Бондан бер кач сәнә мөкәтдәм Сибириянең бәгъзе җәһәтләрдә бәгъзе бер әсхаб һиммәт күрелмәкдә идисә дә, гомуми бер хәрәкәт һаман юк кеби иде. Шимди Сибирия мөселманлары арасында гомуми бер нугъ әнтибә күрелмәктә башланмышдыр. Томскида мәкамил бер мәктәб гали кашед улынды. Табульски губернасында карьяләргә кадәр берничә авыл халкы бер булып җәмгыять хәйрияләр ачыб, мәктәб вә мәдрәсәләр тәрбиясенә башладылар. Тары өязендә ничә карьяләрдә халык иттифак итеб, мәктәпләр ачыб, мөселман балаларына дин исламы укыртмакта камал мөтәнәт илә иҗтиһад кылалар. Бундан башка мәктәбләр назартенә махсус җәмгыятләр кешә улынмыш, бу мәктәбләрнең идарәләренә ләзем булган акчалар тәдәрәк улынмакдадыр.
Фәкать бу әнтәбә гомумидан нәфес Тары каласы мәхрүм: бурада байлар булса нәфсе нәфсе вә бәгъзеләре фәсик фәсад илә мөбтәлә улыб нәфесне даһи унытмыш, муллалар исә мәхмүр әфиюн илә мөбтәлә, мәсҗедкә барырга вакыты юк, мәдрәсәгә барырга башы авырый. Хәләл хәрам булса да ашарга вакыф акчаларыр бар, мәдрәсәләрнең җөсамәтенә караганда укумайча муллу булырга да юлы бар, гөнад булса гыйлемгә хәҗәт һәм юк.
Садри
"Өлфәт" газетасы, 1907 ел №57