Ризаэтдин Фәхретдин "Асар" хезмәтендә Тара белән бәйле кешеләр

Jul 30, 2015 13:34

Всем кто интересуется известным татарским духовенством и общественными деятелями дореволюционного периода рекомендую обязательно просмотреть труд Ризаэтдина Фахрутдина "Асар". Можете найти сведения по интересующим вас региону. Так например я увидел в этой энциклопедии несколько человек, связанных с Тарой Тобольской губернии:

Оригинал взят у kirgap в Ризаэтдин Фәхретдин "Асар" хезмәтендә Тара белән бәйле кешеләр

181. Ибраһим бине Габдерәшит бине Ибраһим бине Габдерәхим әт-Тарауи. Атасы Себердә Тара шәһәрендә Сәед исемле сәүдәгәр белән таш мәчет салдырган. И. Тарада имам һәм атасы салдырган мәчеттә мөтәвәли. 45 яшендә 1250 (1834) дә 17 яшьлек улы белән хаҗга китә һәм Бәйрут шәһәрендә икесе дә үлә. Сәүдә белән дә шөгыльләнгән. Язып тәмам иткән "Мөхтасарел Викая шәрхе". "Җәмигүр-рәмуз” нөсхәсе. Петербург Азия көтепханасендәге "Һидъятел сәгълук” Каргалыда укыганда, 1788 елда моның кулы белән язылган. Балалары. Оныгының улы - Рәшит казый. Асар, VI җөз, 299-300 бит.

209. Дәүләтбакый бине Гали әл-Әсфәр. Сибирия галимнәреннән. Бохарадан Тарага кайтканда юлда вафат. (1256 (1840) дан соң). Асылы Оренбург, Иманкол авылыннан Атлы гаскәрдә хезмәт иттекендә, ниндидер сәбәп белән Бохарага юнәлмеш, анда укып кайтып, Тарада имам вә мөд. кайбер шөбһәләренә җавап табылмагач, яңадан Бохарага укырга китә. Бохара мәдрәсәсендә хөҗрә сатып алу һәм сату. Китап сату-алу. Асар, VIII җөз, 453-455 бит.

259. Нияз бин Хәйдәр бин Ярулымсәед бин Хәйдәр бин Гали. Тара шәһәрендә 75 тә 1263 (1847) дә вафат. Балалары. Имам булмаса да галим, фазыл бер зат җәмигъ вә мәдрәсәләргә иганәтләр итә. Үзе биек сәүдәгәр, кәрханәләр тотмыш. 1236 да (1822) хаҗга бара. Каһирәдә мәшһүр галимнәр хозурында булып, иҗазәт һәм алмыш. Себер татарлары бу зат белән горурланалар. Мөләхаза. Дөньяда язучылар күп. Әмма милләт бабалары булган затлар - Нияз хаҗи тибындагылардыр. ”Асар”ны дәвам иттерүчеләргә милләтнең Нияз хаҗи кебек затларына игътибар итәргә киңәш. Балаларының язмышы. Насретдин исемле углы бик галим, Төмән белән Сими арасында беренче пароход үткәргән, соңра Европа Америкага сәяхәт, хаҗи, 54 яшьтә 1894 тә вафат. Нәселләре кулында бер шәҗәрә рисаләсе булып, үзләрен Сәедләрдән диләр /шәҗәрә рисаласе китерелә. Кучум ханга Үргәнечтән шәехләр килү турында/. Себер ханлыгының егылу тарихы. Р.Ф...мин "Мөэррихлык сыйфатилә түгел, бәлки иске язу вә хәбәрләре зәбт итеп калдармак" ниятендә язам /173-174/. Нәсәбәләренең тарих һәм шәҗәрәләре. Асар, X җөз, 163-175 бит.

296. Фәйзулла бин Гали әс Сәфәр. Хаҗ сәфәрендә, 60 та 1268 дө (1852) Одессада вафат. Башта Сибириядә Тарада мөэзин. Хатыны үлгәч, племеннигы белән моның ике сабый баласын күтәреп җәяүләп Бохарага укырга китәләр, анда 10 ел укый. Кайтып Тарада борадәре урынына мөд. 3-5 елдан Кыргап авылына күчә, аннан хаҗга. Тара, Тобол муллалары - моның шәкертләре. Шуңардан берсенең характеристикасы. Авылга халык белән чыгыша алмастан күчә. Китапка мәхәббәте зур. Асар, XI җөз, 219-220 бит.

354. Әхмәт бине Мөхәммәт бине Габдеразак бине Ишмөхәммәт бине Тимәй. Симида имам. Тарада кияве Рәхмәтулла Айтүкинда кунакта вакытында 1276 да (1859) вафат. Урынына улы имам Әхмәт-ишан, ахун, мөридләре булган. Хаҗга күп бара, Казанда 2 мәртәбә. Бай булган. Остазлары. Әнисенең әтисе Габделгазиз Бурашев Казанда китап бастырмаклә кәсеп иткән /беренче матбагада/. Атасы Казанда 4 мәчет имамы. Асар, XII җөз, 326-327 бит.

Тобол губ., Ибраһимов Габдрәшит, Тара өязе, имамнар

Previous post Next post
Up