Томскида мөселманлар тарафындан рус лисанендә чурнасутенный бер гәзитә нәшер ителә

Mar 22, 2020 17:29



Томскида мөселманлар тарафындан рус лисанендә чурнасутенный бер гәзитә нәшер ителә
Сибирия ыстансаларында рус телендә “Время” вакыт исемендә бер гәзитә сатыла. Бу гәзитә татар байларының “ярдәм”гә насыйлә басылыб. Акча биргәнгә, акчага алмаганга акчасыз таратыладыр.
Бу гәзитәне чыгару өчен Томски мөселманлары бу кадәр иганә итделәр: тиҗәр мәгътәбәрендән Мөхәммәдкәрим Хәмидоф - 5 йөз рублә, Шаһидулла Сәйдәшеф - 3 йөз рублә, Исхак Мохтароф - 2 йөз рублә. Хосуса Исхак әфәнде бу хакда бик гәйрәт итеб үзе кебек яшьләрән акча җәмигъ итеб һәм мәдрәсә шәкердләрне дәгъвәт итеб 17 октябрь союзына бик күбләрен яздырды. Мәзкүр гәзитә сатучылар кулында шулай итеб сатыла: алыңыз кара йөзләр гәзитәне! 17-нче октябрь союзы гәзитәне! Хулиганский гәзитәне! Чирвәкә картларның гәзитәне! - диеб. Бу гәзитәнең ярамаганын аңлаган Шаһидулла әфәнде хөррият тарафдары улган гәзитәдә үзенең тәүбәсенә игълан итеб яздырды, әммә башкалары шәһәр башлыгындан куркыб һаман шул гәзитәдә учасник булып күренәләр.
Урта Сибириядә бер татар.
«Азад халык» №1, 1906 ел

Заметка о финансировании несколькими татарами (Мухаммадкарим Хамитов - 500 рублей, Шагидулла Сайдашев -300 рублей, Исхак Мухтаров - 200 рублей) черносотенной газеты на русском языке в Томске. Позднее, осознав ошибку, господин Шагидулла покаялся в этом в газете "сторонников свободы", но остальные боясь городского главы так и остаются участниками.

Томск, Сайдашев, Хамитов, 1900-1909

Previous post Next post
Up