Иркутскида китаханә эше турында. 1914 ел.

Jun 08, 2020 10:44

"Кояш" газетасыннан (1914 ел, №588):




Иркутск - 1905 сәнәдә Иркут куписы Шәйхулла әфәнде Шәфигуллин тарафындан бер көрәтханә гомүмгә һәдия ителеб, ирләр мәктәбенә куелган иде. Бонда һәр елны татар вә рус гәзитәләре һәм китаплары алдырылыб, мөгәлим вә мөгәлимәләр назар вә назарәлекне өстләренә йөкләп , һафтада (атнада) 3 көн ирләр өчен, бер көн ханымлар өчен ачыб килделәр.
Әүвәлге елларда китабханә бер кадәр рухлы барса да соңгы елларда бетенләй күздән тешеп файдаланучылар юк диярлек аз иде. Бу сәнә Яңа ел җитү мөнәсәбәте белән мөгаллимләр ирләрне, мөгәлимәләр ханымларны җыеб көрәәтханә тугрысында киңәш итеб көрәтханәгә членлар җыйдылар.
Көрәтханә рәислегенә Иркутның сабик мөгалиме Вафа Валишеф, аңар мөгинәлеккә Исмәгыйль Мөфтиефне сайладылар, гөзерләр күрсәткән рәислекне кабул итмәгән имам Габидулла әфәнде Габделрәшидеф җәмгыятнең үтенүе буенча китабханәнең сәркәтиблек хезмәтен кабул итде. Мөгалим Хәбибулла Габидоф нәзәрлекне илтизам итде. Ханымларга махсус көндә нәзәрәлекне мөгалимә Гарифә Вәлидова кабул итте.
Ирләр җыелышында көрәитханә файдасына илле сум чамасы, ханымлар җыелышында 70 сум акча җыелды.
Иркут ханымлары хафтада (атнада) өчәр көн көрәитханәдән файдаланучы ирләрдән артык иганә иткәнләре кеби, мондан соң да һәр вакыт иганә итеб торуны вәгъдә итеб таралдылар. Аларның болай ирләрдән артык һиммәт күрсәтүләренә, җыелышда яшь мөгалимә тарафындан сөйләнгән нотыгының күб тәөсире булган.

В силу своей природной лени, текст полностью не привожу далее идет речь о вечерних курсах для мужчин и курсах для женщин.

на эту же тему:
Иркутскида яшьләр җәмгыяте. Китапханә ачу турында. Шәфигуллинның ярдәме. 1907 ел.

уку йортлары, Иркутская губ., 1905, китапханәләр, 1914

Previous post Next post
Up