Галимҗан Барудиның шәхесенә нисбәтле кулъязмага уйламаганда юлыктык. 2007 елның җәендә Омск өлкәсе Ташыткан авылындагы мәчет китаплары арасында
Галимҗан Барудиның автографы табылды. Шушы кечкенә генә (13,5х13,7) кулъязма фрагментта имам ән-Нәвавинең «Кырык хәдис» китабына рөхсәтнамәсе язылган: «Зикер санад хадимәл-гыйлем бимәдинәти Казан Галимҗан бине Мөхәммәтҗан әл-Баруди ли-китабәл-арбагыйн». Бу иҗазәт (рөхсәт язуы) мәүлана Зыяэтдин Әхмәт бине Мостафа әл-Гөмешханәви (1813-1894) тарафыннан бирелгән, димәк, кулъязма да XIX гасыр ахырында язылган. Кызганыч ки, иҗазәтнамәнең ахыры ертылган, аның беренче унбер юлы гына сакланган. Шулай да бу гаҗәеп табыш татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә, аеруча кечкенә авылларда, хәзер дә саклана торган иске китапларның әһәмияте зур булуын күрсәтә.
Шәех Зыяэтдин әл-Гөмешханәви тарафыннан Галимҗан Барудига бирелгән иҗазәтнамәсе. Ташыткан авылы мәчете (Омск өлкәсе)
Әлфрит Бостанов. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Галимҗан Барудиның яңа табылган кулъязмалары
http://beznenmiras.ru/kulyazma/ http://dumrt.ru/help-info/theology/analytics_4711.html?curPos=4