Шакирды мусульманской школы участвовали в параде в Омске под собственным знаменем. 1910 г.

Jan 16, 2023 15:55



Парадта мөселман шәкертләре. Императоричә Александра Федоровна исемләнгән көндә Омскида зур парад ясалып, бунда иштирәк итәргә - яһүдләрнеңдән башка һәммә мәктәп шәкертләре дә чакырылганлар. Дәгвәт мөселман мәктәбенә дә килгән. Һәр мәктәп үзенә махсус байрак (флак) илә барачак булган. Мөселманлар да үзләренә рәсми флак уларак күк төслене кабул итеп, аңа ай вә йолдыз сүрәтләре төшергәнләр вә татарча-русча мәктәп исмен язганлар. Генерал-губернатор мөселманларның иштирәкләрен бик яратмыштыр.
Башта мөселман шәкертләре һәммәсе фәс киеп барырга хәзерләнсәләр дә, генерал-губернатор буңа кире килгән вә флакның яшел (җиһад гәләмәте) булмавын үтенгән. Мәмүрләр ай-йолдызга да башта кире торганлар, ләкин мәктәп мөгаллимләре айны хәсил дини бер галәмәт итеп һәр мәсҗед башына хөкүмәттән мөнигсыз куелганлыкны күрсәткәч буңа күнгәнләр.
Вакыт газетасы, 1910ел, №631

Перевод:
На параде мусульманские шакирды. На парад в честь имени (тезоименитства?) императрицы Александры Федоровны были позваны ученики всех школ кроме еврейской. Приглашение пришло и мусульманскому мектепу. Каждая школа решила идти под своим специальным флагом. Мусульмане в качестве официального выбрали флаг небесного цвета, разместив на нем полумесяц, звезду и надпись с названием мектепа на татарском и русском языках. Генерал-губернатору очень понравилось желание мусульман.
Сначала каждый из мусульманских шакирдов готовился идти на парад в феске, но этому воспротивился генерал-губернатор и еще просил чтобы флаг не был зеленого цвета (символа джихада). Организаторы сначала были против и размещения на флаге полумесяца со звездой, однако учителя мектепа убедило их в том, что это религиозные символы и они размещаются с разрешения властей на здании каждой мечети.

Омск, 1910

Previous post Next post
Up