Кибет япмау - Мәүлид бәйрәме көнендә Проломны урамында Корбангали Кашшаеф, Сафа Казлуф, Шиһабетдин Хөсәеноф, Гәрәй Мозаффароф, Мөхәммәдҗан Таһироф һәм Балык базарында Габделҗаббар Сибирякофның кибетләрен ачып сәүдә итүләрендән шикаять итеп идарәмезгә язалар. Хәлбуки башка мөселман сәүдәгәрләре һәммәсе бер көн алда булса да бәйрәм иттеләр.
Йолдыз газетасы, 1911 ел №652