Бер үк гадәтләр,бер үк яшәү рәвеше.

Jan 27, 2012 22:53

Менә бу сайттан алдым:Матбугат ру

«Мулланың ни эше бар аның, бәлеш ашап тик йөри»

Татар халкы бик юмарт бит ул. Әле моннан ничә еллар элек кенә ашка барсаң, табынның ике башында ике касә катык, тоз һәм икмәк була иде, бүген, аш чыкканда, тәлинкәне куярга урын юк. Бөтен авырлык бичара кунакларга төшә. Ярый гади халык ашларда сирәк була, ә барысыннан да авыз итү профессиональ бурычыбыз булган без муллалар нишләргә тиеш?

«Мулланың ни эше бар аның, бәлеш ашап тик йөри», - диләр. Бәлешне атнасына бер ашасаң тәмле ул, ешрак китсә, авырга төшә. Күп кенә авыл имамнарын ял көннәрендә ашка чакыралар, мулла бабай, атнасына бер генә кайта торган яраткан оныкларын калдырып, икешәр ашка барырга мәҗбүр. Бармасаң, үпкәлиләр. Үзләре «за вредность» та түләмиләр. Төркиядә Ататөрек үз вакытында телак-мунчачыларны авыр һәм саулыкка зарарлы эшләре өчен салымнардан азат иткән, диләр. Ә мулланың көне дә, төне дә, шимбә-якшәмбесе дә юк, салымын да түли.

Муллалар белән күбрәк мәҗлесләрдә күрешү сәбәплеме, халыкта аларның ашау-эчү белән дус булулары турында күп сүзләр таралган. Хәтта ашка йөрүче хәзрәтләргә карата үзенең хисләрен яшермәүче Тукаебыз да мулланың дөньяны бер шурпалы бәлеш рәвешендә күрүе турында яза.

Иллюстрация бар иде:


Вак-төяк

Previous post Next post
Up