Эшчеләрне таларга килгәннәр
Сиргач өязе Ураз вулысы Антар авылының муллалары үзләренең койрыкларына ияреп йөрүче динче картлар белән киңәшәләрдә, налуг күп, мәчеткә утын, керосин фәлән кирәк дип, Мәскәү эшчеләренә акча сорап хат язалар. Акча җыю эшен сәүдәгәрләргә тапшыралар. Сәүдәгәрләр нинди завут, фабрикләрдә татар эшчеләре эшләгәннекне белеп, ысписка төзеп, акча җыеп йөриләр (акча җыеп йөрүче Мостафа Бәдретдинеф дигән кеше).
Үкенечдән шул ук авылның мулласы Гәптелхак Гәниеф үзенә салынган налугны тули алмыйм дигән булып, эшчеләрдә ярдәм сорарга килгән.
Боларның койрыкларын кысарга иде.
Ленинче яшьләр.
"Фән һәм дин" журналы, 1929 ел, №22