Пара заметок о Нуретдине Агафурове из газеты "Сибирия" за 1913 г.

Aug 04, 2021 14:56



Чын мөселман туе
Екатеринбургның мәгарифпәрвәр сәүдәгәрләрендән Зәйнетдин әфәнде Агафуроф җәнәбләренең рус вә Аурупа тәрбиясе күрмеш углы Оренбургта мөселман генералның институт бетергән кызына өйләнде. Шул туй мөнәсәбәте илә Агафурофлар үзләре һәм туйда булган мосафирлар Оренбургтагы “Укучыларга ярдәм җәмгыяте”нә биш йөз сум ярдәм бирмешләрдер. Бу туй башка мөселман туйларына да үрнәк улса иде. Яңа тормышка керәчәк яңа гаилә ясый торган кияү илә киленгә бәхет сәгадәт телимез. Аяклары җиңгел улсын да, шундый тәрбияле гаиләләр артсын.



"Сибирия" газетасыннан, №124, 1913 ел:
Рәсемдәге әфәнделәр
1 Нуретдин әфәнде Агафуров. Екатеринбургтагы мәшһүр зур сәүдәгәрләремездән Зәйнетдин әфәнде Агафуровның углыдыр. Русиядә русча яхшы тәрбия алдыктан соңра Германиягә барып немес теле һәм сәүдә эшләре өйрәнде. Бик яхшы Яуропа тәрбиясе күргән үткен фикерле яшь сәүдәгәрдер.
2. Габделхафиз әфәнде Әфганлы улыб ....
3. Заһид әфәнде Әфәндиеф, Кафказияле ....
4. Салим әфәнде Мусин җәнәпләре. Семипалат шәһәрендәге мәшһүр байлардан Мөхәммәдфатих әфәнде Мусинның углыдыр. Семидә гимназиядә укыгандан соң Лейпсиг шәһәренә барып сәүдә мәктәбе тәмам иткән, немесчә мөкәмәл белә.
....
Фоторәсем астында: “Германиянең Ләйпсиг шәһәрендә өч зыялы татар сәүдәгәре һәм дүрт(енчесе) дәрелфәнүн бетергән бер мөселман егете” дип язылган.

Семи, Екатеринбург, 1913, сәүдәгәрләр

Previous post Next post
Up