О возвращении "блудного сына" Громова в лоно православия

Jan 13, 2015 17:54

Во время новогоднего 11 дневного вынужденного безделья подаренного правительством народу отдыха, скачал много книг, газет и всяких епархиальных ведомостей. Люблю я читать всякие миссионерские опусы. Вот к вашему вниманию выкладываю один из них.



Надо проверить, кстати была ли на самом деле статья в "Вакыт", ведь номера 26 не могло быть за 1912г. В этом году были напечатаны №№ 899-1095.







взято из "Екатеринбургских епархиальных ведомостей" №23 за 1912г.

А вот из татарской прессы 1907 г. об этом человеке:

"Мөселман поп".

Англия, Америка, Франция, Һиндстан, Кытай, Япония кеби диндә иркенчелек булган яки Африка кебек диндә кысынкылык булмаган мәмләкәтләрдә дин мөбин исламның көннән көн прогресста булуы, һич миссионерсыз вә башкалар тарафыннан кызыктырусыз төркем-төркем кешеләрнең дин исламга кермәктә булулары Аурупа вә рус матбугаты тарафыннан бердәм раслана.
Безнең Русиядә дә азмы, күпме хөррият диния булгач та бер чук кешеләрнең дин исламга кайтулары яки керүләре һәр көн күрелеп вә ишетелеп тормактадыр.
Бу соң вакытларда христиан попларыннан Иван Александрович Громов исемле бер затның фәкать үзенең теләк вөҗданы илә мөселман булдыгы ишетелмеш иде. Фәкать рус газеталары буның хакта байтак тиешсез вә тугры булмаган нәрсәләр яздылар. Гүя бу акылдан язган бер кеше имеш, буны монастырьга япканнар имеш, мөселман булгач та берничә хатын алган имеш.
Ошбу июнь башларында Казандан үткән вакытымда “Бәянел-хак” сахибе Әхмәдҗан әфәнде Сәйдашевнең ханәсендә очраклы ошбу яңа мөселман булган поп әфәнде илә күрештем. Беркадәр үзе илә мөсахәбәт иттек. Хәзерендә исеме Яхъя Искәндәр углыдыр. Озын ап-ак сакаллы, гүзәл кыяфәтле, мөләем йөзле вә хуш табигатьле бу мөхтәрәм үзенең күптән бирле Аллаһның берлегенә вә җәмигы пәйгамбәрләрнең хаклыгына инанганын, фәкать хөррият булмаганга күрә бунларны ачыктан-ачык сөйли алмый торганын, исламият хакында русчадан бер чук китаплар карап бу дин хакында мәгълүмат алганын, исламияткә каршы язылган миссионер китапларының үзендә гел исламият мәхәббәте арттыруга гына хезмәт иткәнен бәян итте. Татарча тел белми, фәкать сүрәи Фәтиха вә кыска бер ике сүрәне күңелдән ятлаган.
Үзе Уфа губернасы Бирский өязендә Березовка авылында туган. Атасы бер дьякон булган. Укуы семинариядәдер. Укуны тәмам иткән Минзәлә өязендә Кармалах авылында псаломщик булып, аннан соң Минзәләнең үз чиркәвендә дьякон, соңра Злотоуст шәһәренә күчерелеп дьякон булып 17 сәнә хезмәт иткән. Соңра Минзәлә өязе Батрас авылында 7 сәнә поп булып, ошбу 1907 нче елның башларындарак үзенең ислам динендә булганын бәян итеп консисториягә хәбәр биргән. Исламиятне игълан итүе өчен бу кешегә хәзер бер җәза фәлән бирелмәячәк исә дә, рәсми рөхсәт бирелүе шөбһәледер.
Бу яңа мөселманның әүвәлге урыныннан чыгарылачагы, торган җиреннән китәргә вә мәгыйшәтен үзгәртергә мәҗбүр булачагы табигыйдыр. Үз диннәренә кергән кешеләргә христианнар һәр яхшы мөгамәләдә вә ярдәмдә булыналар иде. Безнең мөселманнар да, әлбәттә, бу хосуста, хәмият диния күрсәтүдән кире тормаячаклардыр. Бу кешенең хәзергә адресы Казанда Бәянел-хак идарәсендә".
Ф. Кәрими.
Вакыт № 186 1907 ел.

Нас заинтересовала краткая информация о неком русском, по имени Иван, оказывавшем содействие крымским татарам. После ликвидации общества «Совесть» жандармы продолжали отслеживать и разрабатывать любую информацию о попавшем в поле зрения русском человеке. В марте следующего, 1911, года в жандармское управление поступит анонимный донос на жителя г. Уфы Ивана Александровича Громова, «ведущего пропаганду между татарами… вообще Громов разъезжает по городам Крыма, останавливаясь в каждом по несколько дней…»
Из ответа на направленный в г. Уфу секретный ведомственный запрос следует, что И. А. Громов, 63 лет, почетный гражданин г. Уфы «бывший священник села Барского-Батрача Мензелинского уезда… сведений о судимости не имеется… поведение и нравственные качества одобрительные… Громов был священником в Уфимской епархии и будучи священником перешел в магометанскую веру, за что и был лишен священнического сана указом от 7 ноября 1907 года…»

https://vk.com/tarikh?w=wall-46513240_161

Уфа губернасы, 1912, Громов, христиан миссионерлары

Previous post Next post
Up