Помощь турецким военнопленным от мусульман в Уфе. 1915 год

Jan 14, 2020 16:01



Төрек әсирләренә ярдәм

Уфага килгән һәм дә поезд белән Уфадан узып киткән төрк әсирләренә ярдәм итәргә вә шул ярдәм өчен мөселманлардан иганә җыярга тиешле хөкүмәт даирәләрендән миңа рөхсәт бирелде. Хәзер дә Уфа мөселманлары акча вә нәрсә илә ярдәм итә башладылар. Шул иганәләр илән хәзерләнгән җылы киемләрне вә ашамлыкларны хастәханәләргә барыб, вокзалга төшеб әсирләрнең үз кулларына таратамыз. Һәр тәраф мөселманларының кулларындан килгән кадәре акча яки нәрсә илән ярдәм итүләрен үтенәмез.
Иганә өчен адрес: Уфа Сентральный һәм Пушкинский урамлар почмагында
Маһипәрвәз Шәех

"Тормыш" гәзитәсе, 1915 ел.

әсирләр, Уфа, Төркия, 1915, беренче бөтендөнья сугышы

Previous post Next post
Up