинчали. 1926 г.
Перевод с татарского Г.З.Хантемировой

источник материала: http://www.mtss.ru/?page=tat_tk-new_tinchali (там же можно прочитать полностью)

Хотелось бы найти этот труд на татарском языке.



БИККУЛОВ (Бикколов) Касим Джамалетдинович (1868-1937), историк, писатель, педагог. С 1885 учитель в д. Килячи Астраханской губ. С 1905 мулла в д. Новые Тинчали Симбирской губ. (с перерывом, в 1930-х гг. был необоснованно репрессирован, находился неск. лет в ссылке в г. Уфе). Романы: «Туркестан» («Теркестан», 1908), «Конокрады» («Ат караклары», 1907), пов.: «Дядя Алтынбай» («Алтынбай-агай», 1908), «Дядя Сабирджан» («Сабиржан-агай», 1909), «Хаджи» («Хажи», 1912), очерки по истории ислама.

Источник: Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл
http://www.millattashlar.ru/index.php/Биккулов_Касим_Джамалетдинович

Он и его братья были репрессированы:
БИККУЛОВ Касым Зямалетдинович, 1872 г.р., место рожд.: Буинский р-н, с.Новые Тинчали (Кошки-Теняково), жил: д.Тлянче. Татарин, 3 детей, мухтасиб. Арестован 13.7.35 ("участник мулльской группировки"). Предъявлено обвинение по ст. 58-10. УГБ УНКВД ТАССР 29.9.35 дело прекращено за недостаточностью улик.

БИККУЛОВ Ибрагим Зямалетдинович, 1885 г.р., место рожд.: Буинский р-н, с.Новые Тинчали, жил: г.Самарканд. Татарин, педагог, переводчик, кожзавод № 1. Арестован 14.7.30 (14.6.31) ("националистическая деятельность"). Осужден коллегией ОГПУ ТАССР 11.5.32 по ст. 58-10, 58-11. Приговор: 5 лет концлагерей. Реабилитирован 29.9.59.

БИККУЛОВ Хамид Замалетдинович, 1893 г.р., место рожд.: Буинский р-н, с.Новые Тинчали, жил: г.Ташкент (г.Самарканд). Татарин, 3 дочери, счетовод-бухгалтер, потребкооперация, (трест "Хлопкооп"). Арестован 1.6.30 ("к/р организованная группировка"). Осужден тройкой ГПУ ТАССР 14.1.31 по ст. 58-10. Приговор: 3 года концлагерей. Реабилитирован 5.3.64.

источник: http://www.memo.ru/memory/kazan/kaza39.htm



Бикко́лов Касыйм Җамалетдин улы (1868, Сембер губернасы, Буа өязе Яңа Тинчәле авылы - 21.6.1937, шунда ук), тарихчы, язучы, педагог.

1885 елдан Әстерхан губернасы Киләче авылы мәдрәсәсе мөгаллиме. 1905 тән Яңа Тинчәле авылы мулласы (1930 елларда муллалыктан китеп тора, репрессияләнә, берничә ел Уфада сөргендә була).

20 йөз башы авылы турында әдәби әсәрләр, ислам тарихы буенча очерклар, уку әсбаплары, Яңа Тинчәле, аның тирә-ягындагы авыллар тарихы, халкының этник составы, аларга беренче нигез салучыларның шәҗәрәләре, мәчетләр тарихы һ.б. бәян ителгән «Яңа Тинчәле авылы тарихы» исемле кулъязма хезмәт авторы (1926; Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана).
Фәнни хезмәтләре: Ат караклары. Казан, 1907; Алтынбай агай. Казан, 1908; Төркестан. Казан, 1908; Сабирҗан агай. Казан, 1909; Татар ханнары. Казан, 1911; Балаларга үрнәк. Казан, 1912; Хаҗи. Казан, 1912; Пәйгамбәрләр тарихы. Казан, 1911-12; Ислам тарихы. Казан, 1918.

Әдәбият:Госманов М.Г. «Җәяүле тарихлар» да була... // Татарстан. 1994. № 7/8; шул ук. Каурый каләм эзеннән. Казан, 1994; Шайхиев Р.А. Татарская народно-краеведческая литература XIX-XX вв. Казань, 1990.

чыганак: http://tatarile.org/maglumat/шәхес/бикколов-касыйм-җамалетдин-улы

И.Г. Гомәров
Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан
КАСЫЙМ БИККОЛОВ: ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ
Үз чорының күренекле руханые, мәгърифәтчесе һәм әдибе Касыйм Җамаледдин улы Бикколов элеккеге Сембер губернасы Буа өязе, Суыксу волосте Яңа Тинчәле авылында 1868 нче елда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бикколовлар нәселеннән Габделлатыйф хәзрәт үз вакытында тирә-юньгә мәгълүм мөдәррис-укытучы булган. Аның улы - Касыйм Бикколовның әтисе - Җамаледдин (1831-1914) хәзрәт тә үз чорының алдынгы карашлы мулласы һәм мөгаллиме саналган. Җамаледдиннең Шиһабеддин Мәрҗанидә гыйлем алуы, берникадәр вакыт аның ук мәдрәсәсендә мөгаллимлек итүе дә мәгълүм. Гомумән, Җамаледдин хәзрәт заманының алдынгы карашлы, гыйлемле, уку-укыту системасын үзгәртүгә, аңа яңалыклар кертүгә җиң сызганып катнашкан шәхес булган.
Шушы ук нәселдән педагог һәм журналист Ибраһим Бикколовның (1884-1938) исеме дә күпләргә таныш. “Г.Ибраһимов аның матбугаттагы чыгышларын уңай бәяли һәм Ибраһим Бикколов язмаларында “табигый бер юл сизелә ки, ул да - Казан хәятының эченә кереп, ул хакта фикер сөйләү түгел, бәлки шул хәятны фактлар аркылы ачу” бар,” - дип яза әдәбият галиме Фәрит Бәширов [1: 172-173]. Шулай ук Ибраһим Бикколовның татар әдәбиятының классигы Фатих Әмирхан белән якын дуслар булуы да билгеле. Бу хакта галимә Фатыйма Ибраһимова болай дип искәртә: “Ф.Әмирхан аның шәриктәш дусты... Томскида нинди кыенлыклар белән балалар укытуы турында ул Ф.Әмирханга хатлар язып тора” [4: 188].
Алда китерелгән мәгълүматлардан ачык күренә: Касыйм Бикколов зыялы, мәгърифәтле гаиләдә дөньяга килә һәм бу мохит, ахыр чиктә, аның мәгърифәтче әдип-мөгаллим, дин эшлеклесе булып тәрбияләнүендә төп роль уйный.
Касыйм Бикколов башлангыч белемне әтисеннән ала. Аннан соң Казан мәдрәсәләренең берсендә укый. Аны тәмамлап, мөгаллимлек хокукына ия булгач, Әстерхан төбәгендәге Киләче исемле татар авылында балалар укыта. Соңыннан, атасы үтенече белән, Яңа Тинчәлегә кайтып урнаша, биредә муллалык һәм мөдәррислек вазифаларын башкара, иҗат эше белән дә шөгыльләнә.
Касыйм Бикколовның әдәби эшчәнлеге киңкырлы. Ул - 1904-1926 нче еллар аралыгында язылган ике дистәгә якын әсәр авторы. Алар арасында “Нәмүнәи тәрәккый” (“Прогресс үрнәкләре”) (1904) кебек шигырьләр җыентыгы, “Төркестан” (1908) исемле тарихи романы, “Алтынбай агай” (1908), “Сабирҗан агай” (1910), “Ат караклары” (1912), “Хаҗи” (1912) кебек хикәяләре, “Яңа Тинчәле тарихы” исемле ядкяре, Ислам диненең аерым бер мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләре бар.
Иҗат юлына Касыйм Бикколов мәгърифәтче шагыйрь сыйфатында аяк атлый. Казанда 1904 елда нәшер ителгән “Нәмүнәи тәрәккый” исемле китабында урын алган “Каләм”, “Татар кызы”, “Болгар”, “Чыңгыз хан”, “Ук тимәсә куян үлмәс аткан белән” һәм башка шигырьләренең үзәген милли мотивлар һәм мәгърифәтчелек эстетикасы принциплары нигезендә формалашкан фикерләр тәшкил итә. Алар арасында озак вакыт ялгыш Газизә Сәмитова әсәре булып саналып йөргән “Каләм” шигыре аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр Сүз культы, мәгърифәт, белемнең көченә ышану рухы белән сугарылган.

Тупны аттырган - каләм,
Шәһәр ваттырган - каләм,
Дау чыгарса, солых кыла,
Шул каләмгә йөз сәлам! -
дип яза шагыйрь.

Шунысы мөһим: XIX һәм ХХ йөз башында каләм образына бик күп әдипләр мөрәҗәгать итә. Шундыйлардан, Касыйм Бикколовтан кала, Дәрдемәнд, Габдулла Тукай, Сәгыйтьт Сүнчәләй, Зәйнәп Сәгыйдә, Җамалетдин Юмаев һәм тагын бик күп шагыйрьләрнең исемнәрен атарга мөмкин. Алар каләм образы аша гыйлем-мәгърифәткә дан җырлаганнар, милләтнең киләчәге, бәхете турында уйланып, аңа зур өметләр баглаганнар.
Касыйм Бикколов шигырендә дә шундый ук фикерләр үстерелә. Биредә фән, белем - тормыш итүнең мөһим шарты, аны үзеңдә тупларга кирәк дигән уй ята. Каләм инсанның тормышында мөһим роль уйнаган һәм кеше аңын үзгәрткән, белемле иткән. Бөтен галәмне бәхетле итәр өчен утны-суны кичкән. Шигырьдә Каләм символик образ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Шагыйрь аны мәгърифәтнең башында торучы, дөнья-яшәешне тәрәкъкый итүче, барлык мәгълүматны еракларга ирештереп, буыннар бәйләнешен хасыйл кылучы, Ходай тарафыннан бирелгән зур көч буларак сурәтли.
Касыйм Бикколовның ХХ гасыр башы милли прозабыз үсешенә керткән өлеше дә бихисап зур. Октябрь инкыйлабына кадәр әдип “Төркестан” тарихи романын, 1906 елгы ачлык фаҗигасен үзәккә алган “Сабирҗан агай”, татар тормышындагы әхлакый кимчелекләрне фаш иткән “Ат караклары”, “Алтынбай агай” әсәрләрен иҗат итә.
Шунысы игътибарга лаек: Касыйм Бикколов - татар әдипләреннән беренче булып тарихи темага мөрәҗәгать иткән каләм иясе. “Төркестан” 1908 елда басылып чыга. “Бу әсәр, иң әүвәл, татар әдәбиятында беренче тарихи роман язу омтылышының нәтиҗәсе буларак игътибарны җәлеп итсә, икенчедән, татар укучысын Урта Азия халкы, андагы тормыш белән таныштыру, тарихи фактлар белән эш итү ягыннан да кызыклы” [2: 175]. Чыннан да, роман сюжеты үзәгенә XIX йөзнең икенче яртысында Урта Азиянең Россия тарафыннан басып алыну вакыйгалары салынган. Рус отрядлары белән әмир гаскәрләренең бәрелеше, сугышның характеры, халыкларның үзара конфликты язучы каләме белән оста һәм объектив тасвирлана, җанлы, ышандыргыч картиналар аша сурәтләнә. Тарихи материалларга, факт һәм даталарга килгәндә, Фәрит Бәширов: “Бикколовның тарихи материаллардан иркен һәм белеп файдаланганлыгы аңлашыла: Ташкент, Сәмәрканд, һ.б. шәһәрләрнең яулану даталары документаль дөрес күрсәтелә,”- дип искәртә. [1: 173]
Касыйм Бикколов бу фикерләрен мәгълүм дәрәҗәдә мәгърифәтчелек идеологиясенә төреп бирә. Язучы феодаль ызгыш-талашларны наданлык, томаналык нәтиҗәсе итеп карый һәм, әгәр дә әмирләр тискәрелекләрен, сукыр фанатиклыкларын ташлап, “ысулы җәдидәне” кабул итсәләр, җиңелмәү генә түгел, “бөтен Төркстанга хуҗа улыб, дошманнарга бер сөям җир бирмәсләр иде”, дип фараз кыла. Ханнарның власть өчен сугышуларын автор аңлап бетерә алмый, “мөселман кардәшләрнең” үзара кырылышуы аның башына сыймый. Касыйм Бикколов “ислам угыллары” алып барган сугыш-талашларга (шул җәһәттән ул Төркия белән Иран арасындагы конфликтка да тукталып уза) каршы позициядә булып, әлеге хәлне төзәтү, үзгәртүнең асылын “мөселманнарның дин кардәшләр” икәнлекләрен тануда, үзара берләшүдә күрә. Аңлашылганча, бу юнәлештә әдип күпмедер кимәлдә панисламизм тарафдары буларак та чыгыш ясый [2: 176].
“Төркестан” әсәрен коры тарихи фактларга, даталарга гына корылган тарихи ядкяр дип әйтү хакыйкатькә туры килмәс. Табигать сурәтләре, төрле чагыштырулар, эпитетлар, мәкаль-әйтемнәр әсәр тукымасына уңышлы иңдерелгән. Мондый сәнгати нәфисләү чаралар исә, аның әдәбилегенә басым ясый, художество көчен бермә-бер арттыра: “...Һава бик яхшы, саф, җил бер дә юк, диңгез өсте эскәтер кеби тигез, ифрат матур иде. Еракдан кош канаты кеби ап-ак фарус (җилкән) читәнләре күренә, зур-зур сазан балыклары чулт-чулт идеп сикерә, уйныйлар иде...”. [3: 5] Димәк, Касыйм Бикколовның “Төркестан”ы - ярым тарихи, ярым әдәби әсәр. Ул, күпмедер күләмдә, әдәбияттагы кечкенә генә борылыш, беренче тарихи әсәр дип тә билгеләнә ала.
Касыйм Бикколовның “Төркестан”ыннан соң ХХ йөз башы әдәбиятында тарихи теманың берникадәр җанланып китүе күренә: Ф.Туйкинның “Сугышчы Сатыш әфәнде” (1912), М.Госманның “Идегәй белән Нуретдин” (1914), К.Бәкернең “Тарихи пьеса” (1911), Г.Коләхмәтовның “Әбүҗәһел” (1912) кебек әсәрләре языла. Татар әдипләре, үз тарихларыннан тыш, башка халыкларның үткәне, тормышы, гореф-гадәтләренә дә мөрәҗәгать итәләр. Мондый характердагы әсәрләр татар әдәбиятын эчтәлек ягыннан баетуда мөһим роль уйныйлар, иҗатта яңа темаларның ачылуына җирлек тудыралар. Касыйм Бикколов - әнә шул үзгәрешләрнең башында торган язучыларның берсе.

Әдәбият
1. Бәшир Ф. Онытылган әдип Касыйм Биккол // Казан утлары. - 2000. - №3. - 172-177 б.
2. Бәширов Ф.К. XX йөз башы татар прозасы. - Казан: Фикер, 2002. - 175 б.
3. Бикколов К. Төркстан / К.Бикколов. - Казан: “Кәримовлар” нәшрияты, 1908. - 5 б.
4. Ибраһимова Ф. Ибраһим Биккулов // Казан утлары. - 1994. - №6. - 188 б.

чыганак: http://kpfu.ru/

тарихтан

Previous post Next post
Up