Омскида мәгънәсез ихтилаф. 1913 ел.

May 22, 2020 11:04

Омскида мәгънәсез ихтилаф
Омски Сибирия шәһәрләре арасында яңа гына төзелә башлаган булыб, мәгъмүр сәүдә вә тиҗәрәт җәһәтендән Сибириянең “Москвасы” диеб аталадыр. Чөнки башка Себер шәһәрләре тимер юлындан , яхуд тимер юлы булса параход юлындан мәхрүм булган хәлдә Омскида тимер юлы илә берәбер пароход юлы да бар. Бу үткән сәнә ахырында салынган “Төмән” тимер юлы шәһәрнең игътибарыны тагын күтәрәдер. Шәһәрнең зур кантурлары, иген машиналары, акмай сәүдәсе һәммәсе диярлек чит милләтләр күбрәге нимесләр кулындадыр. Әммә ярым-йорты җыелган татарларның бәгъзеләре тире кеби нәрсәләр белән сәүдә иткәләсәләре дә гомумән диярлек фрукта подвалчылардыр.
Мондан элек, Омскиның йирле ярымлы татарлары бер җәмгыять төзеб мәктәб салу тәртибле укыту кертү өчен җыелышканлар. Фәкать шул җыелышдан ук ике партиягә бүленеб киткәнләр. Татарларның үз тарафындан салынган мәсҗедләре булмыйча хөкүмәтнең кыргыз-кайсаклар өчен дия салдырган җәмигә мәсҗеде (сабурный мәсҗед) бар. Җәмгыять төзүчеләр, ахыр бер көн бу мәсҗед кыргызларга калачак, бинаи Галия безнең мәктәб дә аларга калыр дия, салыначак мәктәбне аерым бер йиргә салу фикерендә булыб, бәгъзеләре шул мәсҗед йортына салмакчы булганлар.
Бу соңгы фиркә ахыр бер көнне мәсҗед йортына зур итдереб 15-20 меңгә төшеб мәктәб сала. Тегеләр исә, җәмгыятьләренең устафын хөкүмәтдән тәсдикъ итдереб, үзләренә бина сатыб алыб мәсҗед вә мәктәб итеб икенче мәхәллә исме илә аерылалар. Татарның табигатендә булган кеби бу җәмгыять башда бик кызулык берлә эшкә керешеб мулла сайларга вә мөгаллим өзләргә керешкәнләр. Нихаять Петропавеллы Нияз-Мөхәммәд Сөләйманофны мулла итеб алганнар. Мөгаллимлеккә исә Казанның мәдрәсәи Мөхәммәдия талибәсендән берәүсе чакыртылган. Шулай итеб җәмгыять эшкә керешкән. Ләкин бу озак дәвам итмичә әүвәлге гәйрәтләр берлекләр һәммәсе берәм берәм сүнәргә башлаб җәмгыятьнең хәле көндән көн кирегә йөз тота башлый. Бердән байлар һәммәсе теге мәхәлләдә калыб бу җәмгыятьдә бер бай Гариф Мәннафоф кына булыб аңарга бер җәмгыятьне күтәреб бару агыр килә, икенчедән җәмгыятьнең рәисе дә шәхси бер сәбәбләр илә җәмгыятьне ташлаб китә. Шул вакыйгалар илә берәбер Нияз Мөхәммәд хәзрәт дә бу мәхәлләдән (сабурный мәсҗедкә) күчәргә сораб вә ул мәхәлләдә приговор җыеб, губернаторга гариза бирә. Фәкать мәктәб кенә әүвәлге вәҗүден югалтмый бара. Теге мәхәлләдә исә байтак кына кыргызлар булдыкындан алар Нияз Мөхәммәдне теләмичә үзләре эчендән имам кую садидендә йөри башлыйлар. Икенче мәхәллә халкы да икегә аерыла: бер фиркә Нияз хәзрәтне чыгару тарафында булыб приговор җыеб губернторга гариза җирә, икенче фиркә исә без монда үземез китердек, үз мәхәлләмездә калсын диеб үзләре җыелышыб мөрәҗәгать итәләр. Менә шулай итеб Омскиның бер уч мөселманлары бер имам мәсәләсендә дүрт фиркәгә аерыла. Эшләр губернатор, Сенатка китә. Менә инде 5-6 ел үтде, әле һаман һич берсенә җавап килмичә шул хәлдә бер берсе берлән сугышыб яталар. Нияз Мөхәммәд хәзрәт мукыт уларак ике мәхәлләнең имамы булыб, бер җомганы бер мәхәлләдә икенчесен икенче мәхәлләдә укытыб йөри. Башка шәһәрләрдә һәм имам вакыйгалары булгалаб торсада Омскиның һич бер йирдә күренмәгән гаҗәеб бер хосусыяте бар. Ул да исә ике мәхәлләле Омскида һәр елны өч йирдә таравих, өч йирдә Гаед укыла.
Рамазан аенда таравихны Нияз хәзрәт икенче мәхәлләдә укытдыкындан, беренче мәхәлләдә шунда булган мөгаллим укыта. Фәкать кыргызлар аларга өеб укумадыкларындан үзләренең сайлаб куйган бер кешеләренә өяләрдә бер мәсҗеднең эчендә, бер почмакда татар, бер почмакда кыргызлар ике таравих укыйлар. Гаеддә исә һакзә Нияз хәзрәт икенче мәхәлләдә булдыкындан кыргызлар мөгаллимгә өймиләр. Бер мәхәллә мөселманлары Гаедне губернатор әмере илә чиратлашыб укыйлар. Рамазан Гаедене кыргызлар элек укыган булсалар, Корбан Гаедене татарлар әүвәл укыб, алардан соң шулук урында кыргызлар укыйлар. Соңгы елда кыргызлар вә татарларның бер кысме, имам итеб вафат булган мулланың углы Солтан мәхдүмне билгеләгән вә приговор да җыеб маташкан булсалар да, татарларының бер кысме аны да яратмый, әүвәл эшләре дә һаман вөҗүдкә килми тора. Беренче мәртәбәләр ике мәхәлләне бергә кушарга җыелыб йөргән булсалар да нәтиҗә чыкмаган. Хәттә үткән сәнә июль аенда далага (сахрага) бетен татарны җыеб чыгарыб сөйләшмәкче булганлар. Ләкин анда чыккач, кымыз өчеб, сугышыб кына кайтканлар вә шундан соң җыелганлары һәм юк. Уку исә беренче мәхәллә мәктәбендә әүвәлдә һәм булмаган кеби хәзердә шул ярым ысул җәдид ярым кадим хәлендә бара. Фәкать икенче мәхәллә мәктәбендә генә бер соңгы 912-913 уку вакытына кадәр яхшы гына тәртибле барган булса да, мөгаллим талашуга чыдый алмыйча мәктәбне ташлаб китдекләрендән бу кыш өчен, алар да казак эчендә торган, үзләренең бәгъзе аңлыйларынча әйткәндә “табылдыкны” мөгаллим итеб алганлар.
Инде җәмгыять дә тизендә сүнәр төсле тоела. Татарлар, балалары укыган өчен акча бирергә өйрәнмәгәндән ярдәмләре бик аз. Бинаи Галия җәмгыять фәкатьМәнәфоф аркасында йөри. Мәктәбкә һәм татарлар үзләре “Мәнафоф мәктәбе” диеб исем биргәнләр. Мәктәбкә баласын китергәндә углымны “Мәнаф” бушка укытса укытсын, укытмаса акча түләмим диеб киләләр.
Җәмгыятьнең 910 сәнәнең атчуты 911 елның май ахырларында чыккан иде. Инде 911 елның хисабы 912 елның декабрендә генә дөньяга чыкды. Вә шундан җәмгыятьнең нинди эшлекле, елдан ел кирегә китдеге күренеб тора.
Менә шулай итеб Омскида зарардан башка бер нәтиҗәсе булмаган, һич берәү өчен кирәкмәгән оятлы ихтилаф дәвам итә.
Мөхбир

“Кояш” газетасы, 1913 ел, 23 апрель, №103




на эту же тему:
Омскидагы ихтиләфнең сәбәпләре. "Сибирия" № 136, 1913 год.

Омск, уку йортлары, мәчет, 1913, казахлар

Previous post Next post
Up