"Мәңге саекмас чишмәләр" - Усть-Ишим районында җыр яздыру турында истәлекләр.

Apr 11, 2020 11:56





Мәңге саекмас чишмәләр

Бу язмама Фәнзилә Җәүһәреваның «Кеше китә, җыры кала... » мәкаләсе этәргеч бирде («Түгәрәк уен», 2017 ел, 3нче сан). Анда манси һәм хант халыкларына хас булган мәдәни феномен - кешенең бакыйга күчәр алдыннан балаларына җыр калдыру йоласы турында әйтелә. Бу язма минем өчен бик әһәмиятле, чөнки 1968-1977 елларда Көнбатыш Себер - Төмән, Омски, Новосибирски, Томски һәм Кемерово өлкәләрендә себер татарларының музыкаль-поэтик хәзинәсен җыеп йөрдем. Ә Төмән белән Омски җирләрендә татарлар күрше ханты-мансилар белән гомербакый аралашып яшәгәннәр.
Җыр калдыру йоласы турында мәкалә авторына 70 яшьләр тирәсендәге манси хатыны Ханты-Мансийски шәһәрендә үткән фольклор фестивалендә сөйләгән. Һәм әлеге сөйләшүдән соң Ф.Җәүһәрева бик тә кызыклы нәтиҗә ясый: «...мин әлеге күренешнең буыннар арасындагы бәйләнешкә, нәсел-ыру мөнәсәбәтләренә кагылышлы фәлсәфә икәнлеген аңладым».
Манси хатыны бу йоланың мәгънәви эчтәлеген болайрак аңлата: «...әти-баба җыры - ул синең миеңдә, акылыңда... Аны теләсә ничек башкарып булмый. Ул, үз вакыты җиткәч, яшәешеңә бәя булып, синең күңелеңә кереп урнаша, күңел аркылы гына авазга әйләнә. Аваз исә җыр булып бик озак еллардан соң гына көйләнә башлый».
Бу ханымга 70 яшьләр тирәсе, тик ул әле әтисе җырын һаман күңеленнән генә башкара, балаларына җырлап күрсәткәне юк, «мәңгелеккә киткәнче, насыйп булса, җырлармын», ди.
Моннан нәкъ илле ел элек, 1968 елның җәендә без Фатыйх Урманчеев белән Омски өлкәсенең Ишемтамак (Усть-Ишим) районының Зур Тибенде авылында Биктимер Абитов дигән (1918 елгы) бик тә кызыклы кешегә тап булдык. Сугыш ветераны Биктимер абый безне себер татарларының борынгы һәм шул замандагы җырларын күп белүе белән таң калдырды. Ул безгә 40тан артык җыр тапшырды. Атна буе аны яза-яза хәлдән тайган 15 килолы магнитофоныбыз ахыр чиктә ватылып тынып калды. Бездән бигрәк, Биктимер абый кара кайгыга батты: инде җырлар, Казанга китмичә, аның күңелендә генә калачакмыни? Колхоздан тиз генә машина юнәтеп, район үзәге Ишемтамакта магнитофонны төзәтеп кайттык.
Биктимер абыйның өе халык белән шыгрым. «Җиктем күк юрга», «Исәт», «Сәвә», «Милай Мәхмүсә», «Абуталип», «Прахуп Мәхүп», «Өмә җыры», «Сәйфелмөлек» кебек якут-җәүһәрләрне Зур Тибенде кешеләре дә тыңлады, безнең магнитофон да отып алды. Казанга кайткач, бу җырлар 1972-1985 елларда Казан телевидениесе аша барган «Халык җәүһәрләре» тапшыруында, күпсанлы радиотапшыруларда, Бөтенсоюз фольклор конференцияләрендә яңгырады.
Ә менә аның иң бәхетле җыры «Ямщикәй» булды. Ул Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең репертуарында үз урынын алды; шуның өстенә, ТНВ каналы аша бу җыр белән бик тә үзенчәлекле клип та күрсәтелә башлады.
Хикмәт шунда ки, Биктимер абый бу зур мирасның күп өлешен әтисеннән өйрәнгән. Әтисе, Мәлик бабай, әйләнә-тирәдә дан тоткан җырчы-ямщик булган. Безне таң калдырганы: Мәлик бабай, үлем түшәгендә дә, улына җырлар өйрәтеп яткан.
Менә кайда музыкаль традициянең көче, менә кайда саекмас чишмәләр!
(Шунысын да әйтеп үтәм: Биктимер абый кебек феноменнар әкият сөйләүчеләр арасында да бар. Мәсәлән, шул ук Ишемтамак районының Эбаргуль авылында 70 яшьлек Хамматов Әхмәт бабай егерме әкият яздырды.)
Инде хантлардагы феноменга әйләнеп кайтыйк. Аларда балаларга җыр тапшырып калдыру йоласы белән Мәлик абыйның улына үлгәндә дә җыр өйрәтеп ятуы арасында тәңгәллек бармы? Минемчә, бар. Сәбәп, алдан әйтеп үтелгәнчә, себер татарларының ханты-мансилар белән янәшәлегендә. Галимнәр фикеренчә, Омски өлкәсенең Усть-Ишим районы себер татарларының Курдак-саргат (Тевриз) төркеменә карый. «Тевризский район занимает окраинную ее часть, а основной массив татарского населения сосредоточен здесь в Усть-Ишимском районе, где проживают потомки саргатов и курдаков» (Н.А.Томилов. Тюркоязычное население Западно-сибирской равнины. Изд-во Томского университета. Томск, 1981, 114 б.). Шушы ук китапта тагын мондый кызыклы мәгълүмат бар: «От хантов Васюганья курдакско-саргатские татары были отделены болотами. Но в состав самого этого тюркского населения в качестве компонента частично вошли и угры, вернее всего, южные ханты, проживающие к приходу сюда тюрков по Иртышу. Массовая ассимиляция хантов тюркским населением началась, как считают археологи, в лесном Прииртышье с начала XIII в., хотя отдельные группы тюрков проникали в этот район и раньше» (118 бит).
... Ә минем бурыч - Биктимер абый миңа тапшырган җырларны, нотага салып, китапка тапшыру. Китап бу хәзинәне себертатар халкына җиткерер. Бу халыкның уллары-кызлары ул җырларны өйрәнеп, үзләренең улларына-кызларына тапшырыр. Бу да феноменаль тәҗрибә, күренеш, йола-гадәт бит!
Илгиз КАДЫЙРОВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

«Түгәрәк уен» журналы, №1, 2018 ел

1960-1969, Хамматов, Абитов, Тебендя, фольклор, Эбаргуль

Previous post Next post
Up