Сибириягә һиҗрәт хакында
....
Безнең мөселманлар өчен Сибириягә яңа йиргә күченүнең икенче уңайсыз җәһәтләре бар. Бердән Сибириягә күченүчеләр безнең мөселманлар арасындан бик сирәк чыгалар, хәттә юк дисәк тә ярыйдыр. Шунлыкдан күченеб барган мөселман яңа йирдә мөселман авыллары таба алмаячак. Рус авылларының (яңа йирдә авыл булыб, утырган рус мөһәҗирләре бар) мөселман мөһәҗирләргә үз кырларындан йир бирүләре шикле. Бирсәләр дә бер мөселман гаиләсенә ерак Сибириядә бер рус авылында тору бик җайсыз булачак. Берничә мөселман мөһәҗирләре илән дә мөселманның үзләре өчен генә мәсҗед һәм балалары өчен мәктәб салу яки мөгаллим китереб тота алулары бик шикле. Болар булмаганда ул мөһәҗирләр яңа йирдә бик уңгайсызланачаклар, хәттә күб йиргәдә кул сөлтәб кайту дәрәҗәсенә йитәшәчәкләр. Менә шуның өчен дә яңа йирдә урнашу өчен мөселман крестиянга йорт салырлык, игенләрен чәчеб калдырырлык һәм яңа ашлыклар өлгергәнче ашаб торырлык акчасы булу гына йитмидер. Шунлык хәлләре булган мөселман крестиянлар яңа йиргә күчәргә теләсәләр анда баргач , кечкенә генә булса да бер мөселман авылы булыб утырырлык кадәр үзләренә ибдәшләр табарга тиешледерләр.
Шулай иткәндә алар яңа йирдә җыелышыб мәсҗед һәм мәктәб сала һәм мулла вә мөгаллим китерә алачаклар.
Яңа йиргә ничек күченү хакда киләчәкдә язармыз.
“Кояш” газетасы, 1913 ел, №92