"Иртыш буенда" - о мусульманских школах Тарского уезда. 1913 г.

Aug 25, 2020 12:13





Иртыш буенда

Инде карт Иртыш, мәңгелек Иртыш ак кар, калын боз белән капланды. Инде аның өсте ят ирләрдән качына качына җудәп беткән мөселман катынларына, симез тәнле җилкенчәк йөрәкле урыс кызларына су алырга җайлы, уңайлы булды. Тагын күңелле заман, тагы күңелле тормыш башланды. Урманчылык белән көн күрә торган халык урман эченә чумды. Игенчелек белән эш итүче хахуллар ондырларга тулды. Сунчылык белән мал асрау белән кәсеб иткән кешеләр дә үзләренең эшләрен алга итәргә ашыгыб йөрмәкдәләр, алар монда беренчелекне алалар, кечкенә генә авылларда сөт-май заводлары падшаһлык сөрәдер...
Уку вә укыту эшләредә әкрен генә башланды. Мөселманлар хәзер генә йокыларындан уяналар төсле, алар да инде укытуга ябышалар төсле, алар да инде җанланалар төсле.
Урыслар монда мәгариф ягындан бик үк алда түгелеләр, сельски ышкулаларны кабул итмәгән , аны ачуга каршы торган урыч авыллары да бар.
“Тара” өязендә әйтүчеләрнең сүзләренә караганда җитмешдән артык мөселман авылы бар. Шул җитмеш авылга бармак белән генә санарлык уку йортлары (мәктәбләр) аудым-җыгылдым гына яшиләр. Шул мәктәбләрнең хәлендән бу урында анык мәгълүмәт биреп китәргә тиеш табдык. Иң элек өяз каласы булган, Тарадан башлаек:
1 “Тара” каласында инде икенче елдан бире тәртиб белән укытамыз диб маташалар. Ләкин монда тәртибнең “ти”-се дә күрмәгән. Бездә тәртиб дигән нәрсә кара такта белән курсы (парта)дан башланадыр. Ләкин бу мәктәбтә андый нәрсәләр дә юк. Укыту сәгәтләре ысул тәгълимгә муафик куелмаган. Мондый балалар муенларына букчаларын асып, көн буена килеб торалар, китеб торалар. Балаларны кабул итүдә бер низамга салынмаган. Былтыр апрелгәчә кабул иткәнләр, быел тагы шулай булачак. Мәктәбләрендә җиде сыйныф, йөзгә якын бала укый. Өч мөгаллим бар, баш мөгаллим өч йөздән артык, калганлары йөздән алтмышкача еллык жаловния алалар икән. Менә бу мәктәб ысул җәдид мәктәбе, мөгалимләре ысул җәдид мөгәлимләре аталалар.
2. “Уба” авылында өченче елдан бирле укыту дәвам итәдер. Ләкин мәктәбләре юк. Бер ай монда, бер ай тегендә күченеб йөриләр. Бу авылның аяк очында әллә ничә мең дисәтинә урманлары, әллә ничә мең дисәтинә болынлары булса да бер мәктәб салырга имкән табылмаган. Монда укыту эше, уку сәгәтьләре чибәр генә юлга салынган. Урысча да укыталар.
3. “Кызылкаш” авылында бер мәктәб бар. Бу мәктәб бер калын бай тәрбиясендә диделәр. Ләкин мәктәбкә кирәк әсбап, мөгалимгә урын-фәлән һич бере тәәмин итмәгән имеш. Бу авылның халкы укыту тугрысында күп вакытда мөгалимгә бәйләнәләр, көрәит китабларына каршы сугыш ачкалылар имеш.
4. “Шәехләр” авылында мәктәб дүрт елдан бире дәвам итәдер. Укытулары чибәр.
5. “Сәбәләк” авылында быел гына бер мәктәб ачылды. Монда яшь мөгалимләрдән галим әфәнде балаларны гүзәл генә тәрбия кылыб, мәктәбне тәртиб белән идәрә кыладыр.
6. “Утыс” авылында икенче елдән бире мәктәб асрыйлар. Мөгалимләре Буби шәкертләрендән Хөсәен әфәнде.
7. “Олыкүл” авылында мәктәб өченче елдан бире дәвам итәдер. Укыту эшләре гүзәл тәртиб белән барадыр.
8. “Үләнкүл” авылындагы мәктәб тугрысында һич бер сүз әйтерлек урын юк, авыл гарасат мәйданына юл тоткан.
9. “Иңсәс” авылындагы мәктәб яңалык белән искелек арасында.
10. “Яңа авыл” мәктәбе бер үрнәк мәктәбе дияргә ярарлык. Чөнки монда бер ханым әфәнде иркәк балалар белән кыз балаларны аралаш укытадыр. Бу мәктәб иркәк балалар белән кыз балаларны бер беренә яшьдән ук явыз куңел, ерткычы күз белән карарга түгел, бәлки берсе берсенә йомшак күңелле юлдаш икәнен белдереп чыгарадыр. Мөселманлар арасында шундый аралаш мәктәбләрнең күбрәк булуы матлүб иде.
Тара өязендә гомүмә кызларны укыту бик йомшак барадыр, алар өчен кайгырган, аларның киләчәгенә күз йибәргән кеше күренмидер. Яңгыз “Уба” авылында Рауза ханым тәрбиясендә булган кыз балаларда гына бераз өмет күренәдер. Бер тиен җәл алмый укыткан, гәйрәтле, эшчән, булдыклы бу мөгалимәгә ничек кенә рәхмәт итсәктә аз булса кирәк.

Дәлил Хөснетдин углы
"Мөгаллим" журналы, 1913 ел, №4

уку йортлары, 1913, Тара өязе, магариф

Previous post Next post
Up