МИЛЛИ ТӘСБИХЫБЫЗ ЭНҖЕЛӘРЕ
Рәмил Исламов
Татар халкыныӊ бай тарихында Омск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез дә зур урын алып тора. Мәсәлән, танылган дин эшлеклесе, сәясәтче, нашир Габдерәшит Ибраһимов (Аубаткан),
сәүдәгәр Нияз һәм аныӊ уллары Әбелфәттах, Рәхмәтулла, Насретдин Әйтикиннәр (Тара), бертуган сәүдәгәрләр Хәмзә белән Хисами Әсәдуллиннар (Кушкүл), Сәетгали хаҗи Шихов (Үләнкүл), Кәрим Ахунов (Тусказан) һәм башкалар халыкныӊ матди тормышында да, мәдәни учаклар нигезләүдә дә биниһая көч куйган могтәбәр затлар.
Академик В.В.Радловның XIX гасыр урталарында, Себернеӊ яртылаш өлешендә диярлек йөреп, төзегән “Образцы народной литературы тюркских племен” дигән титаник хезмәтенеӊ 4нче томы Себер татарларыныӊ шигъри иҗатына багышланган. Шунысы да игътибарга лаек, ул “Идегәй” дастаныныӊ 3 вариантын язып ала. 1919 елда танылган тел галиме һәм журналист Нигъмәтулла Хәкимов (1889-1937) Тара өязендәге Яланкүл (Еланлы) (хәзерге Большеречье районы) авылында
Ситдыйк Зәйнетдиновтан бу әсәрнеӊ күләме ягыннан тулырак һәм әдәби эшкәртелеше буенча кыйммәтле 4нче вариантын язып алуга ирешә.
Әйтергә кирәк, Яланкүл авылында мәгърифәтче Мөнзир Исхаков, тарихчы
Фоат Вәлиев, аныӊ җәмәгате, тел галимәсе Суфия Исхакова туып-үскән.
Узган гасырныӊ 40нчы елларында татар галимнәре һәм язучылары тарафыннан В.В. Радлов эзләре буйлап фольклор экспедициясе оештырыла.
1967-69 елныӊ җәй айларында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыныӊ халык авыз иҗаты бүлеге хезмәткәрләре Фатих Урманчеев, Хуҗиәхмәт Мәхмүтев, Флора Әхмәтова, Халидә Гатина, Нәгыйм Ибраһимов, Илсөя Һадиева өлкәнеӊ Тара (Олы Туралы, Кече Уш, Шыклар (Речапово), Кызылкош (Әйткул), Хуҗавыл, Усть-Уй, Курман), Знаменск (Качук, Түбән Сәбәләк, Усть-Тамак), Тевриз (Тау, Әйрә (Кипо-Кулар), Отыз, Байба, Ташеткан, Югары Ай (Нагорно-Аево), Туйчы), Усть-Ишим (Тибенде, Уба, Саургач, Эбаргүл, Илчебага), Большеречье (Кузатау, Кушкүл, Олы Күл, Яланкүл, Каракүл, Кайгалы, Тусказан), Муромцево (Чуртанлы, Йорт-Бергамак) районнарында булып, фольклор әсәрләре җыйнаганнар. Ул әсәрләр 12 томлык “Татар халык иҗаты”нда урын алганнар, ә оригиналлары хәзерге вакытта язма һәм музыкаль мирас үзәге тупланмасында саклана.
Татар халык сөйләшләре атласыныӊ 3 нче томына тел материаллары туплау максатында Институт галимәсе Дария Рамазанова 1993 елда Отыз, Кышлау, Байба (Тевриз районы), Әшеван (Усть-Ишим районы), 1998 елда хезмәттәше Тәнзилә Хәйретдинова белән бергә Ташеткан, Туйчы (Тевриз районы), 2006 елда янә үзе Саургач, Олы Бүрән (Тюрмитәки), Тибенде, Илчебага, Тау, Козгын (Усть-Ишим районы) авылларында булган.
Институтныӊ 2014 елгы комплекслы экспедицияләренеӊ берсе июнь-июль айларында Омск өлкәсенеӊ Тевриз һәм Усть-Ишим районнарына оештырылды. Безнеӊ максат - анда яшәүче милләттәшләребезнеӊ тел үзенчәлекләрен, җирле топонимияне, гамәли сәнгать үрнәкләрен өйрәнү, халык авыз иҗаты, музыкаль көй үрнәкләрен, сирәк китаплар һәм кулъязмалар җыйнау иде.
Омск тимерьюл вокзалында безне “Татар дөньясы” өлкә татарлары газетасы мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова, “Умырзая” фольклор халык ансамбле әгъзасы Римма Мөхәммәдуллина, шәһәр татар мохтарияте рәисе урынбасары, “Азатлык” радиосыныӊ җирле хәбәрчесе Розалия Сайганова каршылады. Алар башта безне шәһәр мәдәният сараенда ансамбль яшәеше белән таныштырдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, ансамбль 2012 елныӊ апрель аенда Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча Казанда булып, “Татарстан-Яӊа Гасыр” телеканалындагы “Җырлыйк әле” тапшыруында чыгыш ясаган, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә концерт куйган.
Аннары Татарстан Президенты бүләк иткән зур автобуста безне Омск өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, “Енисей” корпорациясе җитәкчесе, иганәче Тамир Алимбаев офисына алып бардылар. Чәй табыны артында сөйләшүләрдән аӊлашылганча, ансамбль дә, газета да Тамир әфәнденеӊ химаясендә икән. Ул шулай ук башка мәдәни чараларга да зур ярдәм күрсәтә. Дөрес, эшләренеӊ тыгыз вакыты булу сәбәпле, Тамир әфәнде үзе очрашуда катнаша алмады.
Сөйләшә торгач, Римма ханым Башкортстанныӊ Тәтешле районы, Аксәет авылыннан, ә Розалия ханым Шаран районыныӊ Нөрәй авылыннан булып чыкты. Алар яшьлек елларында юллама белән бу якларга килгән һәм төпләнеп калган.
Аннары безне корпорациянеӊ кечерәк машинасында Тевриз районына озаттылар. Ара 500 километр гына. Шулай, ул якларда ераклык төшенчәсе безнеӊ күзаллаудан үзгәрәк, башкачарак икән.
Тевриздә безне хакимиятнеӊ мәдәният комитеты рәисе Руслан әфәнде Бариев белән, татар мәдәнияте үзәге директоры Мәрвә ханым Төхвәтуллина каршы алды һәм “Постоялый двор” дигән хосусый кунакханәгә урнаштырдылар.
Икенче көнне иртән район музеен тамаша кылдык. Аны сугыш һәм хезмәт ветераны Константин Кошуков (1925-2011) нигезләгән. Музей күптән түгел яӊа бинага күчкән һәм мондый төр оешмаларга куелган барлык таләпләргә дә җавап бирерлек итеп корылган. Аныӊ төп иганәчесе - “Тевризский агроснаб” җитәкчесе Михаил Лавинов. Методист Галина ханым Шилова барлык экспонатлар белән дә бик теләп таныштырды һәм кызыксындырган сорауларга тәфсилле аӊлатмалар бирде.
Аннан соӊ төп эшебезгә күчеп, Күчем хан заманында ук нигезләнгән Отыз авылына юнәлдек. Анда безне Мәрвә ханым белән авылныӊ китапханәчесе Нәфисә Маликова озатып йөрде. Иӊ беренче танышкан кешебез, 24 яшьлек булуына карамастан, инде 4 бала атасы - Ванил булды. Ул безне ниндидер мәсьәлә хәл итәргә килгәннәр, дип уйлап, шундук балалар бакчасы, мәктәп проблемалары турында сөйләп китте. Гомумән, бу тынгысыз затны район күләмендә дә яхшы беләләр икән...
Үземнеӊ юнәлеш буенча бу авылда әллә ни материал табылмады. Бары тик бер гаиләдә генә басма Коръәннеӊ һәм шулай ук басма тәфсирнеӊ аерым өлешләрен күрергә туры килде.
Аннары Кышлау (рәсми аталышы - Малые Кулары) авылына бардык. Анда Әхмәтхан ака (аганы, абзыйны шулай әйтәләр) Рәсүлев, туган көне булуына карамастан, вакытын кызганмыйча, безгә бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде.
Билгеле булганча, Урта Азиядән Себер якларына килеп Ислам дине тараткан шәехләрне “яхшылар” дип атыйлар һәм күп кенә авылларда күбесенеӊ каберләре билгеле булып, алар астана дип атала. Кышлауда да шундый изгеләр урыны бар.
Икенче көнне хакимият башлыгыныӊ беренче урынбасары Анатолий Недергель белән очрашу булды. Ул безгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде.
Очрашудан соӊ район үзәгеннән ерак булмаган Козгын (Кускуны) авылында эшләдек. Безне шунда туып-үскән, гаиләсе белән шунда ук яшәүче, татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Альмира Гәрәева озатып йөрде. Бу авылда әүвәл Маһинур апа Тухтасиновага бардык. Ул яхшылар нәселеннән икән. Ләкин аӊарда безгә кирәкле материал булмады. Рәүфә Маһияновада кайнанасы Йөзлебикә әбидән ядкәр булып калган басма Коръәнне карадык. Әминә апа Гомәрева кайнанасы Бибиәсма әбидән (ул 105 яшьтә вафат булган) калган 18 берәмлек сирәк китаплар һәм башка материаллар бирде. Алара арасында, мәсәлән, тулы булмаган төрле форматтагы басма Коръән нөсхәләре, Таҗетдин Ялчыголныӊ “Рисаләи Газизә”, Вафаиныӊ “Рәүнәкъел-Ислам” әсәрләренеӊ аерым өлешләре бар.
Ниязмөхәммәд Сөләйманов атлы кешенеӊ Петропавловскида басылган ниндидер китабыныӊ соӊгы ике бите очравы шулай ук зур кызыксыну уятты. Казан университеты басмаханәсендә 1901 елда басылган “Әсхабе кәһәф” исемнәре язылган төсле шәмаилнең дә гасыр башында ук ул якларда мәгълүм булганлыгы ачыкланды.
Әминә апаныӊ үзенә килгәндә, ул чыгышы буенча Оренбург якларыннан, хәзерге Сарташ (элекке Зианчура) районындагы Яӊавыл (Ново-Гафарово) авылыннан. 1958 елда Оренбург педагогия училищесен тәмамалаганнан соӊ, юллама белән Омск өлкәсенә җибәрелеп, Козгын авылы мәктәбенә билгеләнгән. Биредә Галиулла исемле егет белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр. Хәзер Әминә апа белән Галиулла абзый оныкларының Хафиз һәм Хәдичә исемле балаларына сөенеп яши.
Бу авылда да яхшылар урыны барлыгы турында сөйләделәр.
Козгыннан кайткач, Татар милли-мәдәният үзәгендә булып, аныӊ эшчәнлеге белән якыннан таныштык. Ул 2005 елда оештырылган. Аныӊ каршында “Шатлык” дигән ансамбль эшләп килә. Аӊа 2009 елда “Халык ансамбле” дигән исем бирелгән. Анда төрле һөнәр ияләре, мәктәп укучылары йөри. Ирешкән уӊышлары да бар. Мәсәлән, солистка, 6 сыйныф укучысы 2012 елда “Яӊа йолдыз” өлкә конкурсында икенче урынга лаек булган. 2013 елда “Тевриз районында милли мәдәниятне саклау һәм үстерү” программасы кысаларында “Күӊел бизәкләре” дип аталган сәхнә осталыгы конкурсын оештыру да Үзәкнеӊ эшчәнлегенә бәйле.
Алдагы көндә Әйрә (Кипо-Кулары) авылына килдек. Анда безне егерме биш ел клуб мөдире булып эшләгән Нурия Курмышева каршылады. Ул мулла вазифасын башкаручы Рафаел Фәттаховны күрергә тәкъдим итте. Рафаел әфәнде миӊа “Рисаләи фарыз гайн һәм дәгъват” дигән басма китапныӊ тулы нөсхәсен бирде, аннан соӊ, мәчет активы рәисе Гайнулла Шәрипов янына алып барды. Аӊарда шактый гына сирәк китаплар һәм кулъязмалар сакланганлыгы ачыкланды. Алар арасында XIX гасыр азагына караган, әйбер алып тору турында рус һәм татар телләрендәге документлар, кибеттән әҗәткә биреп тору турында язмалар да бар иде. Әйтергә кирәк, аларныӊ күбесе Гайнулла әфәнденеӊ бабасыныӊ әтисенеке булып чыкты. Г. Шәрипов тапшырган кулъязмалар арасында гарәп телендәгеләр дә, татарча шигырьләр тупламы да бар.
Шушы авылныӊ Мәхмүт исемле егете үзенеӊ автомобилендә дүрт чакрымда гына булган Актүбә (Азы) авылына да алып барды. Анда миӊа кирәкле материаллар табылмаса да, мулла вазифасын башкаручы Мөхәммәтҗан ага Уразов белән очрашу гыйбрәтле булды. Аныӊ бабалары бу якларга хәзерге Татарстанныӊ Апас районындагы Каратун авылыннан күченеп килгән булганнар. Кызганыч ки, нәселдәшләре белән бернинди дә элемтәләр булмаган.
1776 елда нигезләнгән Тау (Тавинский) авылында эшләү дә тиешле нәтиҗәләр бирмәде. Безне озатып йөрүче китапханәче Алсу ханым Алееваныӊ тырышлыгына да карамастан, кешеләр үзләрендә булган сирәк китапларын бирергә ашыкмадылар.
Анда имам Руслан Вахитовныӊ фидакяр эшчәнлеге игътибарны җәлеп итте. Ул эчкечелеккә каршы көрәшеп, авылда шактый уӊай нәтиҗәләргә ирешкән. Әйтүенә караганда, районда 7 мәчет төзеттергән (Козгындагысын һәм Кипо-Кулардагысын үзем дә күрдем). Үзе имамлык иткән мәчеткә кушып мәдрәсә бинасы да кордырткан. Анда проблемалы һәм зур гаилә балаларын төшке аш белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл иткән. Авылларга муллалар җитмәгәнгә дә бик борчыла ул.
Шул көннеӊ кичендә Усть-Ишим районы үзәгенә күчендек. Анда безне мәдәният һәм ял үзәгенеӊ “Старица” дип исемләнгән халык мәдәнияте үзәге белгече Снежана Кадыйрова каршы алды.
Бу районда эшебезне Әшеван авылында башладык. Анда миӊа Нурмөхәммәт ага Хәмитов (ул мулла вазифасын башкара) унике берәмлек материал бирде. Алар арасында бик яхшы сакланган, тулы “Мөхәммәдия” китабыныӊ басма бер нөсхәсе бар. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурмөхәммәт аганыӊ нәселләре Казан ягыннан булган. Ул үзе Тибенде авылында туып-үскән, бирегә ундүрт яшьләрендә килгән. Равилә Айнуллина тапшырган сирәк китаплардан “Йосыф вә Зөләйха” әсәренеӊ 1862 елгы ике басмасын, “Кыйссаи Сәйфелмөлек”, “Кыйссасел-әнбия” басма китапларыныӊ тулы булмаган нөсхәләрен әйтергә мөмкин.
Ишем елгасы буена урнашкан Әшеван авылы 1226 елда нигезләнгән икән. Аныӊ тирәсендә археологлар борынгы курганнар, шәһәрлекләр тапканнар.
Снежана ханым үзенеӊ автомобилендә 900 еллык тарихы булган Тюрметәки, ягъни халык телендәгечә Олы Бүрән авылына да алып барды. Аныӊ бер өлеше Ишем елгасы буенда үзәнлектә, ә икенче өлеше калкулыкта (аны Уба диләр) урнашкан. Анда туксан ике яшьлек Бибисара әби кызыклы риваятьләр сөйләде. Авылдан ерак түгел шәех Бигәч-ата астанасы бар.
Эбаргүл (икенче аталышы - Ихсиӊер) авылыныӊ барлыкка килүе турында төрле риваятьләр бар. Аларныӊ берсендә авылны Ибәрде дигән хан, икенчесендә Казан якларыннан килгән Эбаргүл исемле карт нигезләгән, диләр Авыл башта Иртыш елгасыныӊ каршы ягында Наримановка дигән калкулыкта булган. Әмма су басулар башлангач, халык авылныӊ хәзерге урынына күченгән.
Авылда безне клуб эшләре методикасы буенча белгеч, казакъ милләтеннән булган Чулпан (Шолпан) Тимербаева каршы алды. Ул Казакъстанныӊ Павлодар өлкәсендә туып-үскән, ире Ренат белән Омск шәһәрендә танышып өйләнешкәннәр. Ике телдә дә яхшы сөйләшә. Үз вакытында Мәскәү университетыныӊ тарих факультетына керү имтиханнары да тапшырган.
Авылда мулла вазифасын башкаручы Гайнулла Чамалетдинов (Җамалетдинов) үзендә сакланган “Мөхәммәдия” басма китабыныӊ тулы булмаган нөсхәсен, Коръәннеӊ әл-Иткан тәрҗемәсен бирде. Материаллар арасында, фикеремчә, бер хат аеруча кызыксыну уятты. Язылу датасы куелмаса да, аныӊ мәгълүм Октябрь түнтәрелешенә кадәр язылганлыгы ачык күренә. Соӊра әйтеләсе кайбер фикерләремә муафикъ бу язма белән тулысынча таныштыруны мәгъкуль күрдем. Аныӊ эчтәлеге шундый:
“Мөхтәрәм Сөнгатулла әфәнде белән Сафиулла әфәнде! Миӊа сезнеӊ белән бер мәдрәсәдә булмау бик күӊелсез, иптәшләр, дөнья вөҗдансыз, ул һәркемне үзенә әсир итә, үз теләгәненчә эш кыла. Минеӊ бу ел Манчылда калырга исәп юк иде. Дөнья әфәнде һич кая барырга рөхсәт итмәде. Шуныӊ белән калып куйдым. Шуныӊ өстенә шәрикләр дә булмады диярлек. Чөнки без өч кенә: бары иптәшем Рәҗәп әфәнде белән Тәүфикъ әфәнде. Менә шул сәбәпле күӊелсез, укулар да мөкәммәл түгел. Ана теле бөтенләй юк. Гарәп телен Йосыф Сәгыйдев укытган була. Ул да барлыгы түгел, хәдис, тәфсир, фикъһе. Янә гарәп теленә бер мөгаллим алган булганнар. Анысы бөтенләй агач. Ул, ягъни агач мөгаллим, безгә гакаид белән бәлягать укытган була. Без агач мөгаллимнеӊ таш шәкертләре укыган булабыз. Әлхасыйль, без Габдулла әфәнденеӊ дәресләренә карап торабыз. Миӊа калса, башкаларын күптән инде сыйныф бүлмәдән чыгарып йибәрер идем, ләкин иптәшләрем канәгать хасыйль кылсалар кирәк. Бу хакта мин Сафиулла әфәнде Мәдишевне исемә төшердем.
Әфәнделәр, мин сездән көз көне китаплар сораткан идем. Ләкин сез икегез берлектә миӊа бер хат язган идеӊез. Менә шул мәктүбеӊездә “Сораткан китапларыӊыз юк” дия җавап биргән икәнсез, соӊра без шул китапларны Троискидан алдырттык. Сезнеӊ шулай “юк” кына дип бик ансат җавап бирүеӊез минем өчен күӊелсез тоелды. Әмма “Эш” көтебханәсеннән “һәндәсә юк” диб җавап килде. Ләкин бик кирәк иде. Башка ясат хәбәр улмадыгы өчен сәламәтлек теләп сүземне шушы кадәрлә тәмам кыйлам. Мәгълүмеӊез Б. Шәрипов”.
Сочила ханым Хәкимова татар телендә язылган дини эчтәлекле кулъязма һәм кулъязма Коръәннеӊ сакланып калган биш битен тапшырды.
Шул ук көнне өйләдән соӊ күрше Илчебага (рәсми булмаган атамасы - Курты) авылына бардык. Анда миӊа, клуб хезмәткәре Клара ханым Йосыпова ярдәме белән, озак еллар авылда мулла вазифасын башкарган Гарәфетдин ага Гыймаев белән танышырга туры килде. Аныӊ әтисе ягыннан бабалары хәзерге Чуваш Республикасы, Комсомол районының Урмай, ә әнисе ягыннан - Татар Шырты авылыннан булганнар. Ул андагы туганнарын да эзләп тапкан, берникадәр аралашканнар да. Әмма, буыннар алмашыну сәбәпле, соӊгы вакытларда элемтәләр бөтенләй өзелгән. Ул миӊа “Рисаләи Газизә” китабын тапшырды.
Авыл атамасыныӊ килеп чыгышы Багый (Бакый) исемле кешегә бәйле рәвештә аӊлатыла. Имеш, ул Санкт-Петербургка барып, авылдашларына Русия подданлыгы алып кайткан. Шуӊа күрә, аны Илче Багый дип атаганнар. Шуннан ул исем авыл атамасына әверелеп, Илчебага шәкелен алган.
Каенавыл - район үзәгеннән 67 километр ераклыкта, Төмән өлкәсе белән чиктә урнашкан. Анда Рәисә апа Рәхимова алты бите генә сакланып калган фарсы телендә кулъязма, Уразабига Яхина ике кулъязма, Мәрьям Ниясуллина берничә басма китап бирде.
Бу авылда игътибарны җәлеп иткән бер күренеш - ул да булса зиратта кабер өстенә куелган киртмәнеӊ (бу якларда махсус бураны шулай дип атыйлар) эчке ягындагы бер почмагына өч буынлы итеп сырлап эшләнгән багана бастырып кую. Мәрхүм ир-ат җенесеннән булса, багана башына ярымай, ә хатын-кызныкына - тарак беркетелә.
Саургач авылында исә багана киртмәнеӊ тышына, җиргә казып утыртыла. Мәрхүмнеӊ хатын-кыз икәнлеген белдерә торган тарак өстенә ярымай да куела икән.
Саургачта шундый өч астана (изгеләр каберлеге) бар. Аларныӊ берсен, авыл кешеләре ярдәмендә, Илсөяр Закирова белән зиярәт кылдык, традицион гадәт буенча садакалар салдык. Әйтергә кирәк, астана өчен авылда бер җаваплы кеше билгеләнә икән. Ул әхлакый яктан үрнәкле булырга, яхшыларга багышлап махсус хәтем укытырга тиеш. Ул кешедә астана китабы да сакланганлыгын әйттеләр, ләкин аны беркемгә дә күрсәтергә һәм авылдан читкә чыгарылырга ярамаганлыгын аӊлаттылар. Икенче бер астанада Керман шәһәреннән (Иран) булган Мөсләхетдин шәехнеӊ шәһит киткән өлкән кызы Салиха биби җәсәде дәфен кылганлыгы мәгълүм. Хәзерге вакытта бу авылда Идел-Урал төбәкләреннән ХХ гасырда килеп төпләнгән милләттәшләребез дә бар икән.
Саургачта тагын бер гыйбрәтле язмыш иясен очраттым. Ул - таҗик милләтеннән булган Дәүран Кәримов. Таҗикстанныӊ Куляб өлкәсе, Фархор районындагы Комсомол кышлагында туып-үскән. Хатыны Клара ханым белән 70 нче еллар уртасында Тубыл шәһәрендә танышып кавышканнар. Берникадәр Таҗикстанда яшәгәннәр һәм анда мәгълүм үзгәрешләр башлангач, бирегә күченеп килгәннәр. Гаиләсе шактый гына ишле. Үзе кочегар булып эшли, мулла вазифасын да башкара, ясалма чәчәкләр эшләү белән дә шөгыльләнә. Кыскасы, үз телендә дә, татарча да яхшы сөйләшә торган, тиз аралашучан Дәүран матур яшәргә тырыша.
Авылда мине озатып йөрүче Вәлия Рәхимова (ул клуб хезмәткәре, мәдәни эшләрне оештыручы) никадәр тырышлык куйса да, күргән сирәк басма китапларны үзләрендә калдыруны кирәк таптылар.
Экспедициянеӊ соӊгы эше Тибенде авылында булды. Ул якынча 1472 елда нигезләнгән. 2012 елда аныӊ 540 еллыгын зурлап үткәргәннәр. Безгә бәйрәмнеӊ видеоязмасын да күрергә насыйп булды.
Авыл клубыныӊ китапханәсендә, шактый гына, Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар да бар икән. Мине озатып йөрүче, клуб методикасы буенча белгеч Айсылу Рабикова (ул бирегә Олы Бүрәннән килен булып төшкән) әйтүенә караганда, кызганыч, ул китапларны укучылар сирәгәеп бара икән. Бу - мәктәптә туган тел укытмауның аянычлы нәтиҗәсе.
Авылда кирпечтән бик матур яӊа мәчет тә төзеп куйганнар. Бу изге эшне башлап йөргән Әбделхәбир Уразов фаҗигале рәвештә вафат булганнан соӊ, әлегә мулла вазифасын башкаручы гына юк икән.
Экспедиция авылдан кузгалырга җыенганда, инде айлар буе көттергән шифалы яӊгыр да сибәли башлады. Без моны, рамазан шәрифтә изге эшләр белән йөрүебез нәтиҗәсе, дип юрадык. Кем белә, Тукай язганча, “Күктә ни булмас дисеӊ, - очсыз-кырыйсыз күк бит ул!”.
Безне районныӊ мәдәният һәм ял йортында зыяфәт өстәл әзерләп, мәдәният бүлеге башлыгы Вячеслав Швеин, яшьләр белән эшләү методисты Татьяна Таныгина, балалар белән эшләү методисты Екатерина Кульпина, фольклор буенча белгеч Галина Ануина, информация-методика үзәге җитәкчесе Людмила Терехова көтеп торалар иде. Ике яктан да бүләкләр тапшыру мәрасиме тәмамлангач, дустанә сөйләшү, фикер алышу булды.
Бу яклардагы сирәк китаплар һәм кулъязмаларныӊ аз саклануы берничә объектив сәбәп белән аӊлатыла. Беренчедән, дәһрилек чорында гарәп хәрефендә язылган һәр кәгазьне юк итү кампаниясе анда да тиешле дәрәҗәдә үткәрелгән. Икенчедән, андый китапларныӊ хуҗасы вафат булса, аларны туганнарына яки башка кешеләргә тарату-өләшү гадәте бар икән. Өченчедән, булган китапларны, укый белүче булмаса да, нәсел ядкәре итеп сакларга тырышу тенденциясе көчле. Күргән-табылган материалларга нигезләнеп шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: без тикшергән авылларда, Коръәни Кәримнән тыш, “Мөхәммәдия”, “Фазаилеш-шөһүр”,
“Китабе шәрхе фикъһе Кәйдани белафзы әт-төрки”, “Һәза әл-китаб төхфәтел-мөлек”, “Кифая әл-әхбар фи сәйр ән-нәби әл-мохтар”, “Шәвәһад әл-хак”, “Рисаләи Газизә”, “Гакыйдәт әһлел-хак”, “Мохтасар әл-викая” тәрҗемәсе, “Китаб мостатаб рахәт дил”, “Рәүнәкъел-Ислам”, “Китаб әл-фарыз әд-даими лил-балигъ вәл-бәлягать мин мәснәгать әл-ахунд әл-Мәчкәрәви”, “Кырык хәдис”, “Кыйссасел-әнбия”, “Йосыф вә Зөләйха”, “Кыйссаи Сәйфелмөлек”, “Мәнзумәте игътикадия” һәм башка китаплар киӊ таралыш алган булган. Дөрес, бу катгый төгәллеккә дәгъва итми, әлбәттә.
Биредә дә халыкның көнкүреш шартларын яхшырту буенча проблемалар җитәрлек. Авылларга асфальт юлларныӊ булмавы, газ үткәрелмәгәнлеге аеруча күзгә ташланып тора. Ә Себердәге нефть һәм газ дөньяныӊ бик күп илләренә озатыла бит югыйсә. Югарыда китерелгән Б. Шәрипов хакында әйтелгәнчә, ана телен, ягьни татар теле һәм әдәбиятын укыту мәктәп программасыннан бөтенләй төшереп калдырылу йөрәкне әрнетә. Язма мәдәнияте булган милләттәшләребезне XXI гасырда үз әлифбасы да булмаган кабиләләр рәтенә төшерү булып чыга түгелме соң бу?!
Татарстан телевидениесе җитәкчелеге анда яшәүче милләттәшләребез турында актуаль темага багышланган тапшырулар оештыруны җайга салса, бик тә урынлы булыр иде. Халык исәбен алганда: “Без бер халык!” - дип сөйләргә яратабыз бит. Киӊ дөнья аренасына чыгарылсалар, алар да урындагы җитәкче органнар алдына үзләренеӊ проблемаларын кыюрак куярлар иде. Анда-монда бер якныӊ концертын тамаша кылып, тәлинкә антенна аркылы икенче якныӊ тапшыруларын карап кына җитди, төп мәсьәләләрне хәл итеп булмый. Себер татарлары да бит милли тәсбихыбызныӊ энҗеләре!
Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. - Казан, 2015. - 460 б.
http://antat.ru/ru/iyli/publishing/book/