Рәшид казый 1910 елда Истанбулга килеп японнарның ислам динен кабул итүе турында сөйләгән.

Apr 23, 2020 21:58



Истанбул - Япунлардан ислам кабул иткән Гомәр әфәнде Рәшид казый илә бергә Истанбулга килеб голәмәи тарафындан кабул иделде. Гомәр әфәнде төрле ирләрдә нотыклар сөйләб Рәшид әфәнденең хезмәте аркасында япунлардан 35 кадәр олугъ кешеләренең Ислам кабул иткәнләрене бәян итде. Рәшид казый Истанбулда һәм Брусада төрле нотыклар сөйләб үзенең сәяхәтләре хакында һәм япунларның вә башкаларның Ислам кабул итүләре хакында күб сүзләр сөйләб халык тарафындан олугъ илтифатларга нәил улмышдыр. Халык һәр йөрдә аны бик мәгъбүл күреб, сөйләгән сүзләрене кәмил диккәт илә тыңлаб бик әсәрләнәләр икән, нотыклары мофзал сүрәтдә сират мөстәкыйм мәҗлесендә дәрҗ ителеб барадыр.

"Икътисад" журналы, 1910 ел.

1910, Төркия, Ибраһимов Габдрәшит, Япония

Previous post Next post
Up