Әхмәтвәли МӘҢГӘР. Нигъмәтулла хаҗи Карамшак турында

Apr 02, 2020 23:10



Нигъмәтулла хаҗи Карамшак турында
Төмән шәһәренә 40 км чамасы ераклыкта урнашкан Малчын1 исемле бер авыл бар иде. Бу авылның җиде мәчете, берничә мәктәбе булып, шуларның берсе махсус кызлар мәктәбе иде. Нигъмәтулла Карамшак бу мәктәпләрне ысулы җәдит тәртибенә кертү эшенә күп ярдәм күрсәтте.
1905 елда Малчын авылында чыккан бер янгын бөтен авылны кел итте. Авылны яңадан торгызу эшенә беренче булып Нигъмәтулла Карамшаков кереште. Тезелеш планы хәзерләнеп, чыгымнарның күләме дә билгеле булганнан соң, үзе артык бай булмаса да, бу эш өчен 50 мең сум акча бирде. Калган акчаны авыл халкыннан җыю эшен дә ул башлады. Җыелган акчаның җитәрлек булмавы ачыклангач, шәхсән үзе Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, андагы сәүдәгәрләр һәм байлар белән сөйләште, теләк-омтылышларын аңлатып бирде. Кире биргәндә 5% ка арттырып түләү шарты белән алардан бурычка акча алды. Матди мөмкинлекләр тәэмин ителгәннән соң, планнарны хәзерләтеп, төзелеш өчен материаллар табып эшкә тотындылар. Моннан тыш, ул һәр гаиләгә кирәк кадәр ат, сыер һәм җир алуны оештырды. Гаиләдәге кеше санына карап, берничә типтагы өйләр салдырды. Төзелеш эше бер елда тәмамланды һәм авыл матур, төзек күренешкә ия булды. Ике мәчет, биш мәктәп ачылды. Мәктәпләрнең өчесе башлангыч, икесе урта мәктәп иде. Башлангыч мәктәпләрдә кыз һәм ир балалар аерым, урта мәктәпләрдә исә бергә укыйлар иде.
Мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең кече улы Габделәхәт авыл хуҗалыгы буенча югары уку йортын тәмамлап, игенчелек һәм терлекчелектә белгеч булып җитешкән иде. Авылның бу төр эшләрен ул җитәкләде. Малчында эшләр кооператив оештырып башкарылды һәм 1912 нче елга инде алар алган бурычларын кире түләрлек хәлгә килделәр. Бу якларда беренчеләрдән булып кооператив төзегән һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән кешеләрнең Малчын авылы кешеләре булганын ассызыклап үтәргә кирәк.
Мин үзем 1911 елда, Төмән ярминкәсенә килгән вакытымда, Малчынны барып күрдем. Авылның йортлары бер үк төрле, кирпечтән салынган һәм гаять дәрәҗәдә матур күренешле иде. Авыл эшләренең башында Габделәхәт Фәхретдин тора иде. Һәр тарафы, мәктәпләре, мәчетләре, юллары, мунчалары, хастаханәсе, игенчелектә һәм терлекчелектәге эш кораллары - һәммәсе җитеш булып, Малчын үрнәк бер авыл сыйфатын алган иде.
Ул заманнарда Малчын авылында 800 гаилә яши иде. Авылны яңадан төзү өчен алынган бурычка килсәк, сәүдәгәр һәм байлар ул акчаны кире алмадылар. Барысы бергә киңәшеп, аны ул вакытларда Петроградта салынып яткан мәчетнең төзелешен тәмамлау эшенә багышлап бирделәр.

Төркия татарларының "Kazan" журналы, 1975, 16-сан, 35 нче битләр.

Искәрмәләр:
1 Малчын (Малцын) - русча исеме Ембаево. Хәзер бу авыл зур һәм бай совхозларның берсе. Халык саны 10 мең чамасы. Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, ике мәчет, мәдрәсә бар.

Әхмәтвәли МӘҢГӘР
Хатирәләр һәм истәлекләр.Казан, "Гасырлар авазы - Эхо веков" нәшрияты, 1997


Төркия, 1905, Ризаэддин бин Фәхреддин, Төмән өязе, сәүдәгәрләр

Previous post Next post
Up