Вот еще одна из библиотечных находок: размещаю несколько стихотворений одного из классиков татарской поэзии XIX века Габделжаббара Кандалый (1797-1860), найденные в рукописях у жителей Калмаюра.
Габделжаббар Кандалый - родом из д. Ст.Кандал Ставропольского у. Самарской губ. (ныне Ульяновская обл.). Это наш земляк и, видимо, поэтому много его стихов было найдено в селах Ульяновской области. Здесь в блоге я привел только те, что были найдены в Калмаюре.
В комментариях к стихотворениям был указан неправильно возраст Хадичи Сайфутдиновой. Она прожила только 74 года, а там написано "80-летней".
Кстати, на титульном развороте книги стояли штампы "Личная библиотека Рафаэля Ильясова" и "Передано в дар Национальной библиотеке Республики Татарстан". Мне в 90-е годы один раз довелось участвовать в встрече с этим человеком. Увы, ничего о нем почти не знаю. Вот что
написано в энциклопедии:
Белялов Рафаэль Нуриевич (1940-1999)- композитор, пианист, педагог, Заслуженный деятель искусств Татарской АССР. Преподавал в Казанской консерватории. Воспитал несколько известных композиторов.
Спасибо ему за эту книгу, переданную им в дар людям. Урыны оҗмахта булсын!
* * *
Гыйлемлек нурани җәүһәр
Ки мөэминләр содурында;
Һәуа бер аждаһа кеби
Чыгар җисмең къөбурендә.
Гыйлем сахибе һичбер дә
Черемәс - үлсә дә - гүрдә,
Тереклекдә җире - түрдә,
Булыр мәҗлес хозурында.
Һәуа сахибе зурланыр,
Кәсеб итәргә хурланыр,
Зәмимә берлә болганыр,
Булыр нәфесе зурында.
Нурани җәүһәр - нурлы (нурдан барлыкка килгән) җәүһәр.
Содурында - күкрәгендә.
Һәуа - монда: эрелек, тәкәбберлек.
Җисмең къөбурендә - тәнең каберендә.
Сахиб - хуҗа, ия.
Җире - урыны.
Хозурында - каршында, алдында.
Зәмимә - бозыклык, начар эш.
Булыр нәфесе зурында - нәфесе көчләвендә булыр.
*** («Гыйлемлек нурани җәүһәр...»). Парча Ульянов өлкәсе Чардаклы районы Татар Колмаеры авылыннан М. Юсупова язып алынган буенча ГКШда «Гыйлемлек һәм һавалык» дигән исем белән (77) һәм (ГКШ, 72 һәм 183 бб.; ХТ-64, 140-141 бб.).
* * *
Туганлык кадрене белсә - туган ул,
Әгәр белмәсә - бер ачы суган ул!
*** («Туганлык кадрене белсә - туган ул...»). Парча «Белсә һәм белмәсә» исеме белән ГКШда басылган (71 һәм 183 б.; Ульянов өлкәсе Чардаклы районы Татар Колмаеры авылыннан М. Юсупова үз әнисеннән язып алган). Күчермәсе: № 1844 т. кулъязмада теркәлгән (70 б.).
* * *
Алдар Чумай - агадин ага,
Ник йөри ягадин яга?
Ишан биргән, имеш, сага,
Шуның өчен йиңел чаба.
*** («Алдар Чумай - агадин ага...»). ЛҖМ буенча бирелде. (17а б.). Ульянов өлкәсе Зур Колмаер авылында 80 яшьлек Хәдичә Сәйфетдиновадан 1949 елга хәтле язып алынган. Л. Җәлэй фикеренчә, ишаннар куштаны бер шымчыга адресланган; зуррак күлемле шигырьнең өзеге булырга тиеш.
1 Сага - «сагалап (күзәтеп) йөрүче бурычы» (Л. Җәләй аңлатмасы).
* * *
Дийә кат 1 ки:- Читек кимә,
Гаед2 елда ике килә;
Мона угълың йитеп килә,-
Аңарга калсын ул мирас.
Бабаңдан калмыш атаңа,
Атаңдан соң дәхи сәңа.
Ки сәндин калсын угълыңа,-
Нәселгә калсын ул мирас...
(«Дийә кат ки: - Читек кимә...»). Шигъри өзек ЛҖМ буенча бирелә (17б б.); «Ярлы крестьян турында (Хәтимәгә)» дигән баш куелган; текст Ульянов өлкәсенең Зур Колмаер авылыннан 80 яшьлек Хәдичә Сәйфетдиновадан язып алынган. Җәяләр эчендәге сүзнең кеше исеме дә, яисә «йомгак» мәгънәсендәге «хатимә» сүзе булуы да ихтимал.
1 Әгәр бу сүз «карт»тан бозылган булмаса, гыйбарәне «дийә кабат...» дип аңларга мөмкин.
2 Гаед (гъәйд) - дини бәйрәмнәрдән ураза һәм корбан гаетләре күздә тотыла.
Кандалый Габделҗәббар. Шигырьләр һәм поэмалар. Төзүчесе, текст һәм искәрмәләрне хәзерләүче, кереш сүз авторы М. Госманов.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 558 бит.
Җыентыкка XIX гасыр башы татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Габделҗәббар Кандалыйның (1797-1860) шигырьләре һәм поэмалары тупланды.