Sep 10, 2007 12:52
Көз... Күк соры тестә. Кояш күренми. Яңгыр явам-явам дип тора. Кичәге кебек. Бу сиңа тиз явып утә торган җәйге яңгыр түгел. Ява башласа - төнгә кадәр явачак. Җәй үтте дә китте, сизми дә калдым..
Узган атнада бәрәнге алган идем, бераз калган иде, кичә калдыкларын алып яттым. Болай дә өлгермәдем - бер буразна калды. Яңгыр ява башлады.
Әммә агачтагы яфракларга әле сары төс кермәгән. Димәк көз пулный хутка әле башланмаган....
Аннары бит әбиләр чуагы булырга тиеш! Тучны!!!
Сручны требую башларга әбиләр чуагы!
әбиләр чуагы,
Көз