Яза якташлар.

Sep 14, 2011 23:26


Бик күп төрле халыкларның әкиятләренең, нигездә - тылсымлы әкиятләрнең, кыйссаларының һәм дастаннарының бер-берсенә шактый якын торуы алардагы төп композицион принцип нигезендә аңлатыла. Халык әкиятләре, язма һәм фольклор кыйсса-дастаннарның барысында да диярлек аерым персонажның, батыр-каһарманның тормышы туган көннәреннән, байтак дастаннарда аннан күп иртәрәк башланып, әкиятләрдә тантаналы мәҗлес-бәйрәм-туй белән бетсә, дастан-кыйссаларда каһарманның җиңүе яки авыр сугышта һәлак булып, җирләнүе белән тәмамлана. Гомумиләштереп әйткәндә, әкият-кыйсса-дастаннарның сюжеты күрсәтелгән кысаларга «сыеп бетә».

Шуның белән бергә әлеге төр әсәрләрнең сюжетында хыял-уйдырма-фантастика-мифологик мотивларга да җитәрлек дәрәҗәдә зур урын бирелә. Чөнки, саналган жанрларның барысы ахыр чиктә бик борынгы һәм борынгы мифлардан үсеп чыккан. Бу - әдәбият теориясендә һәм фольклор фәне-фольклористикада - күптән ачыкланган хакыйкать. Башлыча бер сызыкка нигезләнгән сюжет, нинди генә жанр әсәрендә булса да, гадәттә төрле өстәмә, еш кына уйдырма-фантастик, тылсымлы, серле-сихерле сюжетлар һәм мотивлар белән үрелеп бара. Нәтиҗәдә сюжет катлаулана, кырыслана, аның кызыксындыру көч-куәте артканнан-арта бара.

Әсәрнең конкрет сюжетын күзәтүгә күчкәнче, тагын бер искәрмә кирәктер кебек: миф та, алар белән тыгыз бәйләнгән бихисап йолалар да, һәрбер халыкара дин кебек - үтә дә консерватив, гасырлар меңьеллыклар буена «бернинди үзгәрешкә бирелми торган» күренешләр. Шуңа күрә алар, күзгә күренеп торган үзгәрешләр кичермичә диярлек, бер жанрдан - икенчесенә, бер әсәрдән икенчесенә, өченчесенә һ.б.га күчеп йөриләр. Аларның хәтта күчмә сюжетлар һәм күчмә мотивлар дигән махсус атамалары да бар.

Күзәтелгән теоретик мәсьәләләргә болай тәфсилләп тукталуыбызның төп сәбәбе - аларның һәркайсының диярлек Г.Гыйльмановның «Албастылар» кыйссасында билгеле бер чагылыш табуында. Кыйссаның сюжеты, һәрбер җитди әсәрдәге кебек, бик кискен, кырыс, билгеле бер дәрәҗәдә - гайре табигый күренешләрдән башлана:«Июль ахыры.
Челлә күзе.
Олы юл.
Урман аланнарына керә-керә бормаланып сузылган бу таш юл, очы-кырые булмаган мари урманнарын урталай кисеп, алга йөгерә дә йөгерә. Барасы җир күп калмады әле дигән кебек, ул ара-тирә калкулыкларга килеп менә, биегрәк таулар очраса, хәл-егәрлеген юкка сарыф итмәс өчен, иренмичә әйләнеп уза. Мари урманнарының шомлы көе дә һич куркытмый аны. Хәтта юл белән урман бер-берсенә шулкадәр береккән, бәйләнгән кебек, юлны урман «биленнән» чишеп ташласаң, мәһабәт имәннәр, озын, төз чыршы-наратлар, шау-шулы усаклар авып, имгәнеп, төрле якка таралып бетәрләр кебек тоела». Димәк, әсәрнең беренче юллары ук алда безне ниндидер шомлы, куркыныч, серле-сихерле күренешләр-вакыйгалар көтүен һәм соңыннан аларның барысының да таралып бетү мөмкинлеген искәртеп куядыр шикелле: очсыз-кырыйсыз мари урманнары; шуларны кисеп үткән таш юл; авып имгәнүе мөмкин булган мәһабәт имәннәр, төз чыршы-наратлар, шау-шулы усаклар һ.б. Боларның барысының серен-шомын «чишә» башласаң, үзең дә шул кара урманнар арасында югалып калырсың кебек. Чөнки бу урманнар, байтак әкият-дастаннардагыча, ниндидер, һәрхәлдә, һәркемне «йотып куярдай» тылсым көченә ия. Мондый урманнарга керү өчен, кыйссаның баш каһарманы кебек, көчле, нык, куркусыз, «бер сугуда бүрәнә өзәрдәй әзмәвер егет» булырга кирәк. Нигездә соңгы елларда гына әдәби әсәрләрдә актив кулланыла башлаган әзмәвернең «зур гәүдәле, көчле кеше»ләргә карата кулланылуын аыклагач та, Болгар чоры алыплары турындагы легендалар, шулар арасында «Зур гәүдәле кеше» дип аталганы да хәтергә килә. Сүз бу очракта әсәрнең баш каһарманы Хәлим турында баруы ачыклангач та, кызыксыну арта: киләчәктә, вакыйгалар барышында ул, төрле маҗараларда катнашып, куркусыз егет буларак, зур батырлыклар эшләргә тиеш, - дигән уй-фикерләр килә күңелгә.

Тик, Хәлим уңышлы гына район үзәгенә барып, кирәк эшләрен башкарып, кайтыр юлга чыга. Менә шунда башлана да инде һич тә көтелмәгән маҗаралар. Дөрес, башта алар Хәлимнең күңеле-йөрәге-хыялый кичерешләре аша гына узалар: «Күңелгә шом керә. Шул урында юл бетсә? Юл бетү бит ул тормыш бетү, гомер өзелү дигән сүз. Чынлап та, урманның иң караңгы, кеше аяк басмаган бер төпкелендә яшәүче явыз хәшәрәт, аждаһа яисә албасты килеп чыгып, юлны кертләп өзеп атса, кабып йотса? Юк, тагын да хәтәррәк булуы да мөмкин әле. Әйтик, менә шушы юл буйлап барасың-барасың да, үзең дә сизмичә, әлеге албасты тамагына кереп китәсең...»

Биредә ассызыклап шуны әйтеп үтәргә кирәк: язучы адәм баласының психологиясен, төрле шартлардагы уй-фикер-борчылуларын бик яхшы аңлый. Кыйсса персонажы Хәлимнең генә түгел, укучының уй-фикер-хис чоңгылына шулкадәр тирән үтеп керә ки, Хәлим генә түгел, укучы күңеле дә тирән борчылулар упкынына кереп бата башлый. Ник дисәң, авторның үз йөрәге аша узган тирән һәм борчулы кичерешләре, шуларны оста тел-стиль белән кәгазьгә төшерә белүе укучы кичерешләрен тулысынча үз ихтыярына буйсындыра. Язучы, урысча әйтсәк, подсоз-нание-инстинкт дәрәҗәсендә эш йөртә. Ягъни язучыга үз кыйссасы персонажларының да, укучының да аек акылы гына җитми. Ул аны «актарып үтеп», тирәнгәрәк керә. Нәтиҗәдә кичерешләр, борчылулар да куера... Югыйсә Хәлим әлеге кара урманнарны кисеп үткән таш юлдан, бернинди маҗараларга очрамыйча гына, бер мәртәбә узган иде бит инде. Билгеле булганча, байтак һәм иң борынгы мифларның һәм йолаларның барлыкка килеп, оешуы барыннан да элек подсознание-инстинкт белән аңлатыла. Чөнки иң борынгы мифлар һәм йолалар барлыкка килгән чорларда кеше әле үзен табигатьнең аерым Һәм мөстәкыйль атрибуты дип күз алдына китерә алмаган. Тирә-яктагы бөтен табигать һәм аның аерым атрибутлары, кешенең үзе кебек үк, аңлы һәм телле затлар дип уйланылган. Мондый карашларның аерым кыйпылчыклары безнең көннәргә хәтле бик яхшы сакланган; бигрәк тә - тел берәмлекләрендә. Урманда, мәсәлән, кешеләрдә булган барлык сыйфатлар да бар, дип уйланылган: урман авызы - урманга кереп китә торган урын; урман бите - урман буе; урман итәге - урман кырые; урман әүлиясе - аңгыра яки беркатлы кеше турында һ.б. Ә инде әнә шундый кара урманнарда төрле-төрле һәм нигездә коточкыч хәшәрәт җан ияләре яшәве турында Г.Гыйльманов кат-кат һәм бик тәфсилләп яза.

Кешеләр белән хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик борынгы чорларда шул инстинкт дәрәҗәсендә генә күзалланган. Аерым халыкларның мифлары буенча, хайваннар кайчандыр кешеләрдән туганнар (Австралия). Икенче бер төркем мифларда кешеләр бик борынгы заманнарда хайваннар булганнар дигән карашлар уздырыла. Өстәп тагы шуны әйтергә кирәк: швейцар психологы һәм философы К.Г.Юнг (1875-1961) фикеренчә, урман ул барыннан да элек аңсызлык һәм аның коточкыч куркынычлыгы символы; шул ук вакыт кайбер традицияләрдә, мәсәлән, буддизмда әнә шул куркынычлардан яшеренү урыны да! Европа фольклорында, шул исәптән татар халык иҗатында да урман - төрле сихри көчләре, куркыныч урыннары булган кешеләрне сыный торган җир. Киң мәгълүм галим, профессор В.Я.Пропп фикеренчә, урман - барыннан да элек Теге дөнья чиге; Теге, Икенче дөньяга юл кара урманны кисеп уза. Уйлап карасаң, барысы да нәкъ менә Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» хыялый кыйссасындагыча: ничек инде таш юлдан кара урманнар аша Теге дөньяга юнәл дә үзеңне тыныч хис ит ди?! Кабаланма, борчылма, курыкма, аңыңны югалту дәрәҗәсенә барып җитмә ди?!

Әнә шундый шартларда Хәлимнең күңеле әллә нинди хатирәләр-истәлекләр белән «шым тулып», аның борчулары тагын да куркынычрак юнәлеш ала. Барыннан да элек аның аңына бу дөньяга, борынгы әкият-дастан-кыйсса каһарманнары кебек, серле-сихерле шартларда килүе искә төшә: «Хәлимне әнисе юлда тапкан. Нигәдер әнисе генә аңа бу хакта сөйләми. Нәрсәсе бардыр инде аның - юлда тапса ни, башка җирдә ни... Шулай да әбисенең әйткәләгәне бар иде: «Саниянең баласын Тәңребез үзе кабул итеп алган, югыйсә берьялгызы урман юлында бала китерә алыр идеме ул? Кендеген өзә алыр идеме? Монда Тәңре кулы кергән, Тәңре кулы кагылган», - ди торган иде».

Төрки-татар суфичылык тәгълиматында һәм әдәбиятында унсигез мең галим гыйбарәсе еш кына очраса да, Исламда Җиһан ике дөньядан гына тора дип уйланыла: без яшәгән Җир өсте дөньясы һәм без бу бакый дөньядан киткәч яшәячәк Мәңгелек дөнья - Ахирәт. Әнә шул ике дөнья арасында туып, хәзер дә шунда эләккән Хәлим күңелен тагын да авыррак, фаҗигалерәк хатирәләр биләп ала: «Хәлимнең әтисе дә бик сәер югалган. Сания авырлы калгач, туачак балага бишек ясау өчен, карама ботаклары сайларга дип урманга кереп киткән җиреннән чыкмаган».

Китерелгән мәгълүматлардан бер-ике җитди нәтиҗә ясарга мөмкин: 1) Хәлимнең язмышы бик тә катлаулы, каршылыклы, нигездә фаҗигале булырга тиеш; 2) чөнки ул бу дөньяга ниндидер серле-сихерле кара урман юлында туган; 3) һәм ул, күпме генә тырышса да, үзенең язмышын берничек тә үзгәртә алмаячак.

Аңлашыладыр, Сания үзенең улын берүзе тәрбияләп үстерә. Күрәсең, бала бу дөньяга серле-сихерле шартларда килгәнгә, авыл халкы алардан читләшә. Бу бәхетсез баланың дөньяга килүе турында халык арасында «Шайтан кулы уйнамадымы икән?» «Баласын урыстан тапкан»; «Тапкан чакта баласын урман буенда җен-албасты алмаштырган» кебек имеш-мимешләр тарала. Гомумән алганда, мондый очракларда халык коточкыч, рәхимсез, аек аңын югалту дәрәҗәсенә җиткән гавамга, Г.Гыйльманов кыйссасына якынрак телдә әйтсәк - албастылар төркеменә әверелә!..

Хәлим беренче мәртәбә таш юлдан кара урманны кисеп үтәргә киткәндә, ул инде армия хезмәтен үтәп кайткан әзмәвер егет иде. Шуңа карамастан, аның әнисе Сания апа хәзер дә «җәһәннәмдәге район үзәгенә киткән малаен көтеп утырадыр. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөридер. Юлның кара урман аша үтәсен белә бит ул. Бүген дә шомланып: «Урманга кереп йөрмә, юлдан чыкма», - дип калган иде».

Әйе, әлеге тигез таш юлдан кайтканда, Хәлим чыннан да төрле маҗараларга юлыга. Ара-тирә аңа «вакыт тәгәрмәче бөтенләй туктап калгандай» тоела; берәр «караңгы урында туктап, җиргә утырсаң, урман зәхмәте авызыңа керер дә, тилелек галәмәте булып, гомерлеккә эчеңдә калыр...»; бара торгач, ул бер сәер ялгыз баганага тап була: «бу баганага ниндидер сырлар уелган иде. Күпме-күпме?.. Нәкъ унике сыр!» Хәлим үзенең пәкесе белән унөченчесен уеп куя... Әнә шундый серле-сихерле күренешләрдән соң Хәлим кыйссаның әйдәп баручы персонажлары, әсәрнең сюжет агымын билгеләүчеләр белән очраша. «Юлчылар һаман якынлаштылар. Хәлимнең үткен күзләре ерактан ук шәйләп алды: әби карчыклар. Киемнәре бик сәер: гел карадан. Хәтта ачы челлә дип тә тормаганнар: башларына бераз кояшта уңган иске шәл бәйләгәннәр... Кулларында юан, әмма бик матур шомартылган таяклар. Йөзләрен генә ап-ачык итеп күреп бетереп булмый... Әһә! Кайчакта алга очлаебрак чыгып торган иякләрен чамаларга була икән».

Болар, өчәүләп, үзара сөйләшә башлыйлар. Әңгәмә дәвамында Хәлим бу сихерче карчыклар турында әле армиягә киткәнче үк ишеткәнлеген, аларның махсус тамгасы: боҗра эчендәге тәрене дә күрүен исенә төшерә. Шул арада Хәлим ике карчыкның үтенүе буенча, аларның янына утыра. Карчыклар үзләренең сихерләвенә керешкәч, ниндидер авазлар ишетелә башлый; күңелне тетрәндереп, козгын тавышы яңгырый, әлеге хәтәр тамга пәйда була. Табигатьтәге кискен үзгәрешләр Хәлимнең дә халәтен үзгәртә; бар егәре юкка чыга; үтереп йокы килә; җир тетрәнә; арыш башаклары дулкынлана. «Хәлим, төш күрәм бугай, дип уйлап өлгермәде, кинәт җил көчәеп китте, «ә» дигәнче давыл гарасатка әверелде», басу өстендә «җен туе» күтәрелде, көн караңгыланды, озакламый кояш та, кызгылт шар кебек, төссезләнеп, тоныкланып калды... Ниндидер көч Хәлимне күк катына алып менеп китте... Ул авыр итеп ыңгырашып куйды да, хәлсез керфекләрен йомып, һушын югалтты...»

Бу сихерләү төрле халыкларда билгеле булган шундый ук яки шуңа якын га-мәл-күренешләрдән әллә ни аерылмый да кебек: серле-куркыныч кара урман эче; шундагы таш юл; һава торышының үзгәрүе; нәтиҗәдә - сихерләнүчедә башка, ниндидер аңлап та, аңлатып та булмаган сыйфатларның барлыкка килүе. Шундый ук сихерчеләрнең кайчандыр борынгы төркиләрдә һаваны үзгәртеп, салкын җил, яңгыр, боз, кар «чакырып», сугыш-орыш барышын үзләре теләгән юнәлештә үзгәртә алуы турында югарыда әйтелгән иде инде. Тик китерелгән өзектәге иң мөһим күренеш - ниндидер көчнең Хәлимне күк катына алып менеп китүе... Халыкара мифологиядә киң таралган карашлар буенча, кемнең дә булса Күккә ашуы - аның Бу дөньядан китүе дигән сүз...

«Әлеге төш»тән уянып киткәндә, Хәлимнең йөзен-битен сакал мыек баскан була. Ул чыннан да башка бер дөньяга кереп чыккандай була. Шунда йөк машинасы белән килеп туктаган элекке танышы Зөфәр аны - Хәлимне танудан баш тарта: «Хәли-и-м? - дип сузды ул. Аннары: - Син каян? Син исәнмени? Юктыр, шайтандыр син? Тфү-тфү! Кит моннан, гыйфрит! - дип сөйләнә-сөйләнә, тиз генә кабинасына кереп утырды да газга басты. Эчтән генә сыкранып, сулкылдап эшләп утырган йөк машинасы үкерә-үкерә алга ыргылды».

Хәлим, әлеге сихерләүдән соң аның халәтендә ни булганын белми дә, хәтерләми дә. Ә бит аның теге ике сихерче карчык белән очрашуыннан соң бер ел вакыт узган. Ниләр генә булып бетмәгәндер аның - Хәлимнең үзе белән? Ә аның туып-үскән авылы Кампәрледә?

Хәлим бүген иртә белән генә киткән иде район үзәгенә һәм... менә шул ук көнне кичен яңадан туган авылына кайтып җитте! һәрхәлдә, Хәлим шулай дип кенә уйлый. Тик авылда ул бик күп төрле сәер, Хәлим өчен бөтенләй аңлаешсыз күренешләргә, һич уйланмаган үзгәрешләргә тап була. Хәлимне аеруча гаҗәпләндергәне - Ак бабайның түбәндәге сүзләре: «Ярый, Сания, догаларыбыз кирәкле урынына барып ирешсен. Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса. Күңелеңне тынычландыр, бәгыреңне телгәләмә... Бүген бит Хәлимнең югалуына нәкъ бер ел. Бер елдан соң Коръән чыгарга кирәк булган. Дога сораган ул. Урман буенда. Өрәк булып кайгырып йөргән Хәлимең дә, тынычланып, үз урынына кереп яткандыр инде... Бар, син дә кер, алай нык кайгырма, була андый хәлләр, үз елларында мәрхүмнәр үлгән җирләренә килүчән булалар» (ассызык безнеке. - Ф.У.).

Бу өзек кыйсса персонажларын да, укучыларны да күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Алар күңелендә төрле сораулар калкып чыга. Бер яктан, Хәлим үзе, бер көн эчендә серле кара урман аша район үзәгенә барып кайттым, дип уйлый. Ә чынлыкта аның үз өеннән чыгып киткәненнән соң бер ел вакыт узган икән. Авыл халкы, Хәлим шул киткәннән кайтмагач, шунда үлгәндер дип, елын уздырып ята... Хәлим моны үз күзләре белән карап тора... Дөресен әйткәндә, бу - язучы тарафыннан ифрат та уңышлы кулланылган мавыктыргыч сюжет төзү алымы. Ул укучының кызыксынуын кискенләштерә: шул серле-сихерле, әлегә беркемгә дә аңлашылмаган бер ел дәвамында Хәлим тормышында ниләр булган да, авыл халкы, бигрәк тә Хәлимнең бетмәс кайгы-хәсрәткә баткан газиз әнисе ниләр кичергән?

Бер елдан соң өенә кайтып төшкән Хәлим акрынлап аңына килә башлый, һич көтмәгәндә югалган баласын өзелеп сагынган әнисе белән бергә әлеге хәлләрне ничектер аңларга тырышалар; бер-берсен рәтләп аңламасалар да, озак-озын әңгәмәләр алып баралар. Хәлимнең югалган хәтеренә урмандагы ике карчык «килеп керә». Карасаң, Хәлимнең фаҗигале язмышы ул туганда ук билгеләнгән булган икән инде: Сания урманда азапланып бәбиләп ятканда, аңа шул шомлы ике сихерче карчык ярдәмгә килгән икән. Моны Сания бик яхшы хәтерли. Тик бала бу дөньяга килгәч тә, әлеге «бөркет томшыклы» карчыклар юкка чыгалар... Бу беренчедән булса, икенчедән, әкияти-эпик батырларга хас күренеш - Хәлимнең дә маңгаенда миңе була: «Нигә-нәрсәгә генә юрамадылар бу миңне?! Сихергә дә, тылсымга да, илаһи пәйгамбәрлеккә дә...»

Башта язучы бик тәфсилләп шомлы бер ел эчендә Хәлим һәм аның бәхетсез әнисе Сания белән булган хәлләр турында сөйли. Аңлашыладыр, бу хәл-әхвәлләрнең барысы да гайре табигый... Шулай да язучы, ниндидер, укучыга аңлашылып та җитмәгән осталыгы белән, аны ышандыра; укучы шул гайре табигый хәлләр уңаеннан Хәлим һәм аның әнисе Сания белән бергә борчыла, кайгыра...

Хәлим югалганнан соң, ниндидер мәет табып, Хәлим мәете дип уйлап, шунда ук күмеп тә куйганнар икән. Хәлимнең өзелеп яраткан кызы Нәфисә шулай ук һәм шунда ук «иң беренче сорап килгән кешегә» кияүгә чыгып куя... Икенче төрле итеп әйткәндә, Хәлим үзе югалган булса, аның сөйгәне Нәфисә, гомумән, яшәү мәгънәсен югалта... Бу хакта Хәлимгә әнисе сөйли:

«Нәфисәне әйтәм... Бик ярата иде сине. Ишеткән, синең кайтуыңны кичә үк ишеткән. Көтү чыгарганда йөгереп килде дә, күкрәгемә капланып, үксеп-үксеп елады... «Сания апа. Хәлим алса, беркөн тормыйм, хәзер чыгып китәм, - ди. - Иремнән бер уйламыйча китәм, - ди. - Алсын әле, - ди... Үзе үкереп елый... Көтә идем мин аны, мәет таптылар бит», - ди...» Әлегә кыйсса сюжетының элек бер-берсен өзелеп яраткан Нәфисә белән Хәлимнең очрашуы, үзара озак сөйләшүләре, Хәлим белән ни булганын аңлый алмыйча интегүләре түбәндәге юллар белән «беразга өзелеп тора»:« - Син кая югалдың, Хәлим?
- Белмим, Нәфисә, белсәм иде ул!
- Алай да буламыни, Хәлим?
- Була икән шул...
- Кемнең бәддогасы төште икән соң безгә, йа Ходай?
- Ходайныкы да, Иблиснеке дә түгел, ике албасты карчыгының сихеренә эләктем мин, Нәфисә. Менә, гомерем бетмәгән булгач, тагын сезгә кайттым...»
Хәлимнең ике кара киемле карчыкның сихеренә эләгүе ачыклангач, аны төрлечә дәваларга тотыналар. Бу дәвалауларның кайберсе шул сихерче ике карчык эш-гамәлләреннән әллә ни аерылмый да кебек. Бигрәк тә авылда имче буларак даны таралган Мәймүнә карчыкныкы, һәм ассы-зыклап әйтергә кирәк: Мәймүнә карчыкның имләве кыйсса персонажлары язмышының байтагына кагыла; хәтта ачыктан-ачык билгели дип тә әйтергә мөмкин. Шуңа күрә бу имләү күренешенә киңрәк тукталу таләп ителә. Мәймүнә карчык мәҗүси алымнар белән дәвалый, әлбәттә. Аның сүзләре, эш-хәрәкәтләре танылган шаманнарның камлавын хәтерләтә. Табигый, бу карчыкта шаманнарда була торган имләү коралларының барысы да бар: «ногыт борчаклары, артыш ботакларыннан телеп ясалган шакмаклар, җәнлек теш-тырнаклары, каурыйлар... яссы ике сөяк...» һ.б. Мәгълүм булганча, боларның барысы да һәрбер «квалификацияле шаманда» була...

Хәлимне бүлмә уртасындагы артсыз урындыкка утырталар. Бүлмәнең дүрт почмагын дүрт карчык саклый. Чөнки төрле кара рухлар, шайтан сыңарлары почмакларда «яшеренеп торалар» икән. Бүлмә тәрәзәләре капланган... Мәймүнә карчык үз эшен бик оста башкарып, «көйләп укылган мәҗүси доганың соңгы сүзләре яңгыраганда, Хәлим өй эчендәге «шылт!» иткән тавышны да ишетерлек дәрәҗәдә айнып җиткән, аңына кайтып өлгергән иде инде.

«...Тфү, тфү, бетсен-китсен Җитмеш агач башына, Азганга, тузганга, Тигәнәккә, туфракка, Җилгә очкан яфракка, Тфү, тфү, үтсен-китсен!» Бер карасаң, биредә сүз аек акыллы кеше ышанмастай күренешләр-хәлләр-вакыйгалар турында барадыр сыман: аларның байтагын язучының үз уйдырма-фантазиясе түгелме икән? - дигән сорау да калкып чыгарга мөмкин... Әйе, чыннан да, язучының чын иҗади фантазиясе җитәрлек дәрәҗәдә бай һәм ифрат та үзенчәлекле. Тик биредә мәсьәләнең тагын бер-ике үтә дә җитди аспектын махсус күрсәтеп үтәргә кирәк. Әгәр укучы Г.Гыйльманов иҗатының эволюциясен җентекләп күзәтеп барган булса, ул, ягъни ук^чы, бер нәрсәне истә тотарга тиеш: соңгы унъеллыкта Г.Гыйльманов төрки-татар халыкларының рухи һәм рухани мәдәниятен ныклап, ихлас күңелдән өйрәнеп килгән язучы һәм галим. Димәк, авыл халкының рухи тормышын бик яхшы белә. Мәсьәлә шулай куелган икән, димәк, аны конкрет мисаллар белән дәлилләү таләп ителә. Моның өчен «Татар халык иҗаты» күптомлыгының йола һәм уен җырларына багышланган китабының беренче бүлекләренең исемнәренә генә игътибар итү дә җитә. Алар түбәндәгечә яңгырый: I. «Мәҗүсилек һәм борынгы чорлардан калган шигъри сүз үрнәкләре. Ырымнар». II. «Ел фасылы (календарь) белән бәйле поэтик иҗат үрнәкләре: Яңа ел теләкләре. Нәүрүзләр. Яңа елда фал ачу, бәхет сынау уеннары. Келәүләр. Сөрән сугулар» һ.б.

Икенчедән, искәртелгәнчә, заманалар, тормыш шартлары нык кына үзгәрешләр кичерүе, «тормыш кулисасының кире якка табан әйләнә башлавы» белән бәйләнешле рәвештә, халык арасында магия, имчелек, шаманлык, арбау, сүзнең тылсым көченә, традицион шикләнү-курку кебек гайре табигый күренешләр ифрат та киң таралып, халык аңын нык кына үзгәртте. Г.Гыйльманов кыйссасында менә бу күренешләр, хәл-вакыйгалар да, табигый, киң чагылыш таба.

Имче Мәймүнә әбинең сүз гамәлләренә әйләнеп кайтсак, алар безнең тарафтан әле генә әйтелгәннәрнең турыдан-туры чагылышы булып тора. Имче Хәлимнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген ачыктан-ачык әйтеп бирә. һәм, иң мөһиме - бу карчыкның эш-гамәлләре һәм сүзләре кыйссаның шул тирәдә йөргән персонажларында да, тагын да җитдирәге - бездә-укучыларда да, бернинди шик-шөбһә уятмый: «Имче озак көттермәде, борчакларны тотып карый-карый, тезеп китте:

- Хәлим улым, гомерең озын булачак. Әмма син аны юлда каңгырып үткәрәчәксең... Әмма ахыры әйбәт, көн ягына яткан... Ишек төбенә тәгәрәгән гомер ташың шул хакта сөйли...» Болары - имче-сихерчеләр, арбаучы-ырымчылар тарафыннан әйтелә торган гадәти сүзләр. Алар тик имләнүчене, бу очракта - Хәлимне бераз тынычландыру өчен генә әйтелә. Чынлыкта Хәлим гомеренең кыйссада чагылыш тапкан еллары тулысынча драматик, ешрак - трагик вакыйгалардан гына торачак...

«Атаң-анаң исән-сау... - дип дәвам итте имче Мәймүнә. - Менә - анаң, ә менә бусы - атаң... Әмма аларның икесе ике якка тәгәрәгән... Ир-ат ташы капланып төшкән. Нәрсә бу? Үзе тере, үзе үлек?..» -Кыйссаның дәвамыннан билгеле булганча, киләчәктә Хәлим ике сихерче карчык зәхмәтенә эләккән әтисен чыннан да ярым үлек хәлдә таба... Ә инде Мәймүнә әбинең сүзләре тагын хәтәррәк, куркынычрак рухта дәвам итә: «Аңламыйм... юлдашың хакында ни нәрсә беләләр соң ташлар? Ә, менә монда икән... Әстәгъфи-рулла... Сөйгән ярың кара көчләр, түбән рухлар белән бәйләнгән... Менә бит - мәхәббәт ташы почмакка, шайтанның койрык астына кереп яткан... Сине шулар сихерләгәннәр дә. Әмма... сөйгән кешеңнең бер гаебе дә юк. Ул ал ягы белән өскә карап төшкән. Ул яшәгән дөнья гына бәла чыганагы». Шунда ук укучыда сорау туа: нинди, кайсы дөньяда яши соң Хәлимнең сөйгәне? һәм бу очракта сүз кем турында бара соң? Хәлимнең беренче мәхәббәте, әгәр шулай әйтеп булса - «элекке сөйгәне» Нәфисә Хәлим белән бер үк авылда, бер үк дөньяда яшиләр кебек... Ә инде мәсьәләнең икенче ягына игътибар итсәк, Хәлимнең сөйгәне яшәгән дөнья - бәла чыганагы. Димәк, бу очракта сүз икенче, бөтенләй башка бер дөнья хакында бара... Мәймүнә карчыкның сүзләрен төгәлрәк аңлау өчен, аларның дәвамын тыңларга кирәк: «Менә күрәсеңме - мәхәббәт ташыннан туп-туры булып сиңа таба ташлар тезмәсе китә... Барысы да кара... Алар сиңа бәла алып киләләр, кайгы сорыйлар...» Дөрес, имче карчык Мәймүнә Хәлимгә киләчәктә бәхет тә вәгъдә итә. Тик әлегә аның бу сүзләренә ышанып булмый. Җитмәсә, әлеге таш юлдан Хәлим, төрле бәхетсезлекләргә очрап, ике тапкыр үтте бит инде.

Нинди генә бәлаләргә очраган булса да, Хәлим әлегә нормаль, гадәти кеше рәвешендә кала бирә. Бу яктан аның имче Мәймүнә карчыкның хәрәкәтләренә һәм чыннан да серле-сихерле сүзләренә мөнәсәбәте бик тә үзенчәлекле: «Хәлим өчен кызык болар. Аны зурдан кубып беренче мәртәбә өшкерәләр бит. Өшкерүче-сихерчеләрне әллә нинди Убырлы карчыклар кебек күреп нык ялгышкан икән Хәлим. Әнә нинди итагатьле, мөлаем, ягымлы һәм теләктәш икән алар... Баштарак ногыт борчакларына бик сәерсенеп караса да, Мәймүнә карчыкны тыңлаган вакытта, алар да ниндидер Тылсымның, Илаһи Көчнең булуына тәмам ышанып җитә язды» (ассызык безнеке - Ф.У.). Китерелгән өзектә язучы өшкерү һәм сихерләү сүзләрен бер үк, иң кимендә - бик якын мәгънәдә куллана. Ялгышмыймы соң язучы бу очракта? Бер карасаң, әсәр баштан ахырга хәтле ике кара карчык-сихерчеләргә каршы юнәтелгән кебек: кыйсса персонажларының фаҗигаләре шул сихерчеләрнең гамәлләре белән бәйләнгән бит! Теләсәң-теләмәсәң дә, бу очракта мәсьәләгә ачыклык кертеп үтү сорала. Югарыда тәфсилләп сөйләнгәнчә, иудаизм да, христианлык та, ислам һәм аларның һәммәсенең изге китаплары да сихерчелеккә кискен каршы чыгалар. Җөмләдән, гади халык арасында да шундый ук карашлар киң таралган... Сихерчелекнең нинди күренеш булуы турында, искәртелгәнчә, югарыда әйтеп үтелгән иде инде. Димәк, әлеге сорауга җавап табу өчен, төрле фәнни чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тик башта шуны ассызыклап әйтергә кирәк: сихер, сихерчелек һәм сихерләү - барысыннан да элек исламга кадәрге җаһилият һәм мәҗүсилек белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә инде өшкерү - ислам тәгълиматы һәм мөселман руханиларының дога-аятьләре һәм изге гамәлләренә нигезләнә. Аңлатмалы сүзлек аны түбәндәгечә шәрехли: «Өшкерү - хорафат карашлар буенча: сихри көчкә ия булган сүзләр әйтеп һәм төкереп, авыруны дәвалаганда куллану өчен берәр нәрсәне шифалы итү» (ассызык безнеке - Ф.У.). Әле генә без өшкерүнең ислам тәгълиматы белән бәйле булуын искәртеп үткән идек. Тик шулай да сүзлек авторлары мәҗүсилектән килгән «сихри көч» гыйбарәсеннән котыла алмаганнар, һәм мәсьәлә монда гына да түгел икән әле: махсус исламга багышланган сүзлектә дә шул ук күренеш кабатлана: «Им-том, өшкерү - авыруларны дәвалауның борынгы, бик гади ысулы. Ул, бер яктан, тәҗрибәгә һәм аерым төр үләннәрнең дәвалау көченә нигезләнсә, икенче яктан, авыруны «явыз рухлар тудыра, дип ышанып, аларга каршы сихерләү, өшкерү һ.б. куллануы күздә тота. Им-том, өшкерү-төкерү белән гадәттә динчеләр шөгыльләнгән». Димәк, сүз сихерләү турында барса да, күз уңында им-том, өшкерү тотылса да, алар арасында әллә ни зур аерма юк кебек. Чынлыкта исә сүз ике төрле һәм капма-каршы гамәлләр турында бара. Беренчедән, сихерләү белән зур тәҗрибәсе булган мәҗүси профессиональ сихерчеләр шөгыльләнә. Икенчедән, сихерләүләрнең барысы булмаса да, иң зур күпчелеге кешегә зыян салу белән генә бәйләнгән була. Ак магия һәм кара магия гыйбарәләре киң кулланылышта булып, табигый яңгыраса да, ак сихерче яки кара сихерче сүзләре гомумән кулланылмый булса кирәк: сихернең һәркайсы шикле, шөбһәле, куркыныч. Кешене сихер белән авыруга, хәтта үлемгә дә дучар итәргә мөмкин, дип уйланыла булса кирәк! Ә инде өшкерүгә килсәк, аны гадәттә - зыялы руханилар гына башкара һәм, икенчедән, аның төп максаты - адәм баласын дәвалау. Әгәр безнең фикерләү логик яктан камил булса, өшкерү-сихерләү дигән янәшәлек була алмый; чөнки бу төшенчәләр гадәттә капма-каршы мәгънәләрдә кулланылалар. Бу - Г.Гыйльманов кыйссасында да ачыктан-ачык күренеп тора: имче Мәймүнә карчык берничек тә өшкерү белән шөгыльләнми, ә бәлки киресенчә, һичшиксез мәҗүси буларак, фал ачу һәм сихерләү юлыннан бара: «Хәлим каршында йола башкаручы Мәймүнә карчык бу минутта әкиятләрдә генә була торган убырлы карчыклардан, ялмавызлардан бер дә ким түгел иде. Кеше шулкадәр дә үзгәрер икән! Әле генә мөлаем әби иде, хәзер әнә җен карчыгыннан бер җире белән дә аерылмый: артык та түгел, ким дә түгел».

Фатих УРМАНЧИЕВ.
"Мәйдан" № 4, 2007.
Кыйссаның сюжеты һәм образлар системасы(«Албастылар баскан дөньяда» исемле монографиядән өзек)
Бер елга юкка чыккач...
Билгеле булганча, язма әдәбиятның һәм халык иҗатының фундаменталь, иң бай эчтәлекле һәм нигездә һәрбер аерым үрнәге зур күләмле әсәр булган әкиятләрнең, дастаннарның һәм кыйсбаларның сюжеты гадәттә үтә дә катлаулы, билгеле бер дәрәҗәдә каршылыклы, тик әкиятче-чи-чәннәрнең сөйләве-әйтүе һәм тыңлаучылар белән укучылар тарафыннан кабул итүе өчен ярыйсы ук җиңел була; әгәр шулай әйтеп булса - бер сызыктан гына бара. Саналган жанр әсәрләренең, барысының булмаса да, иң зур күпчелегенең сюжеты батырның-каһарманның әкияти-эпик яки эпик биографиясенә нигезләнә. Мәсьәләнең бу ягын җентекләп тикшерүгә зур өлеш керткән галимнәрдән биредә академик В.М.Жирмунский, профессорлар В.Я.Пропп, Б.Н.Путилов, Казакъ Рылым академиясе академигы, киң танылган язучы Мохтар Әуезовның һ.б. исемнәрен күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Ятлар

Previous post Next post
Up