2011-Бөек Тукай елы.

Mar 16, 2011 21:35

Дин вә гавам

Дин хәзер - иске, аварга торгучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң - авар.

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!

*

Ник агай мәсҗед эчендә юкка ирнен селкетә? -
«Пыш-пыш»ыннан күршесе белсә укый дип, шул җитә.

«Кем ятар да, кем торыр?» - дип йөртә ул тонган күзен, -
Бер тыныш та белми бит күңленнән ул Коръән сүзен!

Син киләсең бит, агай, тик монда килгәнгә атаң?
Ул да син килгәнгә килгән - тышта калдырган катаң!

*

Әйтче, зинһар, нишлисең мәсҗедтә соң син, сәүдәгәр?
Сау торамсың, бу арада бик кызумы сәүдәләр?

Соң ничек үтте базарлар, һәм тире күп кердеме?
Бу намазыңны әле соң хаҗи абзаң күрдеме?

Күрсә, ул мактар сине, һәйбәт кеше Әхмәт, диер;
«Тәүфигындә, истикамәттә, менә рәхмәт!» - диер.

*

Пурки! пурки! нәрсәгә мәсҗетдә син тыңкышланып
Сайрыйсың, Коръән ватасың, тук сыер күк мышнанып?

Җомгадан соң кемдә аш барны сизә ак тешләрең?
Соң теге көнге хәмелдән күп «хосул»мы эшләдең?

Гавам - халык.
Истикамәт - турылык, намуслылык.
Пурки - шәкертләрне мыскыллау сүзе.
Хәмел - мәетне зиратка күтәреп илтү.
Хосул - төшем (акча).

Габдулла Тукай

Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан?
Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан?
Кемнәр сине, намаз диеп, сәҗдә диеп,
Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан?

Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен,
Корал итеп йөретәләр җәһаләтең.
Гуаһлыклар бирәсең син, «әшһаде» дип *,
Син ни белдең? Кемгә мәкъбуль Шәһадәтең?

Мискин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,
Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым иман белән,
Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың!

«Шәһадәт бирәм, таныклыйм» дип, син шаһитлек итәсең.
Тәзкирә - паспорт, рәсми документ.
Мөслим - мөселман.
Сәфаләт - түбәнлек, хурлык.
Җәһаләт - наданлык.
Кемгә мәкъбуль шәһадәтең? - Кемгә кирәк шәһитлегең, аны кем кабул итә?
Сарих - ап-ачык.

Габдулла Тукай

Тукай

Previous post Next post
Up