Статья Хадичи Сулеймановой о приезде Гаяза Исхаки в Кобе

Mar 03, 2021 10:40

Благодаря тому, что вчера выложил кроме блога в ЖЖ еще и в соцсетях сведения о книге Нияз-Мухаммеда Сулейманова, появились комментарии, через которые узнал, что его дочь Хадича оказалась в эммиграции в Японии. Ее заметка в журнале "Яңа милли юл" о приезде в Кобе Гаяза Исхаки.



Яңа милли юл идарәсе!
13-нче октябрь җомга көн әдипләребездән Гаяз Исхакый җәнәбләре Шанхайдан Нагасаки мару исемле вапурда Кобе шәһәренә килеп чыкты. Ерак Шәрыкта зыялыларны күреп сөйләшергә зар булганларга кояш нуры балкып чыкты, тантаналы рәвештә алкышланды. “Кобе яшьләр түгәрәге” оешмасы һәм дә һәр вакыт җәмгыять эшләрендә катнашып йөрүче ханымларның булышуы аркасында чәй мәҗлесе корылып, бөтен Кобе төрек-татарлары Гаяз Исхакый җәнәпләрен күрергә мәшруф булдылар. Мәҗлестә Гаяз әфәнде: милләт һәм милләтчелекне ныгыту тугрында һәм яшь буынларга ана телне укытырга, һәр вакыт үзебезнең Чынгыз балалары булганлыкны онытмый иттифакта булып көч, күәт җыеп .... кулындан, коллыктан котылып мөстәкыйль булуыбыз өчен тырышырга кирәклекне сөйләде.. Бу мәҗлес 15-нче октябрь Казан ханлыгының бетерелгән көненә тугры килде. Төн урталарына кадәр таратылган мәҗлеснең ахырында Казан ханлыгын сакларга дип сугышып шәһид булганларның рухына Коръән укып багышланды.
18 октябь, Кобе
Хәдичә Ниязмөхәммәд кызы Сөләйман

.. а также в комментариях выложили скан печати Нияз-Мухаммед Сулейманова:



Омскида Ниязмөхәммәд Сөләйманов китап сәүдәсе. 1326/1908 сәнә

Исхакый Гаяз, Омск, мөhаҗирләр, Япония

Previous post Next post
Up