Некролог о смерти Абдульхамита Айтикина в Таре. Өлфәт. 1907

May 27, 2021 11:13



Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун
Февральнең ун ике сәнәдә Тара шәһәрендән килән бер телеграм илә Габделхәмид Айтикин хәзрәтләренең вафатыны мәгълүм иттеләр.
(Го)муми әлия ватанымызның ачык күзле яшьләрендән иде. Мөселманча Истанбулда дарелшафикә мәктәбтә тәхсил иттекдән соңра русчаны даһи хосуста мөгалимләрдән бер ничә вакыт тәхсил әйләмеш вә русча мәгълүмәте гаять расих вә мөтәлгаи сүр бер зат мөхтәрәм иде.
Соң вакытларда хәттә русчадан татарҗаи бәгъзе файдалы әсәрләр тәрҗемә идәҗәкем димеш иде. Ләкин ни чара ватанымызда янә бер гәйрәтле кимидер...
Аллаһ Тагәлә җөмилә акраба вә әхбасына сабыр җәмил ихсан идеб каберенә мөнур әйләсен.

"Өлфәт" газетасы, 1907 ел №60

1900-1909, Өлфәт, из прессы, Тара, Айтыкины

Previous post Next post
Up