Очередное из найденного в библиотеке. Это пока наиболее полная биография Хадичи Шаммасовой, которую читал. И конечно фотография! Ее стихотворения размещу позднее.
Хәдичә Сөнгатулла кызы Сәйфетдинова-Шаммасова (әдәби псевдонимы - Бинте Сөнгать Задә Хәдичә) 1875 елда хәзерге Ульянов өлкәсенең Чардаклы районы Зур Колмаер авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне анасы Хәлимәдән ала, үсә төшкәч, атасының туган авылы Кызылсуда торып, Җамалый хәзрәттән гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Хәдичәне күреп белүчеләр аның яшьтән үк фольклор белән кызыксынуы, сүз арасында мәкаль, әйтемнәр кушып сөйләргә яратуы, гомумән, телгә оста, җор табигатьле кеше булуы турында искә алалар.
1897 елны, кияүгә чыгу сәбәпле, ул Җүрәй авылына күчеп килә, берникадәр вакыттан соң шунда кыз балалар укыта башлый. 1908 елда, янә туган авылына кайтып, мөгаллимәләр хәзерләү курсларында укый, аннары ысулы җәдит мәктәбендә кыз балаларны укытуын дәвам иттерә. Нәкъ шул елларда ул иҗат эшенә дә керешә.
Ул елларда авыл мөгаллиме һәм мөгаллимәләренә, бигрәк тә яңа метод белән укытучыларга, күп каршылыкларга очрарга, төрле мәсхәрәле сүзләр ишетергә туры килгән. (Андый мөгаллимәләрнең аяныч хәле М. Фәйзинең «Кызганыч» драмасында Гәүһәр образында аеруча көчле сурәтләнә.) Хәдичә Шаммасова да шундый авырлыкларны үз башыннан кичергән мөгаллимә.
Шулай да, әлеге каршылыкларга, хаксыз рәнҗетүләргә карамастан, ул үзенең яраткан эшенә турылыклы булып кала: утыз биш ел буена укытуын дәвам иттерә. Чөнки аны авылның халкы хөрмәт итә. Шул турыда элекке укучыларыннан берсе Зөләйха Галимова: «Хәдичә апа ачык йөзле, сүзгә оста, көчле һәм моңлы, авыл халкы арасында игътибарлы, һәм хөрмәтле укытучы, иде. Ул бик күп газета һәм журналлар яздырып ала, аларны укучыларына һәм авыл хатын-кызларына укып бирә, үзенең бай көтепханәсе бар иде», - дип яза.
Авыл укытучыларына матбугатка чыгу, бигрәк тә китапларын бастыру җиңел булмаган. Хәдичәнең дә шигъри җыентыкларының кулъязмасын башта кире кайтаралар. Мәгърифәт һәм хатын-кыз иреге өчен көрәшеп килгән мөгаллимә җиңелергә теләми: «Безне кайгыртмаучыларга!» һәм «Матбугат галәменә» исемле публицистик шигъри мөрәҗәгатен өстәп, шигырь җыентыкларын яңадан нәшриятка җибәрә:
Сез шигырь бабында эзлисез Тукаевны, ахрысы,-
Ул кояш җиргә күмелгән, тик җиһанда яктысы.
Сез көтәсез микән әллә баштан ук тау хәтле ут,
Әүвәл үк зур булмый бит ул, башта күрнә чаткысы...
Ирләрнең язганнары да айәте Коръән түгел.
Шәпләре күп булса да, бар бит арада чаклысы.
Бу шигъри юллар наширләрне уйга калдыра, алар: «Без шушы саф къәлбдән чыккан рәҗа вә ниязларга ригайәтән нәшер итәргә карар вирдек», - дип, җыентыкларны бастырып чыгарырга мәҗбүр булалар.
Шулай итеп, Хәдичә Шаммасованың 1913 елда «Кызлар бакчасы» исемле, 29 әсәрен эченә алган беренче җыентыгы һәм 1915 елда Кәримевләр матбагасында «Таң җиле» исемле икенче шигъри җыентыгы * дөнья күрә. Соңгысына шагыйрәнең 37 шигыре урнаштырылган.
X. Шаммасова хикәяләр дә яза. Аның «Гәүһәр түгел, Морат алданды» исемле хикәясе, 1917 елда Кәримевләр матбагасына тапшырылган булса да, басылмый кала.
Алдынгы карашлы мөгаллимәләрнең берсе булган Хәдичә Шаммасова Октябрь революциясеннән соң да Мәләкәс өязенең татарлар яшәгән авылларында мәгариф системасында эшли.
Ул 74 яшендә 1949 елның 9 маенда туган авылында вафат була.
* «Таң җиле» җыентыгының тышлык битендә: «Мөэллифәсе: Зур Колмаерда мөгаллимә бинте Сөнгать Задә Хәдичә (зәүҗәте әл-хаҗ
Гариф Шаммасов)» дип имза куелган, һәм эпиграф итеп түбәндәге шигъри юллар китерелгән:
Таң җиле, ис, күңлем нечкәрт, сайра - бул шуңа сандугач.
Бәлки без дә уйганырмыз, җилләр исеп таң тугач.
Юкса һич мөмкин түгел: без уйналмыйбыз болай,
Таң ягындан әйдә син ис - йоклаган күземне ач.
Рәҗа вә ниязларга ригайәтән - үтенү һәм ялваруларга ихтирам йөзеннән.
Хәдичә Шаммасованың 1913 елда Казанда басылып чыккан «Кызлар бакчасы, яки һәмширәләремә тәзкирәм» исемле шигырьләр җыентыгының тышлыгы.
Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре. Төзүчесе, кереш сүз һәм искәрмәләр авторы Мөхәммәт Гайнуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.