Стремление татар оказать помощь турецким раненым. Война Турции-Италии. 1912 г.

Sep 20, 2020 11:27



Әдип Ризаэтдин әфәнденең риҗәсе
Ошбу көнләрдә Төркиядә улган диндәшләремез вә нәсел кәрдәшләремез өстенә гомуми сүрәтдә бәләләр вә казалар килде. Бу казаларның күтәреләчәк вакыты да мәгълүм түгел. Карендәшләремез вә туганларымызның янып-көеп кан еглаб тордыклары бер вакытта, шадлык әзһәр кылырга безнең көчемез йитми. Ош боның өчен әгәрдә көтелмәгән рәвештә яхшы, бер үзгәреш булыб куелмаса алдымыздагы Корбан Гаедендә безнең уемыз өчендә бәйрәм рәсемләре булмый. Вәҗиб гәмәлләрдән башка гәдәтләрнең һич бере йөртелми, бәлки мәтәм буладыр. Бәйрәм тәбрик кылыб телеграмлар, мәктүб вә зыярәт кагыдлары (картачкалар) йибәрә алмадыгымызның сәбәбе ошбудыр.
Ризаэтдин бин Фәхретдин



Төрек мәҗрүхларына ярдәм мәсәләсе
Оренбург вә Каргалы мөселманларының губернаторга мәрәҗәгать итеб төрек мәҗрүхләре файдасына “Һилал Әхмәр” хастахәнәләренә иганә җыярга рөхсәт сораганлыклары вә губернатор җәнәбләре хосустан үзлектән бер нәрсәдә әйтә алмаенча Петербурга министырга мәрәҗәгать итәргә булганлыгы гәзитәмезнең үткән нумерында язылган иде. Аңлашылдыгына күрә хәзерендә шул хосуста Петербургдан җавап килмеш вә бу җавапта “Төрек Һилал Әхмәр” җәмгыяте Русиядә дөстуралмил бермусса (?) булмаганлыкдан аның кайда иганә җыярга рөхсәт бирелүе мөмкин түгел” димешдер.



Сугышка сәфәр
Петербургда гали мәктәпләрдә укучы дүрт мөселман кызлары сугышка мәҗрухлар артындан йөреб дерәләр өчен Истамбулга сәфәр кылдылар.

"Нур" газетасы, 1912ел, 273 сан.

Петербург, Төркия, Ризаэддин бин Фәхреддин, 1912, Оренбург. губ.

Previous post Next post
Up