Фәрзәнә КУЛЕЕВА Мәктәбебезнең Омск өлкәсе татарларының милли үзаңын үстерүгә керткән бәрәкәтле хезмәте үзен озак сиздереп торачак әле.
Бу ел Укытучы елы дип игълан ителде. «Укытучы елы» диюгә, һәрберебезнең күз алдына укыган мәктәбе, укытучылары һәм, мәктәп еллары белән бәйле, беренче мәхәббәт кебек, гомер буена озата баручы иң-иң саф һәм садә хатирәләре килеп басадыр.
Минем хатирәләрем Омск өлкәсенең Тара шәһәрендәге 8 нче татар мәктәбе белән бәйле. Мәктәбем инде күптән юк, әмма аның Омск өлкәсенең төньяк районнарында яшәүче татарларга аң-белем, тәрбия бирүгә, аларның милли үзаңын үстерүгә керткән бәрәкәтле хезмәтенең нәтиҗәсе, минемчә, үзен озак-озак еллар буена сиздереп торачак әле.
Тарадагы татар мәктәбенең тарихы шәһәрдә 1871 елда мәчет ачылудан башлана. Шул ук елда мәчет каршында мәдрәсә ачыла. Анда Рәхмәтулла Юнысов, Абделхак Хәмидов, ... Мамлеева дигән мөгаллимнәр эшләгәнлеге мәгълүм. Совет чорында мәдрәсә башлангыч мәктәпкә әверелдерелеп, күп еллар буена балаларга башлангыч белем биреп килә. 1934-1935 елларда ул җидееллыкка әверелдерелә, әлеге үсеш-үзгәрешнең башында мәктәп директоры Кулеев Галләметдин (
минем әтием, 1938 елда «халык дошманы» дип ун елга репрессияләнә) тора.
Мине, рус балалар бакчасына йөреп, бер авыз татарча сөйләшмәгән кызын, әни 1945 елда шушы мәктәпкә укырга бирә. «Бу бала урыска әйләнеп бетә инде, дип курка идем», - дигәнен хәтерлим.
1948-49 уку елында 8 нче сыйныф ачылды, һәм мәктәп Тара шәһәренең 8 нче номерлы татар урта мәктәбе дип йөртелә башлады.
Урта мәктәпне ачучы кеше - директор Иштирәков Кафи Абдул улы - бик шәп географ булуы өстенә, Бөек Ватан сугышында ярты Европаны үткән солдат иде. Җаны-тәне белән үз милләтен сөюче әлеге асыл ир-егет мәктәпнең материаль нигезен ныгытуга, кадрлар булдыруга, укытучының дәрәҗәсен күтәрүгә әйтеп бетергесез зур өлеш кертте.
8 нче сыйныф ачылу безнең татар балалары язмышында хәлиткеч роль уйнады. Сугыш һәм башка сәбәпләр аркасында җиденче сыйныфтан соң белем алудан мәхрүм калган 18-19 яшьлек үсмерләр безнең мәктәптә 8 нче сыйныфта укый башладылар. Икенче елны инде 9 нчы сыйныф ачылды. Омск өлкәсенең Тара, Тәвриз, Евгащин, Үлән Күл, Усть-Ишим һәм башка районнарының татар җидееллык мәктәпләрен тәмамлаган күпсанлы укучылары безнең мәктәптә урта белем алып чыктылар. Урта мәктәпнең беренче чыгарылышыннан сигез кеше алга таба укытучы һөнәрен сайлады. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең мәктәптән соң югары уку йортына юл алган бер генә кешенең керү имтиханын бирә алмыйча, кире борылып кайтканы булмады.
Мәктәбебез белем бирү үзәге генә түгел, мәдәни-агарту үзәге дә иде.
Ул вакытта әле телевизорлар юк, авылга аена бер кино килсә бик әйбәт инде. Кышын атларга төялеп, татар авылларына концертлар куярга чыгып китә идек. Мәктәп укучылары үзебезнең Тара татарлары өчен даими рәвештә спектакль-концертлар куя килде.
Шул ук Кафи абый тырышлыгы белән мәктәбебез ике катлы мәһабәт бинага күченде. Революция чорында Төркиягә киткән
Айтикин дигән байның йорты иде ул. Аның зур ишегалды, бакчасы бар иде, бу исә безгә рәхәтләнеп бакчачылык һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырды. Ул заманда яшь натуралистлар хәрәкәте бик көчле иде. Безнең, гомумән, бөтен җәебез мәктәп бакчасында уза иде диярлек, шуның нәтиҗәсе буларак, һәр көз шәһәрдә үткәрелгән күргәзмәләрдән призлар, бүләкләр төяп кайта итек. Спорт буенча да шәһәр мәктәпләре арасында беренчелекне бирмәдек, «Партизанка» колхозында җитен җыеп көлтә бәйләгәндә дә безгә тиңнәр табылмый иде. Чөнки оешканлык, бердәмлек, дуслык безнең мәктәп өчен горурлык, кая гына барсак та, максатыбыз беренче булу иде.
Тарадагы татар мәктәбе укытучылар коллективының көчле булуы белән дә аерылып торды. Башлангыч сыйныф укытучылары Мәрвия, Фәймә, Нурия апалар, математика укытучысы Фатыйма апа Бакирова, тарих укытучысы Зәлифә апа Бәширова, рус теле укытучысы Алимә апа Абдрахманова һәм башкалар - болар бар да, Чеховча әйтсәк, йөзләре дә, киемнәре дә, уйлары да, җаннары да гүзәл шәхесләр иде. Югары сыйныфлардагы сыйныф җитәкчем Корней Аронович Варкентин, Идел буеннан сөрелгән киң эрудицияле немец кешесе исә үзенең укучыларын чын күңеленнән кайгыртучы олы җанлы кеше булып хәтердә калды. Кыскасы, Тукайның «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!» дигән шигарен гамәлгә ашырып яшәүчеләр иде безнең укытучылар. (Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казанда югары белем алуга һәм озак еллар буена югары уку йортында белем бирү дәрәҗәсенә ирешүемдә әлеге фидакарь шәхесләрнең өлеше бәяләп бетергесез!)
Җирле кадрларга кытлык кичергәнлектән, укытучылар Казаннан да чакырыла иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәния апа Хөсәенова белән Лия апа Хәйдәрова, Казаннан килеп, бездә кияүгә чыгып төпләнеп калдылар. Алар безне бөек татар язучылары һәм шагыйрьләре белән таныштырды, татар әдәбиятын яратырга, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтте.
Әлеге укытучы апаларыбыз, Себергә килеп төшкәч, «Син кемтәйте? (Син кемсең?)» - дип сораган себер кешесенә ни дип җавап бирергә белмәгәннәрен көлеп сөйли торганнар иде. Әлбәттә, җирле телне алар бик тиз үзләштерде.
Башлангыч сыйныфларда укыту тулысынча татар телендә, ә 6 нчы сыйныфтан башлап кайбер фәннәр рус телендә алып барылган мәктәбебезгә 1960 нчы еллар уртасында «тулысынча рус телендә укытуга күчәргә» дигән әмер килә. Тоталитар режимның милләтләрне бетереп, «совет кешесе» дигән ясалма тип барлыкка китерүгә юнәлтелгән ямьсез сәясәте иде бу. Һәм бу сәясәт милләт өчен генә түгел, конкрет ата-ана, бала өчен дә гаять дәрәҗәдә зыянлы һәм зарарлы иде. Русча бер авыз сүз белмәгән балалар, шул рәвешле, чит-ят тел даирәсенә, бөтенләй башка мохиткә килеп керергә мәҗбүр ителә башлады. Әлбәттә, мондый система укыту-тәрбия эшен алга этәрмәде. Тулысынча рус телендә укытуга күчү укытучылар өчен дә зур кыенлык тудырды. Казаннан килгән укытучылар икенче елны ук кире Татарстанга кайтып киттеләр.
Чөнки милли мәктәпләрнең бетәчәге көн кебек ачык иде. Телне бетерим дисәң, бернинди тыюлар да кирәкми икән, бары тик милли мәктәпләрне генә ябып куярга кирәк икән...
Безнең мәктәп 23 ел яшәде. 1972-73 уку елы соңгы чыгарылыш елы булды.
Мин 1955 елдан бирле Казанда яшим. Тарадан унҗиде яшемдә чыгып китсәм дә, аны һаман да җир йөзендәге иң матур шәһәрләрдән саныйм...
1995 елда Тарага кайтып, безнең мәктәпне тәмамлаучыларның очрашу бәйрәмен оештыруга ирештем. Мәктәп ябылганнан соң татарлар өчен уздырылган беренче күңелле вакыйга булды ул. Аннан бер ел элгәре, Тара шәһәренең 400 еллыгы уңаеннан ял паркында оештырылган бәйрәм тантанасында татарларга нибары сәгать ярым вакыт бирелүенә күңелем рәнҗеп кайткан иде. Парк директорын, тагын бер елдан көндезге 12 дән кичке 8 гә кадәр сабакташларның очрашу бәйрәмен оештырабыз, дип кисәттем. Гариза калдырдым. Бер ел узгач, Тарага кайтып, парк директоры, администрация башлыгы һәм башкалар белән оештыру эшләрен, акча мәсьәләләрен хәл иттем. Якташ дуслар, сабакташлар да ярдәмгә килде.
Безнең Очрашу бәйрәме шәһәр юбилееннан күпкә үзгә булды. Зур капкаларны бикләп алып, аракы, сыра төягән машиналарны якын да җибәрмәдек. Эчтәлекле концерт, уеннар, кызык-кызык конкурслар оештырдык, бүләкләр бирдек.
Тәртип саклаучылар: «Татарлар эчмичә дә күңел ача беләләр икән!» - дип шаккатып сөйләгәннәр. Якташларым әле дә шул бәйрәмне сагынып искә алалар.
Бүгенге көндә Тара шәһәрендә татар, рус, немец, латыш бүлекләрен берләштергән Милли мәдәниятләр берләшмәсе эшләп килә. Маматов Илдар җитәкчелегендәге Татар милли үзәге башкарган күркәм эшләрне күргәч, сокланмый, якташлар белән горурланмый мөмкин түгел. Ике ел элек кайтуымда «Иң оста шигырь сөйләүче» дигән конкурс оештырганнар иде. Жюри әгъзасы буларак, Тәвриз, Усть-Ишим, Үлән Күл һәм башка районнардан килгән балаларның татар телендә чатнатып шигырь укуларына таң калып кайттым. Төбәгебездәге «Нур», «Уыш» ансамбльләрен дә чын фидакарьләр дип атар идем. Милли мәктәпләребез ябылып беткән булса да, телебез әле яши, җыр-моңнарыбыз саклана икән, димәк киләчәккә дә өмет белән карарга була дигән сүз бит бу.
Мәктәпне тәмамлавыма быел төп-төгәл 55 ел тулды. Бергә укыган сабакташларымны шушы көнгә исән-имин килеп җитүебез белән котлап, хәерле тормышлар теләп калам. Туган мәктәбебез биргән яшәү дәрте сүнмәсен, күңелләребездәге милли хисләр сүрелмәсен иде!
РЕДАКЦИЯДӘН
Авторның язмасы кулыбызга килеп керү белән диярлек, Омск өлкәсенең Тара шәһәреннән хат килеп төште. Конвертны ачкач, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады: хатны безгә Фәрзәнә Кулееваның яраткан укытучыларының берсе юллаган иде:
«Хөрмәтле
«Сөембикә» журналы редакциясендә эшләүчеләр, мине туган ягымдагы хәлләр белән таныштырып торучылар! Мин тумышым белән Татарстанның Минзәлә районы Тауасты Байлар авылыннан. 1950 елда Казан педагогия институтын тәмамлап, курсташым Фәүзия Хикмәтуллина белән юллама буенча Омскига килдем. Безне ОблОНОда шулай ук Казаннан килгән яшь кенә хатын-кыз каршы алып, Тара шәһәрендәге татар мәктәбенә озатты. Мин биредә татар теле һәм әдәбияты укыттым, егерме ел буена укыту бүлеге мөдире булып эшләдем. (Фәүзия, туберкулез белән авырып, Пермь шәһәрендәге апасы янына кайтып вафат булды.) Биредә яшәү чорымда, шөкер, зур ихтирам һәм хөрмәт казандым, берничә мәртәбә шәһәр Советына депутат итеп сайландым. Миңа хәзер 82 яшь. «Сөембикә»дән аерылганым юк. Өстәл китабым - Тукай томнары. Үзем дә күңелемдә йөргән хисләрне шигырь юлларына салып дәфтәргә төшерергә яратам. Түбәндәге шигырем моннан берничә еллар элек, «Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылачак» дигән хәбәрне ишеткәннән соң язылган иде. Минемчә, ул бүгенге вазгыятьтә, халык санын алу кампаниясе алдыннан да бик урынлы яңгырый кебек...
Бүген мин хәбәр алдым Казаннан,
Анда халкым бөек җиңү казанган:
Анда милли югары уку йорты ачылган,
Шушы хәбәр матбугатта басылган.
Бу хәбәргә килде Тукайны уятасым,
Аның күңелендә шатлык кузгатасым:
- Сөен, Тукай, милләтең үлмәгән, ул яшәр,
Аның даны әле күкләргә ашар!
Сезне бер күрергә зар булып, яратып, сагынып калучы якташыгыз Фәния ХӨСӘЕНОВА.
Омск өлкәсе, Тара шәһәре.»
«Сөембикә» журналы, №10, 2010 ел