Имамы Сергачского уезда

Feb 25, 2020 12:03



Нижний Нувгурут губернасы Сергач өязе Грибан авылының 2-нче мәсҗеденә шул авылның татар Лотфулла Муклинбаев имамлыкка тәсдик кыйлынды. 31 уктябрь 1908-нче ел. 2721-нче карар.




... Сергач өязе Семенофский карьясенең татар таифәсендән Мөхлетдин Сагироф Духовный Собраниядә имтихан кыйлыныб имам-мөгаллим дәрәҗәсе бирелеб һәм начальный училишчеда рус телен укуганлыкдан обшестваның сайлавы илә шул ук карьянең мәсҗед җәмиг хозурына 2-нче имам итеб тәсдик кыйлынды...



... Сергач өязе Антрувай карьясенең мәсҗед җәмигъ хозурында булган имам Габделкадыйр Гаязетдиноф губернский правлениясенең ризалютсиясе буенча гаспадин губирнатор тарафындан ахундлык дәрәҗәсе илә тәсдикъ иделмешдер..



Сергач өязе Уразовка карьясенең Габдулла Хәйретдиноф шул карьянең икенче мәсҗед җәмгыясендә имам улыб тәсдыйкү кыйлынды.

"Мәгълүмәт"

1908, имамнар, Сергач өязе

Previous post Next post
Up