Гаяз Исхакыйны Япониягә килергә җыенуы турында

Aug 17, 2020 21:42



Ерак Шәрыкъка вә Япониягә мөхтәрәм бабамыз Габдеррәшит әфәнде Ибраһимның вә милләтче мөхәриремез Гаяз әфәнде Исхакыйның килү ихтималлары хакында хәбәрләр сөйләнеп торадыр. Мөхәммәд-Габделхәй хәзрәт Корбангали исеменә язган мәктүбләрендә быел яз кирәкГабдеррәшит хәзрәт вә кирәк Гаяз әфәнде бу тарафка килүгә ниятләре барлыкны язмыш исәләр дә качан икәне тәгаенле хәбәр түгел иде. Килә калсалар алдан тәгаенле хәбәрләре булыр дип көтеп торамыз.

"Яңа Япон мөхбире" 1933 ел, 25 август, №9.

Исхакый Гаяз, мөhаҗирләр, Ибраһимов Габдрәшит, Япония, 1933

Previous post Next post
Up