Әхмәтвәли МӘҢГӘР. Имтиязлы бохаралылар

Apr 03, 2020 11:04







Әхмәтвәли МӘҢГӘР

Имтиязлы бохаралылар
Казан ханлыгы, Мәскәү басып алуына дучар булганга кадәр, Төркестан белән кәрваннар ярдәмендә зур сәүдә алып бара иде. Ул чорда төркестанлылар мөселман булмаганнарны үз өлкәләренә якын китермәгәннәр. Шул сәбәпле, Мәскәү кенәзлеге, үз мәнфәгатьләре өчен эшләтү максаты белән, мөселманнар арасыннан сайлап алган кешеләрен махсус мәктәпләрдә укытып, Төркестанга кертергә тырышкан.1 Казан ханлыгы җимерелгәннән соң исә, тагын да күбрәк кеше хәзерләп озаткан. Казан ханлыгы җимерелгәч, төрле тарафка таралган, качып киткән татар сәүдәгәрләре (кәрваннары белән) Төркестан, Казагыстан һәм Кытай белән тауар алмашу эшенә керешкәннәр. (Бу турыда Вамбериның “Төркестан сәяхәтнамәсе"н укырга тәкъдим итәм. Вамбери, шәрекъ телләре белгече булуы белән бергә, яһүд булганга күрә, сөннәтле иде һәм үзен мөселман дип таныта ала иде).
Казанлылар, Төркестан белән (кәрван юлы аша) зур масштабта сәүдә алып баруларыннан тыш, дин өйрәнү өчен бирегә, бигрәк тә Бохарага, шәкертләрен җибәрәләр иде. Бу шәкертләрнең күбесе анда өйләнеп тәпләнеп калганнар һәм Казан сәүдәгәрләренең ышанычлы вәкилләре булганнар. Үз сәяси максатларын күздә тотып, Рус хөкүмәте дә Казан төркиләре арасына агентларын кертә.
Төркестанлылар сөнни (ханәфи) мәзһәбенә бәйле булганга, иранлыларга дошман иделәр. Шуңа күрә ул вакытларда иран мәдәниятеннән файдаланмыйлар иде. Гарәп-ислам мәдәниятеннән дә хәбәрдар түгел иделәр.2 Шулай итеп, ул заманнарда бердәнбер зур мәдәният һәм гыйлем мәркәзе Бохара булган. Ислам өлкәләрендә өч урын “Шәриф”' дип атала иде: Кодус-ү Шәриф, Шам-ы Шәриф һәм Бохара-и Шәриф. Бохараның “бәхетсезлеге” Әфганстан һәм Һиндстан белән дини бәйләнешкә кергән булуында иде. Чөнки югарыда санап үтелгән өлкәләрдә гаять фанат бер дини караш урнашкан иде. Ә инде гарәп-ислам мәдәниятенең мәркәзе - Багдад иде. Багдад университеты бөтен дөньяга мәдәният учагы булып торган, көнбатышның мөселман булмаган мәмләкәтләре дә аннан файдаланганнар. Гарәпләр Испания һәм Аурупага кадәр барып җитеп, гарәп-ислам мәдәниятен шул җирләргә кадәр китергәннәр. Шулай итеп, хорафаттан арынган ислам дине җәелә барган. Ә менә Төркестан-Бохара шулардан мәхрүм калган иде.
Казанлылар Бохарада үзләре өчен укытучыны бик сирәк кенә таба алганнар. Бөтен мөмкинлекләре - камил гарәпчә өйрәнү булган. Белемнәрен бары тик китапханәләрдә китаплар укып, язып алып кына арттыра алганнар. Казанга кире кайткач, бар булган белемнәрен әйләнә-тирәләренә таратканнар.
Төркестанлылар Русиядән килгән шәкерт һәм сәүдәгәрләр арасында рус агентлары булуын белеп алгач, ныклы тикшерү үткәреп, агентларны хөкемгә тарталар. Нәтиҗәдә бу кешеләр Төркестаннан сөрелгәннәр. XVII гасыр ахырында сөрелгәннәрне Мәскәү хөкүмәте, гаскәрилектән һәм ясактан азат итеп, Тобол өлкәсендәге уңдырышлы туфраклы җирләргә урнаштырган, йорт, терлек-туар һ.б. биргән. Болар яшәгән җир - Тобол өлкәсендәге Төмән, Тары һәм Тобол өязләре булган. Алар үзләрен татар дип атап йөрткәннәр, уку-укыту татарча алып барылган мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар.
Русиядә аларны “почетные бухарцы” - имтиязлы бохаралылар3 дип атаганнар һәм өч өлешкә бүлеп караганнар: төмәнлекләр, тарылыклар һәм тоболлыклар. Табигый ки, алар Казагыстан, Җидесу, Семипалат һәм Томск өлкәләрендә дә таралганнар.
Болар арасында, алдынгы карашлыларының башында торучы Мирза Аплин дигән кеше (руслар кешесе) бар иде. Араларында аеруча Айтикиннәр, Сөләймановлар, Чинбаевлар, Бохараевлар, Карамшаковлар, Колмәмәтовлар, Миршановлар, Сәйдуковлар һ.б. танылганнар иде.4 XVII гасыр ахырларында Мәскәү хөкүмәте, кытайлар белән дипломатик һәм сәүдә килешүе төзү өчен, Мирза Аплин җитәкчелегендә бер комиссия төзеп Кытайга җибәрә. Бу комиссиянең нинди нәтиҗәләр белән әйләнеп кайтуы билгеле. Тик безнең темага кагылышы булмаганга, аңа җентекләп тукталып тормыйбыз. (Кытайлар белән төзелгән килешүләр һәм үзара бәйләнешләр турында киң мәгълүмат Муравьев-Амурскийның “Кытай һәм Русия мөнәсәбәтләре тарихы” дигән китабында бар).
“Имтиязлы бохаралылар” нәселеннән мәшһүр галим Рәшит казый Ибраһимов5 һәм Кызылъярда (Петропавловск) мәдрәсә оештырган Хәбир мөдәррис (фамилиясе хәтеремдә калмаган) кебек дин һәм гыйлем ияләре җитешкән. Мәшһүр Ураз һәм Ниязмөхәммәт Сөләймановлар да шулар исәбеннән. Болар арасында Рәхмәтулла Янгураз һәм Җиһангир Абызгилдин дә бар. Рәшит казый Ибраһимов югарыда телгә алынган Хәбир мөдәрристә укыган. (Моңа караган мәгълүмат Рәшит казыйның “Тәрҗемәи хәлем яки башыма килгәннәр” исемле әсәрендә бар). Хәбир мөдәррис мәдрәсәсендә торып укырга, дин гыйлемнәрен өйрәнергә 100 гә якын шәкерт килә иде. Боларның 90%ы казакъ кардәшләребез була иде. Хәбир мөдәрриснең вафатыннан соң, мәдрәсә эшен дәвам иттергән Хөснетдин Галәэтдин, Динмөхәммәт һ.б. гаҗәеп эшчән, миллиятче һәм намуслы кешеләр иде, милләткә зур хезмәт күрсәттеләр.

Казаннан Троицк шәһәренә күчеп киткән бертуган Яушевлар6, Төркестан белән сәүдәне киңәйтү максатыннан чыгып, 1828 елда Ташкентта өч катлы зур гомумсатыш кибете ачалар. Бу кибеттә төркестанлылар өчен (бигрәк тә авыл кешеләренә) бөтен кирәк-ярак тауарлар була. Авыл кешеләренә аз процентлы, озын сроклы кредитлар ачкан бертуган Яушевлар бөтен Төркестанда мәшһүр булганнар. Аларның Урал итәгендәге Троицк, Чиләбе, Кустанай шәһәрләрендә дә бу төрдәге кибетләре булган. Бу фирма хәтта оешуына 100 ел тулган юбилей көнен дә билгеләп үтә.
1872 елда руслар Ташкентны басып алгач, бирегә Казан төркиләрен кертмәгәннәр7, хәтта булганнарын да чыгара башлаганнар. Бу елларда Ташкентка рус кенәзе Константин8 билгеләнгән була. Башка идарәчеләр дә булуга карамастан, төп идарәче ул була. Великий кенәз Константин җиңел акыллы, уйсыз бер адәм булганга, халык арасында “тиле Константин” буларак таныла.
Бертуган Яушевларның берсе - Шәриф агай, Ташкентка Мәскәүдән матур тавышлы чегән кызларын, оркестрлары белән бергә китертеп (ул вакытта башка транспорт булмаганга, кәрван юлы белән китерткән), үз вилласында кичәләр оештыра һәм шулай итеп, великий кенәз Константинны үз кулына төшерә. Аны үгетләп, бөтен Яушевлар гаиләсен, ике бертуган Сүтүшев һәм ике бертуган Уразаевларны, бөтен дөньяга танылган алман Гергор Гейни транспорт ширкәтенең Төркестандагы генераль директоры Хөсәен Бурнашевны, Троицкида яшәгән 50гә якын татар гаиләсен дә “имтиязлы бохаралылар” катламына кертергә, ясак һәм гаскәри хезмәттән азат итәргә күндерә. Шулай итеп, бу кешеләр Русия эчендә яшәсәләр дә, “имтиязлы бохаралылар” булып, бөтен гаиләләре белән бергә ясаклардан һәм гаскәрилектән азат булып яшиләр.
Менә шундый мөмкинлекләргә ирешкәннән соң, Яушевлар йон, тире, мамык эшкәртү, май һәм сабын җитештерү буенча зур фабрикалар ачалар. Тегермәннәре өчен бодайны да Төркестан җирләрендә үстерүгә ирешәләр. Мавараэннәһердә (Амудәрья-Сырдәрья) 8 җирдә үзенчәлекле пар машиналары белән эшли торган сугару җайланмалары корып, йөзләрчә км2 мәйданны сугаралар. Болардан үрнәк алган “Русско-китайский банк” (соңыннан “Русско-азиатский банк”) та бу типтагы сугару җайланмалары төзи. 1911 елда барлыкка килгән 70 сугару корылмасының 54-енә шул вакытларда Русиянең иң бай фирмаларыннан саналган Стахеевлар һәм 16 сына Яушевлар хуҗа иде.
1911 елда Ташкентта булган вакытымда, бу корылмаларны күреп хәйран калган идем. Югарыда санап кителгәннәрдән тыш әле “Американский” дип аталган кунакханә дә Яушевларныкы иде (мөдире Сүтүшев була). Ташкентта җирле халыкның зур кибетләре юк иде. Әрмән Бадаевларның бер зур кибетләре булса да, ул да Яушевныкыннан күпкә кайтыш иде.
Яушевлар мәдәни-иҗтимагый өлкәдә күп эшләр башкарып, халыкка зур ярдәм күрсәттеләр. Төркестанда берничә җирдә ысулы җәдит укыту системасы белән башлангыч һәм урта мәктәпләр ачтылар. 1917 елда зур бер матбага оештырып, җирле халык телендә “Олуг Төркестан” исемле көнлек гәзит нәшер итә башладылар. Баш мөхәррир итеп, Оренбургның мәшһүр “Вакыт” гәзите хезмәткәрләреннән булган Кәбир Бәкерне9 чакырып китерделәр.
“Имтиязлы бохаралылар”ның Бохарадан Русиягә кире кайтулары XX гасырның башына кадәр дәвам иткән, иң зур күчеш исә XVIII гасырда10 булган. Болар үзләрен татар дип атап йөртәләр һәм асылда казанлылар иде.

Төркиядә чыккан "Казан" журналы, 1971, 4-сан, 3-6 битләр.

Искәрмәләр:
* Имтияз - башкалардан өстен булып аерылып тору, өстенлекле.
** Мәзһәб - дин юнәлеше.
*** Шәриф - затлы, шөһрәтле, хөрмәткә лаек.
1 Монда “йомышлы татарлар” күздә тотыла.
2 Монда сүз XVI-XVIII гасырларда, Иранда шигый мәзһәбе (шиитизм) көчәюе нәтиҗәсендә, Урта Азия өлкәләренең гарәб дөньясыннан аерылыбрак яшәве турында бара. Элекке чорларда вазгыять бөтенләй башка булган.
3 Себер татарлары арасында “бохаралылар” дип йөртелгән этнографик төркем асылда Урта Азия - бохаралы төркиләреннән торган. Борынгы заманнардан ук, бигерәк та XIX гасыр азакларыннан алып Көнбатыш Себергә уртаазиялеләр күпләп килеп урнашалар. XVII гасырдан алып анда Урта Идел-Урал татарлары да урнаша башлый.
4 Урал, Себер якларында бай сәүдәгәрләр һәм көсәбәчеләр күп булган. Аларның монда саналганнары хатирә авторына яхшы таныш булганнары гына дип уйларга нигез бар.
5 Рәшит казый Ибраһим (1853-1944) - татар милләте идеологы, зур җәмәгать эшлеклесе, публицист.
6 Яушевлар - атаклы татар морзаларыннан. Сәүдә һәм сәнагать (промышленность) өлкөсендә танылган миллионерлар.
7 Ташкент руслар тарафыннан 1865 елда яулап алына. Аңа кадәр Ташкентта һәм тирәсендә 500 ләп татар гаиләсе яшәгән. 1872-1873 елларда Хива яулап алына. “Казан төркиләрен кертмәү” дигәннән, Казагыстан, Урта Азия якларында аларга хәрәкәтсез милек (җир, йорт) тотарга рөхсәт ителмәүне аңларга кирәк.
8 Константин Петрович Кауфман - 1867 еддан Төркестан генерал-губернаторы. Урта Азияне яулап алучылардан. Аңа карата “великий князь" титулы куллану туры килеп бетми.
9 Кәбир (Кәбиров) Бәкер (1885-1944) - журналист, театр тәнкыйтьчесе.
10 Монда Идел-Урал якларыннан Урта Азия тарафына күченү күздә тотылса кирәк.

Ташкент, Тобол губ., Төркестан, сәүдәгәрләр

Previous post Next post
Up