18 сентябрьдә безнең мәдрәсәдә Идел буе һәм Вахитов районы имамнарының милли тарих һәм дини агарту проектларын тәкъдир итү кичәсе була. Кичә 16.00 да башлана. Аны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып бара.
Программада:
1. Коръән уку, дога кылу.
2. «Игътибарга лаеклы яңалык» Наил хаҗи Таиров (тарих фәннәре докторы)
3. Рафыйк Мөхәммәтшин (сәясәт фәннәре докторы, Рәсәй Ислам университеты ректоры)
4. Нияз хәзрәт Сабиров (ТДН дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты).
5. Ирек Мансур улы Арсланов (Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы)
6. «Иске Татар зиратындагы мәшһүр дин һәм милләт вәкилләре каберлекләрен барлау». Роберт хаҗи Валиев (Иске Татар зираты администрациясе директоры)
7. Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнарындагы мәчетләр турындагы белешмәлекне тәкъдир итү. Авторы Ильяс хәзрәт Җиһаншин (Идел буе һәм Вахитов районнарының Баш имамы, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры)
8. Икенде намазы