Мәктәпләр һәм мәдрәсәләр турында "Әл-Ислах" газетасына Омскидан хат. 1907 ел

May 13, 2020 12:01





Хөрмәтле мөхәрир әфәнде!
Тубәндә язылачак бер-ике сүземне гәзитәңездә дәрҗ итмәкеңезне үтенәмен.
Фикеремчә гәзитәңезнең максады да мәктәб вә мәдрәсәләремез яңарту һәм мөмкин кадәр анларны тәртибкә салудыр.
Бу тугрыда һәм бәним киләчәкдә язылачак сөәлләремә белгәнләрдән җавап бирүләрен үтенәм.
Әүвәл мәктәб ни нәрсә, мәдрәсә ни нәрсә? Икенче бу мәктәб вә мәдрәсәләремез фәкать дини мәктәбләр генәме, әллә бунларда гыйлемләрдә укырга ярыймы? Өченчесе дине генә була икән, мәктәбтә ниләр укылырга тиешле дә, мәдрәсәне ни илә тәмам итәргә тиешле уладыр? Мәктәбдә укырга хәҗәт улган нәрсәләренеңдә һәм мәдрәсәдә укуга тиешле күрелгән нәрсәләрнеңдә тәфсилә программасын күрсәтмәкеңезне үтенәмен.
Бу күрсәтелмеш нәрсәләрне мәктәбдә ничә елда укуга тиешле уладыр да һәм вакыгда ничә елда укыладыр? Әгәр дин гыйлемендән башка диния гыйлемләре дә мәктәбләремез дә укыла торган булса, мәктәбдә ниләр укуладыр да, мәдрәсәләремездә ниләр укыладыр?
Җәнаб Гаспринскийның “ысул җәдид”, “ысул җәдид” диб кычкыра башлаганындан бирле чирек гасыр үтде, Русиядә тараккыйкә салыныб програм илә укыла торган бер мәктәб яки бер мәдрәсә бармы? Булса, кай йирләрдә вә каю шәһәрләрдә?
Бундан тәртибле мәктәбләрдә (әлбәттә булса) ничә ел укыйлар? Һәм бунлар, югарыда әйтелмешчә дини генә мәктәбләрме, әллә дөньяви гыйлемләр дә бунларда укыламы? (программаларын күрсәтетмәкеңезне үтенәм).
Бундый мәктәбләрдә кемләр мөгаллим булыб торалар? Бунлар тәглим гыйлемен, ягъни “педагогиясе”не кайда өйрәнгәнләр? Һәм бондый дарелмөгалимин кайда бар?
Гәрчә, Семипалат шәһәрендә “дарелмөгалимин ачылды” дия “Вакыт” газитәсендә узган елны куандырган булсаларда , ул хәбәр төбсез булыб чыкды, чөнки анда ул булмаган, әммә булачак “дарелмөгәллимин”нең “инисиатор”ларындан берәүсе , “Вакыт” тәгъбиренчә: “самбесемрәк самифөсү” әле яңа мәзкүр дарелмөгаллимин өчен мөгәллимләр вә мәдрәсәләр хәзерләб ятадыр. Бу әфәнде “Вакыт”да “дарелмөгәллимин ачылды” дия хөтәрәк язган, бәлки “дарелмөгаллиминда укытыр өчен мөгәллимләр вә мәдрәсәләр хәзерләнә башланды” дисә язу кирәк иде.
Хәзергә мәзкүр сөәлләргә җаваб бирмәкеңезне үтендем.

Омски, Д. Минский

"Әл-Ислах" газетасы (Казан), 1907 ел, №10

Омск, уку йортлары, 1907, магариф

Previous post Next post
Up