99. КЕБЕГЕН КЕБЕК ТӘ...
Элекке заманда бер татар сарык суйган. Сарыкның ите бик симез икән. Малае караган да:
- Чучка ите шикелле,- дигән.
Малае шулай дигәч, татар сарык ите нәҗесләнде дип базарга чыгарып саткан да, икенче сарыгын суйган. Ә бусы тагын да симезрәк булган. Малае сарык итенә карап торган-торган да:
- Кебеген кебек тә инде, әйтергә генә ярамый,- дигән.
99. Кебеген кебек тә... I. ФФ, 1968, экспедиция, Омск өлк. Тара р-ны Бүксем авылында Н. Шакировтан Н. Ибраһимов язып алган.
Татар халык иҗаты. Мәзәкләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979 г.
Бүксем (Нерпенко)