Татарның оеша башлау вакыты җитәр микән?

Dec 28, 2017 14:37

Кадерде Имаментдинов (Уфа ш.). FB-язмаларыннан: ачынулы гыйбрәтләр.
27-12-2017
"Азатлык радиосы"нда татар язмышы турында, аның бетә барган теле турында тагын бер материал дөнья күрде. "Мәскәү Татарстанны телсез калдырды" - ди материал авторы Булат Мөхәммәтҗанов… Ә мин әйтзм: юк! Татарстанны үз чиновниклары телсез калдырды. Татарстан татары милләт булып оешырга сәләтсез булуына күрә, ... шәймиләр артыннан иярүләренә күрә бу хәләэ төште.
Татарстан, имеш, телсез калды. Ә кем бу турыда искә ала да аһ ора?! Кем котылу турында халыкка оран сала?!
Иң зуры, бу сынуның ничек башлануы турында Галишан әфәнде ачы язма тудырган. Бердән, ул да булганны тасвирлап та, ничек котылу турында ләм-мим! Әмма ул да тегендә-монда кагыла-кагыла Казанга килеп урнаша алган Уфа ягы татары. Ә кая соң Казанның үз татары?! Алар кәнчирт карый, кәнчирт тыңлый. Аларны "Мунча ташы" белән юаталар.
Тик Галишан туган да татарның пычракка батуы, бетү ягына баса башлавы турында эзлекле сүз әйтмәгән. Әйе. Ул да инде бүген, башкалар шикелле, шәйми татарына әйләнгән дияргә кала. Ә татарның чираттагы бетә башлавы, сынуы ул совет республикалары төзелү заманыннан килә.
Нәкъ шушы вакытларны большевиклар үз автономиясен төзерлек, ярыйсы алдынгы һәм гражданнар сугышында күпләп кырылуына карамастан, әле һаман империя көчләренә куркыныч китерерлек милләт була. Шуңа да большевиклар татарны ваклыйлар, төрле губернияләргә туздыралар, һәм хәтта укмашып диярлек Казан белән Уфа губернияләрендә яшәгән татарны ике республикага буләләр.
Әмма большевиклар кул астындагы инде ярыйсы куркырга күнеккән татар чиновниклары татарга карата булган бу провокацияне йотарга мәҗбүр була. Соңрак, референдум үткәрелер дип татарны дәүләт югарылыгыннан алдаталар. Тик татар чиновниклары һаман сүз дәшәргә шүрли.
Ватан сугышында татар үзенең иң булдыклы солдат икәнен исбатлады. Әмма аңа бу батырлык ярдәм урынына тагын өске чиновникларның татардан куркуын гына өстәде.
Ельцин заманы Русиягә ниндидер микъдарда демократия дә китерде. Тик Шәйми, минемчә, ул замананы күбрәге белән үз байлыгын арттыру өчен кулланды. Татарны туплау буенча, ни большевикларның кичектерелгән референдумы турында ләм-мим, ни Татарстанга кайтучыларга юл ачу турында ләм-мим! Менә ул татарның бетә башлау мизгелләре.
Юк, Фәузия ханым, Уфа ягы татарына гына кирәк түгел иде аларга булышу. Гомум татарга кирәк гамәл иде бу - татарнын рухын саклау, рухын арттыру өчен.
Соңыннан инде, татарны сындыру практикасын үткәргәннэн соң, Татарстанны бетеругә дэ юл ачыла.
Шул ук вакытта, икенче яклап караганда, татарны шул ук Татарстан белән алдадылар, Конгресс дигән булып аның муенына сәйлән элделәр. Һәм без, инде ярыйсы вакланырга өлгергән татар, аптырауда яшәргэ күнектек.
Ә оешу татар өчен чит-ят нәрсә булып чыкты. Татар андый зур эшкә бүгенге көндә булдыксыз икәнен күрсәтте. Бу турыда Татар иҗтимагый үзәге съездыннан соң бик ачы, йөрәк өзгеч бер язма йөрде-йөрүен интернет яланнарында, соңрак ул да күренми башлады. Чөнки, әле татарның оеша башлау вакыты да җитмәгән, күрәсең…
Әллә инде үтеп китте микән?!

телебез, татарлар, имаметдинов, сәйлән

Previous post Next post
Up