Livejournal
Log in
Post
Friends
My journal
agness_melony
Дәшмәгезче миңа бүген
Mar 19, 2018 22:58
Дәшмәгезче миңа бүген -
Күңелем тулган.
Күз яшьләрен көчкә генә
Тыеп торам.
Без сәбәпсез. Ни булганын
Үзем аңламыйм.
Йөрәк тибә үксеп-ярсып,
Урын табалмый.
Әллә нәрсәдер сиземләп,
Өзгәләнә җаным?..
Әллә бик тиз үтеп киттем,
Әллә соңга калдым...
туган тел
,
татар теле
,
татарча
,
татарча язам
,
шигырь
Leave a comment
Read comments 5
Previous post
Next post
Up