Башкортларның җир сату турында бер мәкәлә

Jan 16, 2020 13:18



Татарга төшдән соң
Безнең башкорд халкы башта йирләрен сатыб бетергәнләр дә инде үзләре йиргә абдырый башладылар. Богырыслан өязенең Кинәле буе башкордлары чувашларга саткан йирләрен ансат кына кайтарыб алу фикеренә килеб 30-40 кеше җыелганлар. Янларына землемер алыб сатылган йиргә барганлар. Боны сизгән 3-4 авыл чуашлары үзләрен кыйнаб, кул аякларын сындырыб, кай берәүләрен үлем чигенә иткереб кайтарганлар. Участкалаб йир алу өмед илә барган бичара башкордларның хәзер бер сажин йиргә кәнәгәтьләнергә торганлары бар. Йирне бер саткач кайтарыб алу кыен икән. Болай барсак кыйнаб кайтаралар, язу илә эш йөртеб тә чыкарыб булмый. Безнең заманда гына йир эше артындан йөреб берничә участка йир мәңгегә, берничәсе 12 елга сатылыб, акчаларын куштанлар ашаб бетерде. Мондан берничә ел элек 4 кеше Питербургка барыб бер файдасыз йөреб йиде йөз сум бетереб кайтканлар иде. Әле тагы 5 кеше 5 йөз сум алыб Питирбургка киттеләр. Бу акча да йир саткан акчадыр. Мондый акчаны мәдрәсәгә сорасак муллаларга төрле ифтиралар килеб донослар бирәләр. Үткән кыш кына мәдрәсә артындан йөргән муллаларның өстендән Собраниягә гариза бирделәр.
Исәкәйлек ахунд Мәҗидоф

“Сибирия” газетасыннан, 1912 ел.

башкортлар, Богырыслан, 1912

Previous post Next post
Up