Ир гомерен нәрсә озайта?

Mar 10, 2011 15:16

Ир гомерен нәрсә озайта?



Бу көннәрдә көчле җенес вәкилләре Бельгия һәм Нидерланд университетларының бер төркем медиклары һәм психологлары ясаган нәтиҗәдән нык дулкынлану хисләре кичерәдер. Кичерми хәлләре юк: ялангач хатын-кыз күкрәкләренә (зур күкрәкләр турында сүз бара) ун минут дәвамында сокланып карап тору ир-ат гомерен 5-7 елга озайта икән бит!

Ул гынамы, тикшеренүләр гүзәл затларда сөт бизләренең буыннан-буынга зурая баруын күрсәткән. Димәк, ир затлары торган саен озаг­рак яшәячәк дигән сүз ич бу...

Дөрес, кайбер скептиклар бу хәлне пластик хирургиягә генә кайтарып калдыру ягында. Тик медиклар мондый тенденциянең тормыш рәвеше белән бәйле булуына ышандыра. Гомуми акселерация, җенси яктан иртә өлгерү, гормональ препаратлар һәм дә гормоннарга бай продуктлар куллану - моның төп сәбәпләре әнә шул, ди алар.

Медиклар әйтүенчә, кешеләр буыннан-буынга эреләнә бара. Гәүдәнең барлык өлешләре, шул исәптән күкрәкләр дә зурая. Аннан килеп, бүгенге хатын-кызларның күпчелеге бәбине соңлап кына табу ягында. Бала тапканчы, аларның сөт бизләре үсеп-өлгереп җитә һәм шуннан соң зурая.

Менә моннан:www.vatantat.ru/page48753.htm  алынды.

Әз генә гомерегезне озайтыгыз.Татар кызы булмаса да,матур ич


Вак-төяк

Previous post Next post
Up