Об отсутствии школы для девочек-мусульманок в Омске. 1912 год

Jan 24, 2020 13:04



Омскидан мәктүб
Мөхәрир әфәнде ошбу мәкәләгә гәзитәгездә урын бирүегезне үтенәм.
Безнең Омскида ир балалары хәле ни кадәр зәгыйфь улса кыз балалар хәле андан да кызганычракдыр. Хәзер дә ир балалар өчен ачылган ике мәктәб улса да яхшылаб укытыб тәрбия бирә торган икътикадарлы мөгаллимләребез юк. Шуның өчен балаларымызның хәле бик аянычдыр. Әммә кыз балаларымыз өчен бер мәктәбемез юк. Һәм алар өчен кайгырган кеше дә юк. Шул сәбәбдән бонларның хәле ир балалар хәлендән дә мөшкелрәкдер. Бөтен шәһәрдәге мөселман кызлары өчен бер мәәзин хатыны бар. Ул үзенең көчкенә генә йортында хәлендән килгәнче балаларны җыеб укытыб ятадыр.
Башкача һич нәрсә юк. Бу бичара кыз балалар тугрысында Омски хатынлары бер-бер нәрсә уйлау түгел, шушы көнгә кадәр ирләре дә уйлаганлары юк.
Безнең ир булганларымыз борынгы заманда ук хатын-кызларга түбән күз илә караб килгәнләр һәм дә әйткәнләр: «Хатын-кызларга уку-язу һич дә һәҗәт түгел. Алар укыб мулла булмыйлар, язу языб писарь булмаслар диеб...» алдан үзләренә билгеләб бирелгән хезмәтләрен кыйлсыннар дигән. Икътикад да булганлар менә бу «Игътикад» әле дә хосуса безнең Омскида бардыр. Һәм дә бер мөкәтдәс нәрсә рәвешендә тотыладыр. Кайда карасаң - анда фәлән йирдә кызлар мәктәбе ачылган, имтиханлар була, фәлән авылда кызлар өчен хосусый мөгәллимә чакырганлар диеб гәзитәләрдә укыймыз, әммә бу хәлләр безнең Омскида кайчан мисыр булыр анысы бер Ходага гына мәгълүмдер.
Шулай да булса бу тугрыда Омски мөселманларына да уйларга вакыт һәмдә бу мәсәләне озакламый кузгатыб хәл итүне Омски мөселманларына төзыя итәмен.
Бер мөслимә.

"Сибирия" №11 за 1912 год

Перевод на русский язык.
В нашем Омске образование мальчиков мусульман стоит плохо, но с образованием девочек дела обстоят еще хуже. Для мальчиков хотя и открыты две школы, но нет хороших учителей, но для девочек нет даже школы. Никто не заботится об этом. На весь города для девочек мусульман есть одна женщина - жена муэдзина. Она из своих возможностей собрав девочек обучает их в своем маленьком доме. Больше нет ничего. Об этом не думают не только женщины, но и мужчины тоже не хотят думать. Наши мужчины в старые времена говорили «Для женщин образование ни к чему. Читая они все равно не станут муллой, обучившись письму - не станут писарем. Пусть занимаются своими домашними делами». И эти рассуждения до сих пор у многих остаются в статусе "святых правил". В какую газету не прочитай - в каком то месте открыли школу для девочек, проводят экзамены, в каком-то ауле для девочек пригласили специально учительницу. Только когда в нашем Омске мы увидим такое же - одному только Всевышнему известно.
Пришло время задуматься и нам мусульманам Омска, надеюсь что эту проблему наконец начнут решать.
Одна мусульманка.

Омск, 1912, магариф

Previous post Next post
Up