Метрика дәфтәрләре хакында
Нижни Навгурыд шәһәренең камисары Нижни имамына, 1918-нче елның метрикасын шәһәр хуҗалыгы савитына тапшырырга кушып кәгад бирелгән. Шуңа каршы Нижнида торучы бөтен мөселманлар җыелып ошбу рәвешчә пригавур төзегәнләр: метрика дәфтәрләре халыкныкы булганлыктан, мәхәллә имамының һич бер метрика дәфтәрен, халыкның карары рөхсәтендән башка, һич берәүгә бирергә хакы юк. Әгәр бирсә бу хакта имам мөсүл булыр. Бу пригавурга бөтен Нижни мөселманлары имза итеп бер нөсхәсен савитка вә бер нөсхәсен мәхәллә имамына тапшырганлар.
"Иттифак", №11, 1918ел