Дингә каршы фикер тарату эшләрен көчәйтик. 1929 ел

Jun 18, 2021 16:05



Төмән округында хәзерге вакытта 30 меңләп татар-башкорт халкы хисаплана. Округта 54 мәчет, 57-ләп мулла, шулар янындук 5-6 кешедән төзелгән дин савитлары бар. Алар бәгъзе бер караңгы авылларда актив юклыктан файдаланып бөтен халык арасындагы эшләрне үз кулларына алырга тырышалар. Ялутор районы Аксарай авылында собранияләрен ачканда, япканда бергәләп дога кылу, Октябрьнең 10 еллыгы уңае белән үткәрелгән тантаналы мәҗлесне Корьән укып ачу, Корьән укып ябу кебек эшләр булган. Без андый дин йолаларны халыкка файдалы булган көтәпханә, мәктәп, клуб кебек нәрсәләргә әйләндерүне бурыч итеп куябыз. Ләкин безнең эшләр әлегә кадәр муллаларны егеп куярлык булмады, алар эшлиләр. Ахманлы авылында мәчет салырга хәзерләнәләр, агач китереп куйганлар. Тарман авылында мәчет салыр өчен үзара салышып 130 пот бодай һәм акча да җыйганлар. Диния назарәте дә тик ятмый. Округта хәзерге вакытта 7 дәһриләр оешмасында 60 кеше әгъзә булып тора. Актиф һәм аңлы эшче-крестиянлар өчен дингә каршы фикер тарату эшендә беренче ныклы корал булган “Фән һәм дин” журналы фәкать 25-ләп кенә тарала. Менә шул югарыда күрсәтелгән фактыларны искә алганда хәзерге вакытта дингә каршы фикер тарату эшенең нинди мөһим урында торганын аңларга мөмкин. Әлбәттә андый фактлар бер Төмән округында гына түгел, һәр кайда бар. Гомүмән алганда дингә каршы фикер тарату эшләрендә зур гына уңышлыкларыбыз да күренә.

"Фән һәм дин" журналы, 1929 ел, №1

Төмән, дин белән көрәшү, Төмән өязе, 1929

Previous post Next post
Up