3 нче чыгарылыш тантанасы

Apr 24, 2012 20:56

18 апрель көнне  Балтач Үзәк мәчетендә Ислам динен кабул итүгә  1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең Балтачтагы кичке бүлегенең 3 нче чыгарылыш  тантанасы үтте. Шушы зур тантанада катнашу өчен мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Призиденты Идарәсенең дини оешмалар  белән хезмәттәшлек итү буенча җитәкчесе Марат Илшат улы Гатин һәм Балтач районы башлыгы  урынбасары Закиев Вакыйф Мансур улы килделәр. Мөфтиебез үз куллары белән укуларын тәмамлаган 22 шәкерткә диплом тапшырды.

Балтач мәчетендә эшләп килүче шушы Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлеге 2007 нче елдан ук эшләп килә. Шушы вакыт эчендә 3 чыгарылыш булып 74 шәкерткә диплом тапшырылды һәм аларның яртысы диялек алган белемнәрен белән дәресләр бирәләр һәм динебезгә хезмәт итәләр. Мәдрәсәдә уку 3 ел. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә барлыгы 83 шәкерт белем ала. Сезне дә көтеп калабыз!









Мәдрәсә, Балтач, Шәкерт

Previous post Next post
Up