Бабайлардан үрнәк алсак

Sep 08, 2014 13:25

Революциягә кадәр татарларның берничә иҗтимагый оешмасы булган. Берсе - мәхәллә - дини ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен төзелгән оешма (анда дин эшләрен халык тарафыннан сайланып, хөкүмәт раслап, билгеләп куйган дин әһеле алып барган). Икенчесе - игенчеләр җәмгыяте, крестьян общинасы. Игенчеләр җәмгыяте ул - крестьян сословиесе үзидарә оешмасы. Татар халкының төп өлеше игенче булганлыктан, авыл җирендә яшәгәнлектән, тормыш шушы җәмгыять кысаларында барган.

Дин һәм милләт сүзе янәшә йөргән. Беренчедән, бу күренеш татарларның яшәү урыны белән бәйле. Икенчедән, Идел-Урал төбәгендә татарлар зур халык булсалар да, ил күләмендә алар азчылыкны тәшкил иткән. Христианнар арасында яшәгән татарларның мөселман икәнлекләре аермачык күренеп торган.
Революциягә кадәр ир белән хатын, балалар һәм өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтләр, мирас, милек бүлү һ.б. һәммәсе дә шәригать кануннары буенча барган. Бердәнбер үтәлми торган пункт - шәригатьтә каралган җәзаларның кулланылмавы. Җинаятьчеләрне җәзалау Россия дәүләте законнары һәм суды карары буенча тормышка ашырылган.

Без мәктәп-мәдрәсәләр дип сөйләгәндә шунысына да игътибар итәргә тиешбез: бу уку йортларында дин сабагы укытылса да, алар, беренче чиратта, милли башлангыч һәм урта мәктәп функциясен үтәгән.
Ул замандагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - мәчет-мәдрәсәләрне төзү, аларны карау. Узган гасырның 90 нчы елларында милли күтәрелешнең аерылгысыз бер өлеше булып күпләп мәчетләр төзү торды. Чөнки халык милләтне һәм динне күтәрүне янәшә куйды. XX йөз ахырында күпсанлы дини биналар сафка басты. Алар төзелгәч, бөтен халык мәчеткә йөрер сыман тоелды.

1917 елгы революциягә кадәр мәчет-мәктәп төзеткән татар аларны карап-ремонтлап торуны үз бурычы санаган. Чөнки шәригать шулай куша. Яңа буын вәкилләре бу биналарны аталары-бабалары төсе дип тә карап торган. Диния назәрәте дә, мәхәллә халкы да башка берәү мәчет-мәктәпне ремонтларга теләсә, мөтәвәллидән (төзегән кеше) рәхсәт сораган. Безгә бу тәртипне пропагандалап, яңарту бик тә мөһим.

Документларны өйрәнү шуны күрсәтә: мәдрәсәләрне тоту чыгымнарын аерым байлар күтәргән, аларда төрле төбәкләрдән килгән булачак шәкертләр - дин әһелләре укыган. Ә мәктәпләрне карау мәхәллә өстендә булган.

Урта Идел буендагы авылларда бу мәсьәлә “кем күпме бирә ала” дигән принцип буенча сәдака җыеп кына хәл ителмәгән. Авыл халкы элек тә авыр яшәгән, чөнки хакимият салымны игенче хуҗалыкларның мөмкинлеген исәпкә алып түгел, үзенә күпме кирәк шулай салган, игенчеләрне авыр тормышка дучар иткән. Бик еш очракта авылдагы мәчетләрне, мәктәпләрне ремонтлау, аларны кышкы чорга утын, ягулык белән тәэмин итү өчен игенче җәмгыяте ресурслары файдаланылган. Бу түбәндәгеләрдә чагылган: җәмгыять урманын кисеп, утын әзерләү, яки җәмгыять җирренең бер өлешен вакытлыча арендага биреп, акча юнәлтү, яки җәмгыять кирәк-ярагына (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын каланчасын, язгы ташуда зыян күргән күперләрне яңарту, юлларны ремонтлау һ.б.) ел саен һәр хуҗалыктан мәҗбүри җыелган салымның (мир салымы) бер өлешен дини максатларга тоту яки дини ихтыяҗларны үтәү өчен үзара салым салу. Авылда өч-дүрт мәчет булса да шулай эшләнгән! Акча бүленгән.

Күрәбез, монда шәригатьнең генә түгел, ә бәлки игенчеләр җәмгыяте әгъзаларының үзара ярдәмләшүе мөһим роль уйнаган, мөселманнар җәмәгать мәсьәләләрен хәл итүдә кулланылган модельне киң кулланганнар. Мондый карарлар җәмгыять җыенында бердәм рәвештә кабул ителгән.

Дини институтлар һәрвакыт халык хисабына яшәгән. Шулай булганда гына алар дәүләткә бәйле булмый, һәм финанс, һәм рухи мөстәкыйльлекләрен саклый.

Революциягә кадәр 50-70 хуҗалык (200 ир-ат) мәхәллә төзи алган. Андый авылларда агач мәчет булган, ә мәктәп бик еш гына мулла хуҗалыгында аерым йортта яки мулла яшәгән йортның бер ягында урнашкан булган.

Гошер сәдакасы (җыелган уңышның уннан бер өлеше) мәхәлләләрдәге муллаларга бүлеп бирелгән (көшел яисә тартылган ашлык белән түләнгән). Шунлыктан елына ике тапкыр мулла сәүдәгәргә әверелгән. Ул көшелләрне шул килеш яисә кеше яллап үзенең ындыр табагында суктырып, ашлык итеп базарга чыгарып саткан. Корбан бәйрәме үткәч мулла икенче тапкыр сәүдәгәргә әйләнә торган булган: чалынган терлек тиреләренең һәммәсе дә авыл мулласына бирелгән. Тик гошер сәдакасын бирү бөтен җирдә дә таралмаган булган. Мондый традиция булган җирдә муллалар яхшы яшәгән. Ә кайбер төбәкләрдә, гомумән, муллаларның махсус керем чыганагы булмаган. Гадәттә, мулла кеременең күп өлешен сәдака тәшкил иткән.

Игенче җәмгыяттә, җыенда карар чыгарып, еш гына муллаларны дәүләт салымынан азат иткән, үз өстенә алган. Шулай ук имам, мәэзингә имана җире бүлеп бирелгән. Кечкенә авылларда, ярлы мәхәлләләрдә мулла иген иккән, мал асраган, умарта тоткан һ.б. Иген уңмаган, ачлык елларында ярлы-ябагайга ярдәм итеп, аларны үзенә бәйле итеп, батрак итеп хуҗалыкта файдаланган, авылдашларын эксплуатацияләгән дин әһелләре дә булган.
Империя чорында зәкят безнең җирлектә киң таралган күренеш булмаган. Аны XIX гасыр азагында Казанда кертә башлаганнар. Фабрикант Акчуриннарның акционерлык җәмгыяте Уставында: “Еллык табышның 2,5 процентын дини чыгымнарга тотарга”, дип язылган булган. Бүген дә шушы тәҗрибәне кулланып була. Хәзерге юридик затлар Уставларына “дини ихтыяҗ”ларга 2,5% табышны бирү дигән пункт кертсәләр, бу - безнең ил шартларында зәкятне рәсмиләштерүгә тиң адым булыр иде. Элек Диния нәзарәтендә хәзерге кебек Зәкят фонды булмаган. Ә менә вакыфларны күзәтү оешмасы эшләгән. Күчемле һәм күчемсез милек мәчетләргә, мәктәпләргә, мәдрәсәләргә рәсми рәвештә бирелгән. Россия хөкүмәте вакыфны танымаган, шуңа күрә рәсми кәгазьләрдә бүләк ителгән милек “мәчеткә (мәктәп, мәдрәсә) бирелгән күчемсез милек” булып йөргән, ә мөселманнар аны “вакыф” буларак биргән.

Мәхәллә, Гошер, Татар халкы, Мәчет, Ислам

Previous post Next post
Up