Эше барып чыкмаган
Сергач өязе Кечкенә ыРбишчә авылы мулласы Габдеррахман: “Халыкны гомер буена алдап торган вөҗданым чыдамады. Аларга юк булган Алла, оҗмахлар турында ялганлауга чыдый алмыйча муллалыгымдан төшкәнлегемне белдерәм һәм ярлы крестиян җилкәсен кимермичә үз кул көчем белән көн итәргә тотынам” дип матбугатта игълан иткән иде. Муллалыктан төшкән Габдеррахман инде хәзер кире мулла булды.
Мәсәләнең бөтен төбе менә нәрсәдә булган икән. Петрякс волоснең кайбер җаваплы эшчеләре аңа: “Муллагынын ташласын. Волосдә китапханә мөдире ясарбыз. Андан югары урынларга мөндеребез” дип вәгдә кылган булганлар икән. Инде эше барып чыкмагач ялынып, ялынып яңадан мулла булды. Гомумән муллаларның урынларын ташлауда яшерен серләре бар икәнлекне истә тотарга кирәк.
"Фән һәм дин", 1929 ел, №1